Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче Русия һуманитар кәрван машиналар Украинадан чыкты


Алдагы көнне Киев рөхсәтеннән башка Украинага үтеп кергән Русия һуманитар кәрваны бүген иртән Луганскиның “Изварино” тикшереп кертү урынына килде һәм аннары кире Русиягә кайтты. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары яза.

Беренче Руси Камазларының кайтуы турында Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтү миссиясе җитәкчесе Поль Пикар да белдерде.

Кичә Русиянең 220ләп йөк машинасы Киев рөхсәтеннән һәм Кызыл Хач комитеты хезмәткәрләреннән башка Украина чиген узып керде. Украина хакимияте моны “Русиянең Украинага бәреп керүе” дип белдерде.

АКШ һәм Көнбатышның башка илләре Мәскәүнең бу адымына тәнкыйть белдерде. Ак йорт бу хәлне Украина сувепенитетын ачыктан-ачык бозу дип белдереп һәм яңа икътисади чикләүләр белән янап Русиягә кәрванын чыгарырга кушты. НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен Украина буйлап Русия йөк машинасы йөрүен Мәскәүнең халыкара тәртипләрне бозу дип атады.

XS
SM
MD
LG