Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта каршылык чарасында киләчәк адымнар билгеләнде


Хөкүмәт җитәкчеләренә тапшыру турында килешү имзаланган булуга карамастан, Украинада Евромәйдан тарафдарларының бер өлеше Киев шәһәр хакимите бинасының кайбер бүлмәләрен камап тотуны дәвам итә. ИТАР-ТАСС язуынча, әлеге активистлар мэрия бинасын бүген бушатырга җыенмауларын әйтә.

Йөзләп кеше исә мэрия тирәсендә элек тоткарланган каршылык белдерүчеләрнең азат ителүе һәм үзләренә карата бернинди дәгъвалар юк дигән прокурорның белдерүен көтә. Андай белдерү булмаса алар яңадан бинага басып керәчәген әйтә.
Элегрәк Евромәйдан активистларының бинаны бушатуы турында хәбәр ителгән иде. Шулай ук дүрт өлкәнең хакимият йортларыннан да активистлар киткән.

Бәйсезлек мәйданында бүген 11нче урам җыены бара. “Батькивщина" фиркасе башлыгы Арсений Яценюк оппозициянең үз хөкүмәтен булдырырга җыенуын әйтте. Ул ил президенты тәкъдим иткән хөкүмәт башлыгы вазифасыннан баш тартуын тагын бер кат раслады.
XS
SM
MD
LG