Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым парламенты рәисе: Кырым Украинадан аерылырга мөмкин


Акмәчеттә Евромайданны яклау чарасы
Акмәчеттә Евромайданны яклау чарасы

Украинада хакимият алышынса, Кырым аерылу мәсьәләсен күтәрәчәк, дип белдерә Кырым парламенты рәисе Константинов. Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров бу белдерүне ватанга хыянәт буларак бәяләде.

Украинада легитим хакимият алышынса, Кырым аерылу мәсьәләсен караячак, әмма бүген бу мәсьәлә әлегә каралмый, дип белдерде Кырым Югара радасы рәисе Владимир Константинов. Бу белдерүне ул Мәскәүдә ясады.

Владимир Константинов
Владимир Константинов
"Безнең бер генә юл – безнең ике дә түгел, өч тә түгел – ул КПСС Үзәк Комитеты президиумының Кырымны бирү турындагы карарын гамәлдән чыгару. Бер ил дуслык, гасырлар дәвамында килгән дуслык билгесе буларак хәзер Украина дип аталган икенче бер илгә Кырымны биргән. Дуслык белән ни булып ятканны без хәзер күрәбез. Әгәр ил яшәүдән туктаса, бөтен килешүләр да яшәүдән туктый һәм бөтенләй башка бер сәяси-хокукый тарих туачак", ди Константинов.

Аның сүзләренчә, Кырым аерылсын өчен беренче этапта референдум үткәрү дә кирәк булмаячак. Шулай да Константинов әлегә бу мәсьәләне куертуның актуаль түгеллеген белдерә. "Мин бу мәсьәләне чәйнәмәс идем, чөнки Кырым үзәк хакимият таянычларының берсе булып тора. Әгәр без бу эш белән шөгыльләнә башласак, илне юк итәчәкбез. Бүген көрәш Кырым өчен түгел, ә көрәш Киев өчен бара, һәм һич кенә дә аны югалтырга ярамый", ди Константинов.

Рифат Чубаров
Рифат Чубаров
Кырым Радасы спикерының Мәскәүгә барып мондый белдерү ясавын Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров Киев урамнарында барган атышлар кебек үк куркыныч буларак бәяләде.

"Константинов үзенең белдерүе белән Украина таркалсын өчен, ә Кырым Константинов теләге белән Русиягә тәтесен өчен Русия провокаторларын ачыктан-ачык Кырымдагы вәзгыятькә тыгылырга чакырды. Константинов дәүләткә хыянәт иткән белдерү ясады. Моңа хокук саклау оешмалары бәя бирергә тиеш һәм илдә вәзгыять үзгәргәч алар аны бирәчәк тә", диде Чубаров.
XS
SM
MD
LG