Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка медицинасына караш


Иминият системы турында мәгълүмат
Иминият системы турында мәгълүмат

Бүгенге теманы озак кына уйлап йөрдем. Укучым мондый язма көтмидер, әмма бер яклы гына булмасын әле Америка, башка якларын да ачыйм.

Америкадагы медицинага кагылам бүген. Мин үзем дә еш кына биредәге медицинаны мактап телгә алам. Чөнки кайсына керсәң дә, елмаеп каршы алалар, ярдәм итәргә атлыгып торалар. Медицина иминиятең булса, билгеле.

Анысы булмаганнар да медицина ярдәме алуга өмет итә ала, әмма анысы инде махсус дәваханәләрдә, анда халык та күбрәк, чират та озынрак. Башта без дә шундыйрак клиникага йөрдек. Ул хатын-кыз һәм балалар саулыгын карый иде, иминиятсез авырлы хатыннар да шунда хисапта тора.

Без килгәч чорда Нурисламга бушка прививкалар ясаттык, миңа контрацептив дарулар алып тордык. Ярты ел саен килеп тикшереләсе дә, алты айга дарулар алып китәсе. Барсы да бушка, бары тик регистрациядә гаилә кеременә карап символик бәя түләтәләр иде. Анысын да, безнең сүзләргә карап, хезмәт хакын күрсәтә торган кәгазь сораган кеше булмады, ә Америка халкы алдарга күнекмәгән. Шунысын да әйтергә кирәк, аноним рәвештә тикшереләсең килсә, исемеңне язмыйсың. Документ тикшергән кеше, шулай ук, юк.

Бала табуны планлаштыргач та, үзебез иминият сатып алдык, шуның буенча барлык эшләр эшләнде. Иминиятләр төрле-төрле, сайлап аласың, кешенең эш урыныннан бирелгәне күп очракта гаилә әгъзаларының чыгымнарын каплый. Килгән чорда, керемнәр Нурисламга социаль иминият алырга мөмкинлек бирә иде. Аврам эшли башлагач, ул мөмкинлек юкка чыкты, әмма хезмәт урынында бирелгән иминият безнең барыбызның да сәламәтлегенә кагылышлы чыгымнарны каплый.

Миңа боларның сәламәтлеккә бизнес чыганагына караган кебек мөнәсәбәте кайсычак ошый да. Кеше үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга тиеш бит. Тешләрне ел саен чистарттыралар. Бу – махсус чистарту. иминият бу процессны тулысы белән каплый. Монда гына авызында теше булмаганнарны, черек тешлеләрне, авыздан сасы ис килгәннәрне яратмыйлар. Тешне бала чактан сакларга өйрәтәләр. Баланың тешләре чыгуга чистартырга куша табиблар. Ике яшендә теш табибына күрсәтәсе. Без әле бармаган, анда йөреп кайткач, күргәннәрне язармын.

Теш, күз иминияте аерым-аерым, тулаем сәламәтлек өчен аерым. Табиб ошамаса, бер елдан алыштыру мөмкинлеге бар. Былтыр көз гаиләбез белән барып, күзләрне тикшерткән идек. Ниләр генә эшләтмәделәр дә, ниләрен генә карамадылар. Шушы көннәрдә чакырып хат җибәргәннәр, күзлек аласы булсак ташлама биргәннәр. Күзләрне тикшертү, шулай ук, ел саен башкарыла торган эш.

Менә бит нинди гүзәллек монда! Искиткеч! Шушындый идиллияне бозучы вакыйгалар булмаса иде. Нинди вакыйгалар, диярсез. Хәзер шул хәлләрне сөйлим.

Беркөн иртән Аврам авырып уянды. Эче авырта, күңеле болгана, температурасы бераз күтәрелә төшкән. Үзем белгәнемчә тикшереп карадым, сукыр эчәккә охшаган. Минем ул вакытта кулда машина йөртү өчен вакытлыча хокук кәгазе, анысы да янымда "права"лы кеше булса гына хокук бирә. Үзем әле урамнардан иркенләп йөрергә өйрәнмәгән. Кулда яшь бала. Аврамның хәле начарланса, мин ни эшләргә дә белмәячәкмен. Рульдә барырлык булгач, дәваханәгә үзе китте. (Монда хатыннар бала табарга да руль артында үзләре бара, дәваханәләр авыру өчен бушлай парковка бирә.) Көн төшкә авышкач, шалтырата бу:

– Мине хәзер кайтаралар...

– Ничек инде кайтаралар?

Аптырап киттем. Баксаң, озаклап чират көткән, аннары кабул иткәннәр, анализларын алганнар, караганнар, бакканнар. Әйе, сукыр эчәге. Әмма өлгермәгән, яңа башланган, шуңарга көтәргә кирәк, ди. Бетмәсә, кичкәрәк яңадан килергә кушканнар. Кайтып ятты, авырту басылмый. Кичен яңадан китте. Төнгә кадәр утырып, табибка көчкә эләккән, әмма, анысы тагын кайтарып җибәргән. Бу юлы өйгә кайтып тормады, ерактарак, әмма зуррак дәваханәгә барырга булды. Төнге унбердә киткән иде, төнге өчтә операция ясаганнар. Нидер көтү файдасыз икәнен аңлаган табиб кабул иткән, күрәсең.

Якын туганыбызда былтыр көз яман шеш таптылар. Ярты ел дәваланганнан соң тапшырган анализлар яман шеш күзәнәкләренең организмда калмавын күрсәтте. Кечкенә генә җиңү, батырлык иде бу. Әмма җәй башында муенында кабат шеш үсеп чыкты. Анысын рентгенга төшергәннәр, берничә көннән нәтиҗәсен хәбәр итәргә тиешләр дип и көтәләр, и көтәләр. Ике атнага чыккач, шалтырата башлыйлар, әле бер сәбәп, әле икенчесе, ә нәтиҗә һаман юк. Аптырагач, үзләре барып, тикшерергә тотыналар – клиникада төшерелгән рентген рәсемен югалтканнар икән. Яман шеш кебек көне сәгатькә торган авыруга карата битарафлыкмы бу? Башкарган хезмәтенә битарафлыкмы? Яңадан рентген төшеп, нәтиҗәсен белдек – яман шеш кабат расланды.

Менә шундый ике вакыйга. Әлбәттә, болар Америка медицинасында тамчы да түгел ул. Әмма барыбер күңелгә кереп, төер булып калган очраклар. Америкада яшәгән милләттәшләр арасында медицина өлкәсендә эшләүчеләре дә бар. Бәлки алар бу хакта тулырак сөйли алыр.

XS
SM
MD
LG