Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан фестивалендә "Мәскәү татарлары серләре" фильмы күрсәтелде


Фильмнан күренеш
Фильмнан күренеш

Казанда узучы X халыкара мөселман кинофестивалендә татарларның Русия дәүләтен төзүче милләт булуын дәлилләүче фильм күрсәтелде.

Фильмның авторы – Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе киңәшчесе Фәрит Фарисов. Фильм трилогия буларак эшләнәчәк, барлыгы аның тугыз сериясе булачак, Казанда күрсәтелгәне – беренчесе. Өч серия Мәскәү турында, өчесе – Русиядә татарларының роле хакында, өчесе – дөнья күләмендә татарларның әһәмиятенә багышланачак.

Фильм документаль буларак эшләнелгән. Биредә татарларның Русия дәүләтен төзүче милләтнең берсе булуын дәлилләүче фактлар китерелә. Алар тарихи язмалар, Мәскәүнең архитектура корылмалары тарихы мисалында дәлилләнә. Казанга кадәр фильм Мәскәүдә Әсәдуллаев йортында тәкъдим ителгән.

Әлеге фильмда “Бары тик татар-төрки теленнән генә “Кирмән” сүзенең мәгънәсен аңлатып була, “Кырым” ныгытма, корылма дигәнне аңлата” дип әйтелә. Шул исәптән, тарихчы, әдәбиятчы Николай Карамзинның сүзләре китерелеп:

"Русия дәүләте тарихы" авторы белдергәнчә: “Мәскәү үзенең бөеклеге белән ханнарга бурычлы” диелә һәм “нәкъ татарлар, Алтын Урда өчен Мәскәү Русия дәүләтенең башкаласы булды” дигән сүзләр яңгырый , фильм башында бу сүзләрне дәлилләүче Русия тарихыннан фактлар хакында сөйләнелә.

“Василий Блаженный чиркәве Кол Шәриф мисалында төзелгән”

Фильмда Мәскәүдәге корылмаларның тарихы турында бәян ителә: “Мәскәү. Кирмән. Нәкъ шушы ноктадан дәүләт төзүче ике милләт – руслар һәм татарларның аерылгысыз булуын дәлилләүче кимендә җиде, күбендә егерме бер тарихи артефакт күрсәтергә мөмкин" диелә.

"Мәскәү тарихын тикшерүчеләр дәлилләгәнчә, XV гасырга кадәр, Иван III идарә итә башлаган чорга чаклы Кирмән эчендә хан яки татар сарае урнашкан булган” диелә һәм Кызыл Мәйданда урнашкан Василий Блаженный чиркәвенең 1552 елда җимерелгән Кол Шәриф мәчетенең төп-төгәл мисалы булуы хакында белдерелә, башка кайбер корылмаларның тарихы бәян ителә.

Казанның 1552 елгы тарихы мәсьәләсендә, ул русларның һөҗүме түгел, ә Алтын Урда мирасы өчен Мәскәү белән Кырым-госманлы берлегенең көрәше нәтиҗәсе, диелә фильмда, Явыз Иван армиясендәге сугышчыларның яртысыннан күбрәге татарлар булуы хакында әйтелә.

Шулай ук совет заманында Мәскәүдәге бик күп тарихи атамаларның үзгәртелүе хакында әйтелә, мисалга, җиде гасырдан артык Татарово исемен йөрткән районга Крылатское исеме бирелүе сөйләнелә.

“Татарлар Мәскәүдә кунак түгел”

Шул исәптән фильмда татар нәселеннән булган Русиянең билгеле шәхесләре телгә алына, мисалга Державин, Бунин, Салтыков-Щедриннар һәм башкалар китерелә.

Татарларның Мәскәүдәге тарихы хакында Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Ганетдин дә әйтеп уза:

“Татарларның Мәскәүдә бик бай тарихлары. Татарлар безнең шәһәрнең кунаклары түгел, алар биредә җирле гражданнар. Гомумән, Русия дәүләтендәге, моңа кадәр Русия империясендәге татарлар турында әйткәндә, алар руслар белән беррәттән дәүләт төзүче милләт булып тора”, дип сөйләде фильмда Равил Гайнетдин.

Фильм ахырында руслар белән татарларның дуслыкта яшәргә тиешлеге хакындагы фикер алга сөрелә. Фильм фестивальнең бәйгедән тыш програмында күрсәтелде.

XS
SM
MD
LG