Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия сайлау комиссиясе башлыгы Владимир Чуров Татарстанга килеп сайлауга әзерлекне тикшерәчәк


Владимир Чуров
Владимир Чуров

Бүген Мәскәүдә Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм республика үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Әгъзам Гобәйдуллин Русия үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров белән очрашты.

Мөхәммәтшин Чуровка Татарстанда сайлауга әзерлек торышы турында сөйләде һәм август аенда үзен дә вазгыять белән танышыр өчен һәм сайлауны ничек үткәрү турында киңәшләшер өчен Казанга чакырды.

Чуров Татарстандагы иҗтимагый-сәяси вазгыятьнең тотрыклы булуына уңай бәя бирде, дип хәбәр итә Татар-информ.

Татарстанда сайлаулар Русиянең башка төбәкләре белән бергә 2014 елның 14 сентябрендә үтәчәк.

2011 елда Дәүләт думасына сайлауда булган хәрәмләшүләрдән соң Чуров нык тәнкыйтьләнгән иде. Русиянең элекке финанс министры Алексей Кудрин аны урыныннан китәргә чакырды. Ул чактагы президент Дмитрий Медведев тавышлар саналгач Чуровны "тылсымчы" дип атаган иде.

XS
SM
MD
LG