Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда Сабантуй бүләген яшь киленнәр тапшырачак


Ижаудан Таһир Хуҗагалиев белән Сарапулдан Илдар Гыйлфанов бил алыша
Ижаудан Таһир Хуҗагалиев белән Сарапулдан Илдар Гыйлфанов бил алыша

Җәйнең иң күркәм һәм көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе Сабантуйлары авылларда һәм районнарда бу атнада узачак. Республикакүләм бәйрәм 21 июньдә Ижауда Киров паркында булачак.

Сабантуен тиешле дәрәҗәдә уздыру буенча әзерлек эшләре алып барыла. Атна саен белгечләр Милли сәясәт министрлыгында яисә башка оешмаларда киңәшмәгә җыела. Комиссия әгъзалары бәйрәм буласы Киров паркында да берничә тапкыр очрашты. Максат - Сабантуеның иң күркәм бизәкләренең берсе – милли көрәшне уздыру, хакимчеләрне билгеләү, шулай ук төрле уен-ярышларда катнашу урынын билгеләү дә иде.

Быел милли бәйрәмебез республиканың зур шәһәрләрендә Можга, Воткински, Сарапулда, Камбарка авылында бер үк көндә уздырылуы милләттәшләребез өчен дә, милли көрәштә катнашучылар өчен дә берникадәр кыенлыклар тудырачак.

Сабантуй узачак парк
Сабантуй узачак парк
Яңа билгеләнгән Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова да бу хәл белән килешмәвен җиткерде. Бу дата кыш айларында ук билгеләнгән булган. Сабантуен бер үк көнне берничә шәһәрдә уздыру белән комиссиясе әгъзасы Айрат Гайнетдинов та килешми. Киләсе елларда бәйрәм планына үзгәрешләр кертергә, җирле милли-мәдәни автономияләр белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәклегенә басым ясады Айрат Гайнетдинов.

Инде өченче ел рәттән Ижауда республикакүләм Сабантуен күңелле һәм барлык йолаларын да тиешле дәрәҗәдә үздырырга Татарстанның Саба районы хакимияте һәм сәнгатькәрләре ярдәм итә. Быел да алар бу вазифаны үтәячәкләр, диде Рәмзия Габбасова.

Комиссия әгъзалары Сабантуй узачак мәйданны тагын бер кат күзәтеп чыкты. Бәйрәм програмында кызыклы бәйгеләр каралган. Аны оештыруда барлык йолалар үтәлергә тиеш. Сабантуен милләттәшләребез генә түгел, башка халыклар да үз итте. Яратып барлык уеннарда-ярышларда катнашалар. Иң беренче чиратта аларның иминлеген саклау тора. Шуңа да берничә ел элек урнаштырылган колганы чистартырга, аның башындагы Сабантуй әләмен алыштырырга кирәк дигән фикергә килделәр комиссия әгъзалары.

Очрашуда татар көрәшен матур һәм гадел уздыру буенча фикер алыштылар. Бүләкләү мәсьәләләрен хәл иттеләр.

Бу колганы алыштырырга кирәк
Бу колганы алыштырырга кирәк
Быелгы Сабантуенда районнардан көчле көрәшчеләр катнаша алырмы? Алар үз төбәгендә оештырылган мәйданда бил алышуга өстенлек бирерме, республикакүләм мәйданга чыгармы? Сарапул һәм башка төбәкләрдән танылган батырлар көндәшлек итмәсә, гасырлардан килгән милли билбау көрәше быел тамашачы өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булырмы, инде баһадир егетләребезгә тиң көндәшләр табылырмы? Бу сорауларга җавапны Айрат Гайнетдинов бирде. Аның сүзләренчә, республикада көчле көрәшчеләр саны байтак. Шулай ук Удмуртия Сабантуен уздыруда ярдәм итүче Саба төбәгеннән дә данлыклы батырларны алып килергә ышандырганнар. Шуңа да, быел да милли көрәштә көндәшлек тә булыр, аны күзәтүчеләр дә канәгать калыр дигән фикердә Айрат Гайнетдинов.

Быелгы бәйрәмгә үзенчәлекләр дә кертеләчәк. Беренче тапкыр яшь киленнәр Сабантуй бүләген тапшырачак, диде Рәмзия Габбасова. Быел гына “Иман” татар яшьләре берлегендә берничә туй булган. Алар белән килешенгән: яшь киленнәр борынгыдан килгән йола – үз бүләкләрен әзерләгән.
XS
SM
MD
LG