Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сары-Су бистәсе кырымтатарлары референдумга бармаган


Сары-Су бистәсе кырымтатарлары референдумга бармаган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:25 0:00

Кырымдагы Карасубазарның Сары-Су бистәсендә яшәүче Нусрет әфәнде кырымтатарлар референдумга чыкмады, тик бу бистәдә яшәүче берничә урыс кына референдумда катнашкан булса кирәк диде. "Без мәктәпкә якын яшибез, иртәдән бирле карап торабыз, монда беркем килми безнең милләттән. Монда яшәүче кырымтатарлар референдумга чыкмады, чөнки без Кырым Украинадан аерылмасын дибез. Без Кырымның Русиягә кушылуына каршы", диде Нусрет әфәнде. Күпме кырымтатар яши монда дигән сорауга ул монда 500 кырымтатар гаиләсе яшәвен белдерде.

XS
SM
MD
LG