Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарбаев президентлык көрәшеннән алынды


Раил Сарбаев
Раил Сарбаев

Башкортстанда 14 сентябрьдә үтәчәк президент сайлауда төп оппозицион намзәт саналган элекке премьер-министр Раил Сарбаев татарлар белән башкортларны бер-беренә каршы куюда гаепләнеп намзәт буларак катнашудан мәхрүм ителде.

9 июльдә Башкортстанның үзәк сайлау комиссиясе республика җитәкчесе урынына дәгъва итүче унберенче намзәттән документлар кабул итте. Ул – "Достоинство" фиркасеннән тәкъдим ителгән Нурислам Усманов. Нурислам Усманов Эчке эшләр министрлыгында эшләп пенсиягә чыккан кеше.

Моңа кадәр "Бердәм Русия"дән Рөстәм Хәмитов, "Русия патриотлары"ннан Илдар Бикбаев, "Ватандашлар көче"ннән Раил Сарбаев, "Гадел Русия"дән Константин Шаһиморатов, либерал демократлардан Иван Сухарев, Русия федерациясенең коммунистлар фиркасеннән (КПРФ) Юнир Котлыгуҗин, "Русия Коммунистлары"ннан Расих Хәмитов, "Халык идарәсе"ннән Павел Ксенофонтов, "Русия пенсионерлары гаделлек өчен" фиркасеннән Ришат Мәгасүмов, "Яблоко" фиркасе бүлекчәсеннән Сергей Наумкин документларын тапшырган иделәр.

"Восток" банкын оештырып танылган Рәфис Кадыйров элегрәк катнашачагын белдерсә дә, әлегә кадәр документларын тапшырмаган булып чыкты. 9 июль намзәтләрдән документлар алуның соңгы көне иде.

Шулай итеп, көрәшүчеләр саны унбергә җиткән иде. Ләкин көтмәгәндә иң көчле оппозицион намзәт – Раил Сарбаев төшеп калды. Моны "Ватандашлар көче" "Раил Сарбаевның фирка мәнфәгатьләренә каршы булганы һәм фиркагә зыян салганы өчен" дип аңлатты.

"Ватандашлар көче" фиркасе 25 июньдә Мәскәүдә узган корылтаенда бертавыштан намзәт итеп элекке хөкүмәт җитәкчесе Раил Сарбаевны чыгарган иде. Шуннан соң "Система" компаниясенә караган "СГ-транс" вице-президенты Раил Сарбаев ул вазифасыннан китте. "СГ-транс"ның матбугат хезмәткәре Екатерина Годлевская моны Сарбаевның үз ихтыяры белән карар иткәнлеген хәбәр итте. Аңа караганда, Сарбаев коммерциядән сәясәткә китәргә карар иткән. Ләкин Сарбаевка сәясәт белән шөгыльләнү насыйп булмады, аны фиркадәшләре намзәтлектән мәхрүм иттеләр.

Бу хакта "Ватандашлар көче" фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Алексей Скрындиц интернет мәгълүмат чараларына биргән комментарийларында шулай диде: "Раил Сарбаев 25 июньдә намзәт булып күрсәтелгәнннән соң фирканең Башкортстан төбәге бүлекчәсендә бер тапкыр да күренмәде. Ул намзәт итеп чыгарылганнан соң, Башкортстанда сәер көчләр, политехнологлар эшли башлады. Федераль мәгълүмат чараларында кушып яздырылган язмалар пәйда була башлады. Аларда башкорт һәм татар халыкларын бер-беренә каршы кую да бар. Нәтиҗәдә фирканең чираттан тыш корылтае җыелды. Анда катнашкан 50 вәкилнең 42се Раил Сарбаевны намзәтлектән мәхрүм итү өчен тавыш бирде. Тавыш бирүләрдән соң фирканең үзәк сәяси шурасы рәисе Александр Рявкин "Ватандашлар көче"ннән чыгуы турында гариза тапшырды. Ул корылтайда Раил Сарбаевны яклап тавыш биргән иде. Аның гаризасы алдагы корылтайда каралачак".

Бәйсез аналитиклар Раил Сарбаевны яңадан сайлану өчен президент вазифасыннан киткән Рөстәм Хәмитовка каршы торырлык бердәнбер намзәт булганга күрә махсус төшереп калдырганнар дип әйтә.

XS
SM
MD
LG