Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:19

Белгечләр, җырчылар һәм тамашачылар арасында "Татар моңы"н һәм "Татар җыры"н тәнкыйтьләүчеләр бар. Гала-концертлар татар җыры хәленең көзгесе ди алар.

Татар җырының бүгенге хәле турында әледән-әле бәхәсләр булып тора. Яңа ел башында "Татар моңы" бәйгесенең гала концерты "Яңа гасыр"да күрсәтелгәч тә Facebookта "кара каршы такмаклар әйтештеләр".

“Элегрәк миңа “Татар моңы” “Татар җыры”на альтернатива буларак ошый иде. Әмма бара-тора әллә нәрсәгә әйләнеп бетте. Төп идея юк, татар диаспорасы җырымы ул? Зәвык-стиль дә юк, чигүле калфак һәм түбәтәй татарларны күптән туйдырды инде. Телефестиваль булгач нигә тамашачылар да тавыш бирмәде?”, дип язды Рөстәм Баттал.

“Татар моңы-2013” бик зәвыклы, сыйфатлы итеп эшләнгән иде. Сәхнә бизәлеше дисеңме, җырчыларның киемнәре дисеңме, тере тавыш дисеңме, архивтагы җырларны яңгырату дисеңме? “Татар моңы” әллә кайларда яшәүче татарларны Казанга алып килеп, киң катлам тамашачыга танытып, татарлыкларын ныгытып өйләренә озатып җибәрә”, дип белдерде Раил Өметбаев.

“Татар моңы” әбиләргә килешле концерт, калфак вә түбәтәй белән бөтенләй дә арттырып җибәрделәр”, ди Тәбриз Яруллин.

“Татар моңы” – уңышлы проект, алар белән эшләргә кирәк, минемчә. “Татар моңы”нда гади халык арасыннан сайлап алынган башкаручыларны хәзерге эстрада җырчылары белән чагыштырырлык та түгел. Эстраданы тавышы булмаган теләсә-нинди җырчылар баскан”, дип үз фикерен белдерде Ринат Гарифуллин.

“Татар моңы”нда бернинди идея юк: килделәр, җырладылар һәм таралыштылар. Шуннан ни? Шул күңел ачу варианты инде, әмма колхоз вариантында”, дип каршы төшә Рөстәм Баттал.

"Дөнья дәрәҗәсенә күтәрелергә тырышу кирәк"

Татар мактарга артык атлыгып тормаса да, гадәттә, берәр чара булып узгач тәнкыйть сүзләрен мулдан җибәрә. Азатлык радиосы “Татар моңы”н белгечләр ничек бәяли икән дип Казан дүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллинага мөрәҗәгать итәргә булды. Баксаң, ул "Татар моңы"ның бер өлешен карагач та телевизорын сүндереп куйган икән.

Зилә Сөнгатуллина

Зилә Сөнгатуллина

"Бу бәйге хакында безнең яшьләр катнашалар, татар җырларын онытмыйлар дип тә әйтергә була, әмма "Татар моңы"ның бөтендөнья бәйгесе дип игълан ителүен дә онытмаска кирәк. Минемчә, мондый шаукымлы белдерүләр ясаганчы башта дөнья дәрәҗәсенә күтәрелергә кирәк әле. Мондый чараны оештырганда гыйбадлык, мескенлек булырга тиеш түгел. Өченче, икенче һәм беренче лауреатларның җырлаулары бик түбән дәрәҗәдә иде. Бу бәйгегә очраклы гына килеп эләккән кебек күренә алар.

Бөтендөнья булсын дип узган ел Кытайдан минем бер булыр-булмас студентны - Назарбайны йөрттеләр. Ул әзерлек курсында гына укый иде. Быелгы бәйгегә бөтендөнья булсын дип аның апасын чакырдылар. Ул анда "Уракчы кыз"ны чытыр-пытыр бию көе кебек, бөтенләй дөрес түгел итеп башкарды. Минемчә, җырчы сәхнәгә чыкканчы аларны кемдер төзәтергә һәм өйрәтергә тиеш. Мин бөтендөнья дип игълан иткәч бу бәйгенең дәрәҗәсе бөтен дөньяга күрсәтерлек булырга тиеш дип саныйм", ди Сөнгатуллина.

"Татар моңы" үз йөзен тапсын өчен вакыт кирәк"

“Татар моңы”ның бишенчесе үтте, үзенә күрә юбилей дип тә әйтергә була. Бәйгенең башкарма мөдире Вил Усманов бу проекттан читтә калганнар гаеп эзли дигән фикердә. “Татар моңы”н түрәләрнең хуплавын, әле яуланасы үрләр бар икәнне әйтә ул.

"Бу бәйгенең дәрәҗәсе халыкара түгел дип белдерүчеләр арасында бәлки көндәшләребез дә бардыр. Жюри төркемнә кермәүчеләр дә, җырчылар да ризасызлык белдерергә мөмкин. Без хөрмәт итүчеләрне дә һәм шулай ук аяк чалырга тырышучыларны да беләбез.

Вил Усманов

Вил Усманов

Төрле төбәкләргә барып бәйгеләр уздырган жюри әгъзаларының сүзләрен китерәм мин сезгә, бу чыннан да татар халкын берләштерә торган, бигрәк тә яшьләрне үзебезнең телебезгә, моңыбызга тарта торган чара, ди алар. Бу бәйгеләрдә җиңгән 30лап яшь кеше музыка училищеларында, консерваториядә, мәдәният университетында белем ала. Миңа калса, бу да кечкенә әйбер түгел.

Башкару осталыкларының һәр елны төрлечә булуын яшермим. Гала-концертларда оркестр белән, тере тавыш белән чыгыш ясаганда ниндидер дулкынланулар да булырга, югалып та калырга мөмкиннәр, алар бит профессиональ җырчылар түгел, шуңа күрә башкару осталыгына тәнкыйтьләр һәрвакытта да була. Ул вакыт эше һәм киләчәктә тиешле дәрәҗәдә эшләячәкбез.

Бу бәйге тулсынча үзенең йөзен тапты дип әйтеп булмый, аның өчен вакыт кирәк, ул яшь әле. Яхшы итеп оештыру өчен финанслар да җитәрлек булырга тиеш. Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да бу бәйгенең киләчәге бар дип белдерә. Ямьсезрәк сүзләр сөйләргә яратучылар алар бу бәйгенең максатын аңлап бетерми дип уйлыйм мин”, ди Усманов.

2013 елгы “Татар моңы” 3,5 миллион сумга төшкән. Усманов сүзләренчә, 2014 елгы бәйгегә 5 миллион сум биреләчәк.

"Бәйгеләр – татар эстрадасының көзгесе"

Зилә Сөнгатуллина "Татар моңы"н һәм мондый дәрәҗәдәге бәйгеләрне татар эстрадасының көзгесе буларак бәяли.

"Татар эстрадасы берничек тә күтәрелә алмый. Бу бәйге һәм татар эстрадасы бер-берсенә бәйләнгән. Бу бәйгенең дәрәҗәсен күтәрмиләр икән – татар эстрадасы да күтәрелә алмый. Татар эстрадасының дәрәҗәсе түбән икән бәйге дә югары була алмый. Мин бу бәйгегә килгәндә, аның күләме түгел, ә сыйфаты булырга тиеш дип әйтер идем", ди Сөнгатуллина.

Галимә фикеренчә, телевизордан сыйфатсыз җырлар күрсәтү, радиодан да аларны яңгырату яшь буынга да, татар халкына да тәэсир итә, чөнки безнең җыр сәнгатебез нәкъ менә шулай булырга тиеш дип нәтиҗә ясала.

"Сәхнәгә менәргә теләүчеләр һәм яшь буын бүгенге башкаручыларны йолдызлар дип кабул итә. Алар хәзер шулкадәр күп һәм күпчелеге белемсез, сәхнәгә очраклы гына килеп эләккән. Аларны укыту, белемнәрен күтәрү кирәклеге ярылып ята. Балаларга чын сәнгать юлын күрсәтү кирәк", ди Сөнгатуллина.

"Җырчыларның 90%ы телевизордан күренү турында гына уйлый"

Русиянең беренче каналы үткәргән “Голос” проектында абруй казангач Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган Эльмира Кәлимуллинаның "Твиттерда" татар эстрадасының бик түбән дәрәҗәдә икәнлеге, ни кигәннәренең, ни җырлаганнарының аңлап булмаслыгы турында язуы да социаль челтәрләрдә җитди бәхәсләр тудырды. Эльмира Азатлыкка әнисе янында татарча музыкаль каналны карагач шундый нәтиҗәгә килүен әйтте.

Җырчының бу фикерләре татар эстрадасының бүгенге хәленнән канәгать булмаучылар тарафыннан "ниһаять" дигән сымаграк кабул ителде. Эльмираның интернеттагы фикерләрен кайбер радиолар кабатлады, аны бу белдерүеннән соң телевидениегә дә чакырдылар.

Эльмира Кәлимуллина

Эльмира Кәлимуллина

​"Минемчә, татар эстрадасында сәхнәгә чыккан яшь башкаручыларның 90%ы иҗади яктан җаваплылык тоту турында уйламый, ә телевизордан күренүне генә максат итеп куя. Алар мәдәниятне үстерүне башларына да кертми, ә акча эшләү турында гына уйлый. Татар эстрадасы ниндидер конвейерга куелган, ә чынлап сәнгать тудыручылар, безнең милли һәм бик бай татар мәдәниятен пропагандалаучылар бар, әмма алар күп түгел һәм экраннарда да күрсәтелми диярлек", ди Кәлимуллина.

Аның фикеренчә дә, татар мәдәниятен төптән белмәгән, замана эстрада таләпләрен аңламаган җырчы яшьләр һәм пропаганда чараларын үз кулларында тотучылар (телевидение һәм радио җитәкчелеге) яшь буынга сыйфатсыз тауар тәкъдим ителә. Яшь буын исә бу чын сәнгать дип кабул итә.

"Мин эстраданың, җыр сәнгатенең бу хәлдә булуын, иң беренче чиратта, экраннарда балкырга тырышканнарның һәм аларны экраннарга чыгаручыларның фикерләү дәрәҗәсеннән тора дип бәяләр идем", ди Кәлимуллина.

Эльмира әниләре буыны яраткан җырчыларны һәм шулай ук Салават чордашларын тәнкыйтьләми. “Алар ни җырлаганнарын беләләр һәм үз иҗатларын, татар мәдәниятен дөрес тәкъдим итәләр. Бу буын арасында чүлмәкчедән күрмәкчелек юк", ди ул.

"Җырчыларны карап милләтебез, мәдәниятебез өчен борчылам"

40 ел Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстры булып эшләгән Раилә Гарипова да бүгенге татар җыры сәхнәсенә битараф түгел. Татар эстрадасын да татар мәдәниятенең бер өлеше итеп күрә ул һәм ул да бик югары дәрәҗәдә булырга тиеш дип белдерә.

"Минем татар милләтен, аның мәдәниятенең бик югары дәрәҗәдә булуын күрәсем килә. Кызганыч, төрле бәйгеләрне карагач бик түбәндә икән шул әле без дигән дигән фикердә калам. Әгәр без татар милли киеме киябез икән – ул тел-теш тидерерлек булырга тиеш түгел, әгәр без заманчалаштырылган милли киемнәр күрсәтергә телибез икән, ул да стилизация таләпләренә туры килсен иде.

Раилә Гарипова

Раилә Гарипова

Мине гафу итәсез, халык җырларын җырларга ярым шәрә килеш сәхнәгә чыгып буламы? Зәвык, стиль юк, беркем дә моны контрольдә тотмый. Мин һәрвакыт халкым өчен, мәдәниятебез өчен бик борчылам. Аны дөнья дәрәҗәсендә бик тә күрсәтәсем килә. Әмма әле без бик түбәндә шул.

Бер яктан, без мондый "Татар моңы" кебек фестивальләр үткәреп бөтен дөньядан башкаручыларны җыярга, аларга сәхнәгә чыгарга мөмкинлек бирергә тырышабыз. Бу уңай кебек, әмма шул ук вакытта бу фестивальләрне оештыручылар иң беренче чиратта бу чараның сыйфатын нык югары күтәрергә тиеш”, ди Гарипова.

Фестивальләр, гала-концертлар җыр сәнгатенең иң-иң яхшыларын гына күрсәтә торган чара буларак бәяләнә. Яшь буын да аларны карагач, димәк, иң шәбе шулай булырга тиеш дип кабул итә. Раилә ханым татар җырын ике төрлегә: "Татар моңы"на һәм "Татар җыры"на бүлүгә риза түгел. “Нишләп икесе ике якка киткән соң? Мин, гомумән, фестивальләрнең исемнәре белән сак булырга кирәк дип белдерәм. Татар җыры дип сөйләгәндә безнең күңелләрдә татарның моңы турында хис туа. Мин татарның җыр сәнгатен икегә бүлүгә бик аптырыйм", Гарипова.

Җыр дөньясын кем багарга тиеш?

“Татар моңы” – ул “Татар җыры”на альтернатива”, “Татарстанга ике фестиваль тотканчы берне – яхшыны булдыру кирәк”, “күпме күбрәк фестиваль булса шулкадәр әйбәтрәк”, дип әйтүчеләр дә бар.

"Бу бәйгене берләштереп булмый. "Татар җыры"нда танылган артистлар еллык иҗатларына йомгак ясый, яхшылар сайлана һәм ул "Барс-Медиа" хосусый ширкәтнең чарасы булып тора. Безнең бәйгедә әле зур сәхнәләргә чыкмаган, сәнгатькә беренче адымнарын атлаучы җырчылар катнаша. Бу ике юнәлештәге һәм ике төрле максаттагы бәйгеләр”, ди Вил Усманов.

Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин бина эчендә үткәрелгән, билет сатып акча эшләүгә корылган фестиваль-бәйгеләргә генә төртелеп калмаска, ә зур сәхнәләр белән урамга чыгарга киңәш итә. “Татар аудиториясен тагын да киңәйтер иде”, ди ул.

Журналист, маркетинг белгече Алсу Исмәгыйлева фестивальләр татар җырының бүгенгесен бөтен яктан күрсәтергә тиеш дигән карашта. “Чын татар фестивале ул бер юнәлешне дә читкә этәрергә тиеш түгел, татар җырының бүгенге торышын һәм тормышын күрсәтергә тиеш. Инде 10 еллап альтернатива юнәлешендә башкаручылар бар, әмма “Татар җыры” белән “Татар моңы”н оештыручылар аны күрмәмешкә салыша”, ди Исмәгыйлева.

Татар җырының бүгенге хәленә тәнкыйтьләр дә, тәкъдимнәр дә, ризалык белдерүчеләр дә, мактаучылар да җитәрлек. Шулай да соңгы сүзне кем әйтергә тиеш соң? Бу өлкәне тулаем берәү багарга, әллә хөкүмәткә карамаган, хосусый оешмалар тулысынча ирекле булырга тиешме?

"Бу проблемнар өстендә, минемчә, иң беренче чиратта, мәдәният министрлыгы эшләргә тиеш. Мәдәниятле булу һәм зәвык бу өлкәдә эшләүчеләрнең барсының да башында булырга тиеш минемчә. Иң беренче чиратта үзеңнән башлау кирәк һәм һәркем үз эше өчен җаваплылыкта булырга тиеш", ди Кәлимуллина.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG