Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Рус маршына рөхсәт бирелгән, Казан көтә


Башкортстанның рус милләтчеләре хәрәкәтенә Бердәмлек көнендә Рус маршын уздыруга рөхсәт бирелгән. Йөрештә катнашучылар Үзәк Азия дәүләтләре белән виза кертүне һәм Башкортстанда рус телен башка төбәкләрдә булган күләмдә өйрәнүне таләп итәргә җыена. Шулай ук йөрешкә килүчеләр республикадагы русларның хокуклары бозылуы һәм радикаль исламның таралуына ризасызлык белдерәчәк.

Бу хакта "В Контакте" социаль челтәрендә йөрешне оештыручы төркем хәбәр итте.

Татарстанда Рус маршын оештырырга рөхсәт сораучыларның мөрәҗәгатьләрендә хаталар табылу сәбәпле хакимиятләр аларга рөхсәт бирүдән баш тарткан, дип хәбәр ителә. Йөрешне оештыру комитеты хаталарны төзәтеп һәм йөрешнең башка төрле маршрутын тәкъдим итеп яңадан хакимиятләргә мөрәҗәгать иткән.

4 ноябрь көнне Русиянең күп кенә шәһәрендә Рус маршлары үтәчәк.

Татарстанның рус милли хәрәкәте президент Рөстәм Миңнехановка йөрешне оештыруга рөхсәт сорап октябрь башында мөрәҗәгать итте.
XS
SM
MD
LG