Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗетдин үз тирәсендәге көчле лидерлардан арынуын дәвам итә


Әлбир Крганов (с) элек Тәлгать Таҗетдинның (у) беренче урынбасары иде
Әлбир Крганов (с) элек Тәлгать Таҗетдинның (у) беренче урынбасары иде

Уфада урнашкан Русия мөселманнары үзәк диния идарәсенең Болгарда үткән киңәйтелгән утырышында Чуашстан һәм бер үк вакытта Мәскәү мөфтие дә саналган Әлбир Кргановны вазифасыннан алу турында карар ителде. Шушы эшләрне якыннан карап барганнар моның юридик яктан мөмкин булмавын әйтә.

19 ноябрь көнне Болгарның "Ак мәчет"ендә Русия мөселманнары үзәк диния идарәсенең (Уфа) киңәйтелгән пленум утырышы узды. Анда Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Кргановны вазифасыннан алу турында да сүз булган. Мәсьәлә тавышка куелып якланды, карарны гамәлгә кую эше башланачак, диелгән иде рәсми хәбәрдә.

Азатлык Кргановның үзенә шалтыратып әлеге мәсьәләгә аңлатма алырга теләсә дә, аның Дауыт исемле ярдәмчесе Әлбир хәзрәтнең атнакич мәшгуль булуын, ә инде иртәгә җомга сәбәпле аңлатма бирергә вакыты булмаячагын әйтте.

"Ватаным Татарстан" басмасында дини темаларны яктыртучы журналист Рәшит Минһаҗ сүзләренчә, Русия мөселманнары үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең Кргановны мөфтилектән төшерергә вәкаләте юк.

Рәшит Минһаҗ
Рәшит Минһаҗ
"Чуашстан мөфтияте үзәкләштерелгән дини оешма дип йөртелә, шуңа ул мөстәкыйль эш итә. Мисал өчен, Татарстан мөселманнары диния идарәсе бер генә мөфтияткә дә карамый, чөнки ул шулай ук үзәкләштерелгән бер дини оешма. Икесе дә Равил Гайнетдин яки Тәлгать Таҗетдин мөфтиятләре каршында эшләмиләр. Үзәкләштерелгән дини оешма дип куйгач, аларның тагын ниндидер мөфтият каршында булуы мәҗбүри түгел.

Кргановның мөфтилеген Чуашстан мөселманнары хәл итә. Алар инде шундый хәл килеп чыгасын чамалап юридик яктан моны хәл итеп куйганнар.

Әлбир хәзрәтнең Мәскәү мөфтилегенә килгәндә, аны да хәзрәтне яклаган мәскәүләр хәл итә. Теркәлгән булгач, аннан да читтән карар чыгарып кына ала алмыйлар инде", ди ул.

Таҗетдинның Кргановны мөфтилектән төшерергә тырышуын Минһаҗ Тәлгать хәзрәтнең кәнәфиен югалтудан куркуы белән аңлата.

"Крганов тора-бара Тәлгать Таҗетдинне алыштырырга мөмкин кеше. Монда лидерлык амбицияләре ята. Элек Крганов та, Ханты-манси мөфтие Таһир Саматов та Таҗетдиннең беренче урынбасарлары иде, аларны узган корылтайда төшерделәр. Таҗетдин лидер булырга мөмкин кешеләрне читләштерергә тырыша", ди ул.

Узган елның августында интернет сәхифәләрендә чыккан язмаларда Таҗетдиннең Мәскәүдә Үзәк диния идарәсе вәкиле Әлбир Крганов түгел, ә Шамил Кадыргулов булуы турында әйткән сүзләре китерелгән иде.

Ул чакта Чуашстан диния идарәсе һәм шулай ук Мәскәү (Центральный регион) диния идарәләре рәисе Крганов үзе бик үк аңлап бетермәгән бу белдерү хакында Тәлгать Таҗетдин белән сөйләшәчәген, үзенең Таҗетдин имзасы һәм мөһере белән расланып куелган булуын әйтте.
XS
SM
MD
LG