Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өч бай татар хатын-кызы Forbes исемлегендә


Сулдан уңга: Камилә Шәймиева, Мөслимә Латыйпова, Гүзәлия Сафина
Сулдан уңга: Камилә Шәймиева, Мөслимә Латыйпова, Гүзәлия Сафина

Русиянең иң бай хатын-кызлар исемлегендә беренче 15 урында өч татар ханымы бар. Узган елгы исемлек белән чагыштырганда Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев оныгы 27 яшьлек Камилә акча туплап 16нчы урыннан 15нчегә менгән (115 миллион доллар).

Икътисадчы Гүзәлия Сафина исә бер урынга төшкән. Быелгы исемлектә ул 7нче урында (265 миллион доллар). Ханымнарның икесенең дә эшчәнлеге ТАИФ белән бәйле.

Иң бай татар хатын-кызы булып быел да "Бәхетле" җитәкчесе Мөслимә Латыйпова калган. Ул бишенче урында (315 миллион доллар).

XS
SM
MD
LG