Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:47

Татарстанда чиркәүләр яндыручыларның кемнәр булуы ачыклануы һәм аларның тоткарлануы әйтелсә дә, мөселманнарны эзәрлекләүләр дәвам итә. Чистайда мөселманнарны яклаган имам эшеннән китте.

Татарстан тикшерү комитетының узган елга нәтиҗә ясау утырышында республикада чиркәүләр яндыру эше нигезендә 15 кешенең гаепләнүе һәм аларның сак астында тотылуы әйтелсә дә, башка мөселманнарны сорау алуларга чакырулар дәвам итә. Күпләр инде шул дәрәҗәдә куркытылган ки, хәтта көч структураларыннан рәсми кәгазьләр (повестка) дә сорап тормыйча чакырган урынга килә. Чистайдан Илгиз Гыйззәтуллин исә рәсми чакыру кәгазе сораган өчен экстремизмга каршы үзәк хезмәткәре тарафыннан кыйналуга дучар булган.


"Мине Марсель Сафин дигән хезмәткәр көндезге беренче яртыларда шалтыратып "килә алмыйсыңмы?" дип чакырды. Әмма мин аларның анда нәрсә эшләгәннәрен беләм, шуңа күрә "юк килә алмыйм, повестка китерегез", дидем. Күпмедер вакыттан соң башка хезмәткәр бу кәгазьне китерде.

Чистай эчке эшләр идарәсенә килгәч башта диктофоным юкмы дип тикшерделәр, аннары "ник повестка сорыйсың?" дип суга башлады. Бер-ике мәртәбә кулы белән сукты, аннары тезе белән типте. Алай бик каты сукмады, эзләре калса шикаять итәчәгемне белә бит инде.

"Минем яныма хәзер көн дә иртән тугызда повесткасыз килә торган буласың" дип янады. Шуннан соң миңа бер-ике сорау бирде һәм телефондагы язуларны үзләренә төшереп алып чыгарып җибәрделәр.

Мин инде бу чиркәү яндыру эше нигезендә, Алексеевскида да биш көн утырып чыктым, өйдә дә тентү булды. Башта шикләнелүче идем, хәзер инде мин шаһит булып барам. Шаһит буларак инде өч тапкыр чакырдылар.

Бу юлы интернетта өч кешенең кемнәр булуын сорады. Мин аларны белмим дип җавап бирдем. Бернинди сорау алу протоколы да булмады. Аңа повестка соравым ошамады, шуңа җен ачуы чыкты инде. Ул кайчан шалтыратуга карамастан, мин килергә тиеш булып чыгам.

Сафинның миңа кул күтәрүен прокуратурага шикаять иттем. Рәсми кәгазьсез чакырталар дип зарландым”, диде ул.

Чистайда имамнар алмаша

Мөселманнар тоткарланган Чистайда инде икенче имам алмашынды. Моннан берничә ай элек "Нур" мәчете имамы Мөхәммәт Кыйямов вазифасыннан читләштерелгән иде. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров ул вакытта Азатлыкка аның имамлыктан төшерелүенең чиркәү яндыру нигезендәге җинаять эшләренә бәйле булмавын әйтте.

Менә 17 февраль көнне Чистайда инде озак еллар эшләгән "Таш" мәчете имамы булып торган Мөнир хәзрәт Сөләймановның вазифадан китүе билгеле булды. Интернетта шунда ук әлеге хәзрәтне мөселманнарны яклаган өчен төшергәннәр дигән сүзләр таралды, чөнки Татарстан мөфтияте чиркәү яндыру эше нигезендә тоткарланган мөселманнарны имамнарның мәчетләрдә күргәне булмавын әйтсә, Мөнир хәзрәт моны кире какты. Ул әлеге мөселманнарны имамнардан тыш, мәхәллә халкының да мәчетләрдә күрүен белдерде. Нәкъ шул сүзләрдән соң, имамның вазифадан китүе билгеле булды.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров бу мәсьәләне район мөхтәсибеннән сорашырга кушты.

"Мөхтәсиб Алмаз хәзрәт Шәрифуллиннан сорарга кирәк. Мин кадрлар мәсьәләсе белән шөгыльләнмим. Сезнең ни сәбәптән соравыгызны мин беләм. Гайбәтләргә нигезләнәсез, әмма мин кадрлар мәсьәләсе белән шөгыльләнмим, шуңа әйтә алмыйм. Ләкин бу сез истә тоткан әйберләр белән бәйле түгел", диде ул.

Алмаз хәзрәт Шәрифуллин Мөнир хәзрәтнең имамлыктан сәламәтлеге начараю сәбәпле үзе гариза язып китүен әйтте. "Аңа сүз әйткән кеше булмады", диде ул.

Мөхтәсиб сәламәтлеге сәбәпле дип аңлатса да, Мөнир хәзрәттән шалтыраткач башкачарак җавап ишеттек.


Хәзрәт, сез имамлыктын үзегез теләп киттегезме?

– Әйе үзем теләп киттем.

Мөселманнарны яклап әйткән сүзләр белән бәйле түгел, димәк? Интернетта шуның өчен сезне эштән җибәргәннәр дип язалар.

– Юк, юк алай түгел. Мин үзем теләп киттем.

Ни сәбәпле киттегез?

– Cәбәбен үзем беләм инде анысы сезгә нәрсәгә? Китәсем килде дә киттем. Туйдым. Күпме эшләргә була инде. 20 ел бит инде. Авыр.

Нәрсәсе авыр?

– Эш бит инде ул. Халык белән эшләргә авыр. Мәчетне дә алып барырга авыр, акча да юк. Сәбәпләре күп. Нервлар беткән. Мәчеттә бит финанс мәсьәләсен дә карарга кирәк. Бөтенесе җыелды инде. Интернетта нәрсә генә язмаслар анда...


Мөнир хәзрәтнең теләмичә генә сөйләшкәне тавышында ук сизелә иде. Шуңа ул телефонны куярга ашыкты.

Мөселманнарны яклау кампаниясенә башка илләр дә кушылды

Уфа журналисты Таһир Миңнебаевның социаль челтәрләрдә башлаган мөселманнарны яклау кампаниясенә инде өч меңләп кеше кушылган. Алар арасында Татарстаннан тыш, Русиянең кайбер төбәкләреннән һәм шулай ук Австралия, Җәзәир, Лүбнән, Төркия, Тунис, Сүрия, Пакстан, Нидерланд, Швеция, Мисыр, Украина (Кырым), Казакъстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Судан, Индонезия, Фәлестин, Үрдүн, Үзбәкстан, Таҗикстан мөселманнары да бар.

Миңнебаевка килгән хат

Миңнебаевка килгән хат

Миңнебаев әйтүенчә, хәтта Кырымда бу темага багышлап мәчеттә өч хөтбә дә булган. Үрдүндә исә мөселманнарга белешмәлекләр таратылган. Боларның фото-видеолары барысы да интернетта урнаштырып барыла.

Миңнебаев әйтүенчә, ул үз эшчәнлеген ВКонтакте, Одноклассники, Facebook челтәрләрендә алып бара, әмма соңгы вакытта Одноклассники сәхифәсенә килгән фотоларны урнаштырып булмый башлаган.

Шулай ук Миңнебаевка инде бер янау хаты да килгән. Ул аны нәкъ шушы мөселманнарны яклау кампаниясе эшчәнлеге белән бәйли.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG