Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:08

Белгечләр фикеренчә, Русиядә үсмер чактан ук томаналаштыру эше бара, мәгълүматны дөрес кабул итүчеләр кими.

Яңа уку елы башланырга да ике атна чамасы вакыт калып бара. Бу көнне, гадәттә, беренче сыйныфка керүчеләр бигрәк тә көтә. Алар арасында яңа дөньяга, белем дөньясына аяк басабыз дип уйлаучылар да бар. Әмма...

Казандагы 143нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Шәехова (фамилиясе үзгәртелде) фикеренчә, беренче сыйныфка килгәннәрнең белем алырга омтылышы берничә көннән үк сүнә. "Хәзер укучылар белем алырга гына түгел, ә уйларга да иренәләр, иренәләр генә түгел, бөтенләй дә теләмиләр", ди ул.

Русиянең фундаменталь тикшеренүләр фонды үткәргән тикшеренү нәтиҗәләренә күрә, мәктәптә югары сыйныфларда укучыларның 44%ы, студентларның 37%ы бирелгән мәгълүматны сеңдерми. Нәтиҗәдә фикерли һәм белгәнен дә анык итеп җиткерә белми.

2003 елда 15 яшьлекләрнең үз туган телләрендә укыганнарын ничек аңлыйлар икән дигән тикшерү үткәрелә. Бу тикшерүдә дөньяның 43 иле арасыннан Русия 32нче урынны ала. 2006-2012 елда Русия тагын 60 ил арасында тестка эләгә. Әмма бу тикшеренүне хөкүмәттәгеләр кирәксенмәгән һәм баш тартканнар.

Белгечләр фикеренчә, Русиядә үсмер чактан ук томаналаштыру эше бара, мәгълүматны дөрес кабул итүчеләр кими. Бу хәлгә күпләгән сәбәпләр китерә.

"Бала кызыксынырлык татар китаплары юк"

Журналист, маркетинг белгече Алсу Исмәгыйлева фикеренә күрә, Татарстан да бу саннардан әллә кая ерак китмәгән. Хәзерге мәктәп программалары балаларны мәгълүматның асылына төшенергә өйрәтми, балаларны туган телендә фикерләргә этәрердәй татар китаплары да юк, ди Исмәгыйлева.

Алсу Исмәгыйлева кызы белән

Алсу Исмәгыйлева кызы белән

– Бу саннар, минемчә, татарларга да, Татарстандагы үсмерләргә дә кагыла. Фикерләү сәләте ул синең никадәр төпле мәгълүмат белүеңнән тора. Мәсьәлән, тарих, әдәбият, табигать белеме, физика, математиканы белүең дә төшенү сәләтеңнән тора. Хәзерге программалар балаларны төшенергә өйрәтүгә түгел, ә ятлауга корылган һәм бетте-китте. Укучы, ни өчен алай соң, дигән сорауга җавап таба алмый. Ә бала бик кызыксынучан бит. Элек дәреслекләрдә мәгълүмат һәм аңа шулкадәр күп итеп аңлатмалар бирелә иде. Хәзер аңлатмалар юк, укыту "мин ничек әйттем, шулай дөрес, авызыңны яп" сымаграк килеп чыга.

Минем әнием химия-биология укытучысы. Ул хәзерге дәреслекләргә күз сала да, фикерләү сәләтен үстерердәй система булмауны әйтә. Аның фикеренчә, хәзер аңлауга түгел, ә истә калдыруга өстенлек бирергә тырышалар.

Аңламаган килеш истә калмый бит ул. Шуңа күрә, төбенә төшенеп аңламаган бала фикерләргә өйрәнми, һәм баланың мантыйгы (логикасы) каян булсын? Дөрес фикерли, дөрес мәгълүмат җиткерә белмәүнең сәбәбе кечкенәдән үк китап укымаудан да тора. Балалар хәзер китап укымый, компьютерда утыралар, планшет тоталар да бетте-китте эшләре.

Балада фикерләү сәләте бик кечкенә вакыттан ук үсә башлый. Бүген татарча фикерләүне үстерү өчен татар китаплары бармы соң? Үсмерләр өчен бармы? Алар юк! Хәзер үсмерләрне кызыксындырырлык бер генә татар китабы да табып булмый. Булганнарының да теле авыр. Безнең балалар болай да татарча бездән начаррак белә. Тумыштан ук әллә ничә тел өйрәнмәгәч, башлары да буталып беткән. Алар әллә нинди әдәби сүзләрне аңламый, аңламагач кызык түгел, кызык булмагач укымый.

Татарстан китап нәшрияте дә балаларны фикерләргә этәрүче китаплар чыгармады

Татарстан китап нәшрияте дә балаларны фикерләргә этәрүче, яратып, үз итеп кулларына алырдай китаплар чыгармады. Минемчә, нәшрият һәм аның балалар бүлеге чыгарган китаплар аркасында ничә буын татарча фикерләргә өйрәнүдән һәм туган телендә төпле белем алудан мәхрүм калды. Элекке әдәби мирас бар, әмма аны да тулысы белән балага кызык диеп булмый. Заманчага тартылабыз, ә заманча татар китаплары юк, шуңа күрә монда баланы да тулысынча гаепләп булмый.

Элеккесе ярамый дигән әйбер дә башка сеңгән. Элеккесе ярамагач, димәк яңасы кирәк. Укытуда да җитмеш төрле яңа програмнар кереп китте. Дәреслек язу – зур бизнес ул. Кулга тотарлык татар теле дәреслеге чыкканга нибары ике-өч ел.

Суганның ничек үскәнен күрмәгән үсмерләр дә бар

Элек Советлар берлеге заманында татарлар арасында, татар мәктәбе бетереп, төгәл фәннәр галимнәре шактый булган. Хәзер исә алар ничәү? Фикерләү сәләтен, минемчә, төгәл фәннәр галимнәре күрсәткече билгели дә.

Тагын бер сәбәбен күрәм – хәзер балалар урамда уйнап үсми, чыгарырга куркабыз, чөнки дөньясы әшәке. Чыксалар да гел күзәтү астында – анда барма, монда кермә дип торабыз. Урамга бик чыкмагач, үз белдеге белән йөрмәгәч, ул табигать күренешләрен дә, яшәештәге үзгәрешләрне дә күрми, белми.

Мин беләм, шәһәр балалары арасында йомырканың каян чыкканын, алманың, суганның, кабакның ничек үскәнен, кош оясының нинди булганын күрмәгән үсмерләр дә бар. Алманы ул супермаркет киштәсендә генә күрә һәм аның агачта үскәнен ятлап кына белә. Практик белем булмау да фикерләүгә нык тәэсир итә. Үз күзләрең белән күрү, тотып карап тикшерү, төшенүне бернинди планшет уены да алыштыра алмый.

"Укучыларның ата-аналары ил байлыгын бүлешкәндә формалашкан"

Казандагы 143нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Шәехова укытучыларның бала белән шөгыльләнергә вакытлары һәм артык теләкләре дә булмауны әйтә.

– Хәзер балалар китапны бөтенләй ачып карамый, китап белән эшләү бөтенләй юк. Баланың фикерләү сәләте китап укудан да тора. Без укыганда барсын да китап аша белдек. Хәзерге балалар әдәби әсәрне тулысынча укымый. Укыса да кыскартылган вариантына күз йөртеп чыга, яки интернеттан аңа аңлатма белән генә таныша. Баланың сөйләм теле дә юк. Менә болар бөтенесе бер-берсенә бәйләнгәндер дип уйлыйм мин.

Укытучының вакыты кәгазь тутырып үтә

Хәзер укытучының укучыны фикерләргә өйрәтергә дә бернинди мөмкинлеге юк, чөнки балага булган вакыты бик нык чикләнгән аның. Укытучының бөтен энергиясе, бөтен вакыты бала тәрбияләүгә бирелергә тиеш кебек. Ә мәктәптә хәзер бөтен вакыт кәгазь тутырып үтә. Сентябрь-октябрь айларында мәктәптә укыту юк. Ә бала бит укуга, белем алуга кызыксыну белән килгән була. Укытучының артык вакыты булмаганга балага җитәрлек игътибар бирми һәм бу кызыксыну сүнә.

Без укыган вакытларда, 70нче елларда укытучы алып кала, бала белән нидер эшли иде. Хәзер исә бала белән дәрестән тыш калып эшләү дигән әйбер бөтенләй юк дип әйтергә була. Укытучылар хәзер барсын да акчага кайтарып калдыра. Безгә аның өчен өстәмә кем түли соң дигән сүзләр үз арабызда да еш ишетелә.

Баланың укырга теләмәвендә тагын бер сәбәп бардыр дип уйлыйм мин. Инде кечкенәдән үк балаларны укытып булмый. Хәзер мәктәпләрдә 70-80нче елгыларның балалары укый. Ә алар формалашкан вакытта кем дөнья байлыгын үз кулына ничек эләктереп калу өчен куышкан, кыйммәтләр югалган вакыт иде. Күрәсең, хәзер ата-ананың тәрбиясе һәм балага йогынтысы да башкача. Бәлки, бу ягы да баланың белем алуга теләге булмауга тәэсир ясый торгандыр.

"Хәзер илгә сатып алучы гына кирәк"

Казандагы Иннополис университетының STEM-мәркәзе укытучысы Лилия Исхакова Русия җәмгыятендә тулаем кризис бара дип белдерә.

Лилия Исхакова

Лилия Исхакова

– Хәзер Русиядә кыйммәтләр системасы да, алга омтылырга максатлар да юк. Бай гарәп илләрендә дә халыкның аңгыралануы (отупление) зур проблем булып тора. Әмма анда бу хәл артык бай тормышта яшәүдән килеп чыга. Ә Русиядә алга омтылырга, үр яуларга максатлар куярга үрнәк алырдай шәхесләр юк. Мисалга, үзе өчен, җәмгыять өчен, халкы өчен ниндидер максатка омтылган, замана белән бергә атлаган үрнәк алырдай җитлеккән шәхес бармы? Интернет чүп-чар белән тулган, телевидение – тулысынча чүплек. Аны ачсаң, җиңел акчага омтылучы караклар, үз-үзенә урын таба алмый үлүчеләр, югалганнар, күңел ачып йөрүчеләр турында мәгълүмат тулган.

Үрнәк алырлык зыялы кем бар?

Яшьүсмерләрне ничек олы тормышка аяк бастырырга? Ягъни, ничек җитлеккән кеше статусына күчәргә? Яхшы үрнәк күрмәгәннәр мәктәп укучысы дәрәҗәсендә кала да инде. Зыялылар (элита) шулай ук үрнәк була ала. Ләкин аларга карасак, шул ук хәл. Аһ, менә бу гыйбрәт алырлык дип әйтә торган кем бар анда? Сәясәтне әйтеп тә торасы юк, утырып еласаң да була. Алар халык вәкилләре, халыкның йөзе бит.

Әлеге хәлләр җәмгыятьнең, социальләшү каналларының – гаилә кыйммәтләрең, мәктәптә һәм университетта белем бирүнең черегәнлеген күрсәтә.

Яшь буынның мәгълүматны акылга дөрес сеңдермәүләре, аңламаулары һәм үз фикерләрен җиткерә белмәүләрен тикшерүчеләр "үсмерләрнең наданлыгы идарә өчен кулай, шуңа күрә, дөньяга тәнкыйди караш яралган вакытта ук ул юкка чыгарыла һәм баш иеп тору гына сеңдерә" дип тә белдерә. Русиядә хәзер моны, икенче яктан, неолибераль проектның бер өлеше дип тә карарга була. Монсы инде гомуми хәл, бик күп илләрдә җирләрдә бара торган глобаль икътисад нәтиҗәсе. Базар кануннары әхлак нигезенә кереп оялаганга, кешеләр бөтен мөнәсәбәтләрдә дә бер-берсен куллана башлый.

Бөтен кешене акыллы итеп бетерү максаты юк, беркайчан булмаган да ул. Алай булса хаос булыр иде. Сүз һәрвакыт "массаларны нинди рәвешкә китерәбез?" соравы тирәсендә барган. "Рациональ тормыш коручы" буламы ул, хезмәт сөючән "иптәш" буламы – төп бурыч моны билгеләү булган. Ә бүген кем кирәк? Сатып алучы кирәк, конформист кирәк, артык "шапырынмаучы" кирәк. Максат, әхлак, кыйммәтләр – барсы да читтә кала. Шуңа күрә яшьләрнең фикерли белмәве дә, мәгълүматны дөрес аңламавы да байлыкны үз кулларында тотучыларга файдага гына.

"Яшьләр югарыга күтәрелү өчен әшнәлек җиткәнен белә"

КФУның социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институты галиме Искәндәр Ясәвиев катып калган хакимият вертикаленең белем бирүгә аяк чалганын белдерә.

Искәндәр Ясәвиев

Искәндәр Ясәвиев

– Минем фикеремчә, белем алырга һәм фикер үстерергә теләмәүгә китергән сәбәпләр берничә. Беренчедән, югары дәрәҗәгә күтәрелү, җитәкчелектә эшләү өчен яшьләр хәзер белемнең артык кирәк булмавын, ә шәхси элемтәләр һәм әшнәлекнең җиткәнен яхшы белә.

Икенчедән, Русиянең социаль яктан үсү юллары нык тарайган һәм белемле булу арткы планда калган. Хәзер, чыннан да, университетларда да хәл бик авыр. Рейтинг күтәрәбез дип куышу аркасында белем бирү сыйфаты нык түбән тәгәрәде.

Идарәдәгеләр тудырган бюрократияләшүнең чиктән ашуы мәктәпләрдә дә һәм шулай ук югары уку йортларында да белем бирүчеләрнең мөмкинлекләрен дә, аларның вакытларын да чикли. Моңа гигант, эффектив булмаган һәм катып калган хакимият вертикале сәбәп булып тора.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG