Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баш күтәрми эшлибез, кешечә яшисебез килә"


Paramartha кафесы хуҗабикәсе Гөлнара Хәмзина
Paramartha кафесы хуҗабикәсе Гөлнара Хәмзина

Казан үзәгендәге Paramartha кафесы кунакларга сәламәт ризык, хәрәмсез мохит тәкъдим итә. Чит илләрдән җиләк-җимеш һәм яшелчәнең тыелуы аркасында кафеда булырга мөмкин үзгәрешләр турында хуҗабикә Гөлнара Хәмзина белән сөйләштек.

Казан рестораннары хуҗалары шоктан соң кире көндәлек тормышларына кайта. Европа Берлеге, АКШ, Австралия, һәм Русиягә каршы санкцияләрне яклаган башка илләрдән азык-төлекнең тыелу карарын "өсләренә көтелмәгәндә бер чиләк бозлы су кою", дип бәяләде алар.

Итальян токмачы урынына Русиядә җитештерелгәнне, Европада үскән алмалар урынына дәү әни бакчасындагыны ашарга киңәш итүчеләр азык-төлекнең кыйбат булачагын, җирле сәнәгатьнең халыкны тукландырырлык итеп җайга салынганчы вакыт кирәк булачагын аңлый микән?

Хәрәм сатучылар да, халыкка сәламәт ризык тәкъдим итүчеләр дә салымны бер төрле түли
Зур кибет-челтәрләр хуҗалары киштәләрен башка илләрдән килгән азык-төлек белән тутырса, кафе һәм рестораннар кебек урта бизнес өчен санкцияләр зур зыян салачак. Уфада 25ләп ресторан ябылачак, дигән хәбәр булды. Казанда да яңа шартларда эшли алмыйча үз кәсепләрен туктатачак рестораннар булыр, әмма башкала үзәгендәге Paramartha кафесы хуҗасы Гөлнара Хәмзина елларча тырышлык куеп ачкан бу урынын ябарга теләми.

43 яшьлек эшмәкәр ханым кәсебен үзенең рухи дөньясы һәм тәрбиясеннән чыгып корган. Һиндстанда аюрведа медицинасын, Европаның төрле илләрендә ашау-эчүне өйрәнеп аңа кадәр алган юридик һәм бию сәнгате белемен, барысын да ул бер кәсепкә – сәламәт яшәү үзәгенә берләштергән. Шундый үзәк ачып ул Казан халкына да дөрес туклануның мәгънәсен ирештерергә теләгән.

Гамил Нур
Гамил Нур

"Бу урын Казанга яңа сулыш өстәде. Яшәү рәвешен, фикер йөртү юнәлешен, ашауга карашны һәм зәвыкны үзгәртте. Кеше анда ашарга гына түгел, мәдәни яктан чистарынырга дип бара. Фаст-фудтан ерак торган урын, өстәвенә аракысыз, сырасыз. Безнең клиентлар акыллы була, ләкин акчаны күп калдырмый. Бу акча эшләү урыны түгел, акча эшлисе булса хәрәм сату җиңеллерәк булыр иде", диде Paramartha кафесы турында Азатлыкка хәрәмсез мәҗлесләрне оештыручы, танылган тамада Гамил Нур.

Халкыбыз арасында яман шеш чиренең артуы, кешенең берни ашамыйча да тазаруы, лимфаларның тыгылуын табиблар аңлата алмый. Хуҗабикә Гөлнара Хәмзина сүзләренә караганда, туңдырылып эретелгән яшелчәнең зыяны бик зур. Үз кафесенда ул кунак көткәндә генә әзерләнгән ризыклар тәкъдим итә.

Юка камыр эченә вак итеп туралган суган белән бәрәңге, тартылган ит, бер чеметем уылган зәнҗәбил (имбир) - без өчпочмакны шулай ясыйбыз
Гөлнара Хәмзина

"Дөрес туклану дөрес фикерләр тудыра. Дөрес фикерләр кешегә рухи үсешкә этәргеч бирә. Хәрәмнән читләшкән кеше негатив булмый, шундый кешеләр арткан саен җәмгыятьтә дә негатив кими. Боларны аңлаган кеше аз шул әле Казанда", диде Гөлнара ханым.

Менюда тәкъдим ителгән ризыкларны үсеп кенә чыккан спаржа, борчак (фасоль), төрле салатлар, руколадан ясыйлар. Болар барысы да чит илләрдән кертелгән булган. Русиядән диелгән яшел салатлар да күрше шәһәрләрдә төрелә генә, салатлар үзләре чит илдән, ди Гөлнара ханым.

Җәй-көз айларында алай ук авыр да булмас, таба алганны үзебездә табарбыз, ди хуҗабикә. Әмма кышын авырлыклар туачак. Инде хәзер үк бәяләр арткан.

"Кафеларда бәяләр артачак"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:12 0:00

Аракы һәм тәмәке сатучылар да, халыкка мәдәният һәм рухи сәламәтлек бирүечеләр дә хөкүмәткә бер төрле салымнар түли. Хәрәмнән керем күбрәк булганга, алар байлык туплый. Зыяны халыкка була. Гөлнара ханым рәсмиләргә төрле кәсепләргә төрле таләпләр куя башларга вакыт, ди.

"Халык дәшми, чөнки халык күпне күргән, барысына да түзгән. Халыкның чыннан да ачуын чыгарырлык хәлгә җиткерелмәсен иде бу тормыш. Баш күтәрми эшлибез, кешечә яшисебез килә", ди кафе хуҗабикәсе. Аның фикеренчә, хөкүмәт шундый катгый карар кабул иткәнче үз халкына булачак йогынтысы турында уйлап башта үзендәге сәнәгатьне үстерергә тиеш иде.

XS
SM
MD
LG