Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә русча-украинча-кырымтатарча сүзлек тәкъдим ителде


Акмәчеттә өч телдә сүзлек тәкъдим ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00

Акмәчеттә русча-украинча-кырымтатарча сүзлек тәкъдим ителде

5 ноябрьдә Гаспринский исемендәге китапханәдә Кырымтатар теле һәм мәдәнияте көнендә өч телдә юридик терминнар сүзлеге тәкъдим ителде.

Сүзлекне әзерләгән филология фәннәре кандидаты Олег Рөстәмов Азатлык радиосына мондый җыентыкның беренче тапкыр чыгуы турында сөйләде. Кырым мәдәният министры Алена Плакида бу сүзлекнең барлык кырымтатар китапханәләренә барып ирешәчәген белдерде. Министр кырымтатар теленең ЮНЕСКО әзерләгән югалучы телләр исемлегендә булуын искә төшерде.

Китапханәдә шулай ук кырымтатар укытучыларының "Мәгарифче" берләшмәсе һәм Кырымтатар язучылар берлеге вәкилләре катнашуында түгәрәк өстәл сөйләшүе узды.

Украина президенты карары белән милләтара аңлашу һәм татулыкны ныгыту максатыннан үткәрелгән чаралар Кырымның төрле районнарында дәвам итә.

8 ноябрь Украинада украин теле һәм мәдәнияте көне билгеләнә.
XS
SM
MD
LG