Рәфис Кашапов: Мәскәү Казанны Кырымда үз файдасына куллана
Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов Татарстан рәсмиләренең Кырым сәфәренә карата үз фикерен белдерде. "Татарстан ягыннан кырымтатарларны, Украинаны яклау сүзләре ишетелмәде. Монда Мәскәү кулы уйный. Мәскәү Кремле басым ясап татарларны үз файдасына куллана. Гасырлар буена татарлар бер-беренә каршы килеп без инде үзебезнең дәүләтебезне дә югалтканбыз. Халкыбызны шулай тезләндереп, чукындырып, нык басым ясап юкка чыгарып килделәр. Хәзер дә шул сәясәтне Мәскәү Кремле Татарстан җитәкчелеге аркылы куллана дип исәплим. Дүшәмбе көнне Чаллы татар иҗтимагый үзәге исеменнән дә мөрәҗәгать итәргә җыенабыз", диде Кашапов.
мультимедиа
-
май 07, 2024
Путинның 5нче инаугурациясе
-
апрель 18, 2024
Азатлык журналисты Алсу Кормаш инде ярты ел төрмәдә утыра
-
апрель 15, 2024
Казан офицеры Фәрхәд Җиһаншин Русия армиясен ташлап илдән киткән
-
апрель 02, 2024
Татарстанга дроннар һөҗүм итте