Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар: мәҗбүри мөһаҗирлек корбаннары (1)


XVIII гасыр кырымтатарлар тормышын сурәтләгән рәсем. Larichesse виртуаль музей җыелмасыннан
XVIII гасыр кырымтатарлар тормышын сурәтләгән рәсем. Larichesse виртуаль музей җыелмасыннан

Аннексияләнгән Кырымның яңача тарихы язылган арада Азатлык кырымтатар халкы язмышына иң зур йогынты ясаган кайбер тарихи вакыйгаларга күзәтү тәкъдим итә.

1783 елда Кырым ханлыгы юк ителеп Кырым Русия ягыннан басып алынганнан соң 1883 елда Исмәгыйль Гаспринскийның "Тәрҗеман" газетасы чыга башлаган чорына кадәр кырымтатарлар өчен кара гасыр башлана. Бу бер гасырлык чорда Русия кырымтатарларны Кырымнан мөһаҗирлеккә китергә мәҗбүр иткәне, моның өчен бөтен нәрсәне эшләгәне билгеле бер факт. Бу көнгә хәтле килеп җиткән “Кырым – кырымтатарларсыз” шигаре дә ул вакытта барлыкка килде һәм бүген дә бу шигарне яшерен кулланучылар бетмәде. Шул "кара гасыр" дип исемләнгән чорның иң зур фаҗигасе – бу кырымтатарларның Кырымны ташлап йөзләрчә мең госманлы җирләренә ясаган берничә мөһаҗирлек дулкыннарыдыр.

Кучюк-Кайнарджа килешүе
Кучюк-Кайнарджа килешүе

Русия һәм Төркия арасында Болгарстанның Кучюк-Кайнарджа исемле урынында 1774 елда имзаланган килешү нигезендә Кырым Русия кулына күчте һәм Русия кырымтатарларның бөтен дини, сәяси ирекләренә гарант булачагын гарантияләде, ләкин моннан соң бөтенләй башка бер сәясәт башланды.

Татар авылларында яшәгән кырымтатарларның җирләре рус телендә алып барылган мәхкәмәләрнең ялган карарлары белән массакүләм рәвештә Русиядән килә башлаган урысларның кулларына күчә башлады.

Яшь татар егетләрен Русиягә гаскәргә ала башладылар, Кырымда мәчетләр, татар мәктәпләре ябыла, татарларны тиздән чукындыра башлаячаклар дигән пропаганда алып барыла, Кавказдан Төркиягә мөһаҗир булып киткән Кавказ халыкларының да бер өлеше Кырым аша Төркиягә китүе кырымтатарларга тәэсир итсен дип махсус оештырыла иде. Шулай итеп җирсез, динсез калган, үз улларын Русиягә гаскәргә бирергә теләмәгән татарлар авыл-авыл Төркия, Добруджа (бүгенге Романия, Болгарстан) җирләренә күченә башлыйлар, мөһаҗирлек шулай итеп киң җәелә.

...җирсез, динсез калган, үз улларын Русиягә гаскәргә бирергә теләмәгән татарлар авыл-авыл Төркия, Добруджа җирләренә күченә башлыйлар, мөһаҗирлек шулай итеп киң җәелә...

Бер вакытта Кырым ханлыгы җирләре булган бүгенге Краснодар крае, Молдавиягә хәтле Буджак, Бессарабия далалары бер гасырда татарлардан бушап кала. Русия мөһаҗирлекне хуплап китүчелергә урыс паспортлары өлешә, ләкин Төркиядә дә татарларга яраксыз ташлы урыннар бирелгәне сәбәбеннән, ә кайбер очракларда бөтенләй кабул ителмичә Кара диңгездә көймәләрдән чыгарылмыйча атналар буе интегеп, авырып, ашсыз-сусыз калган татарлар тагын Кара диңгез аша Кырымга кайтырга мәҗбүр булганда, аларны инде Кырымда кабул итмичә Русия хөкемдарлары икенче урыннарга китәргә мәҗбүр итә. Ул вакытта диңгездән барган татарларның 60 меңе һәлак булган саннар да бар, ә кайбер халык арасында ул вакытта йөргән сүзләргә караганда, татарлар барган кечкенә көймәләрне урыс көймәләре диңгезгә чыгып хәтта батырганнар.

Алман, төрек, француз, чех чыганакларына күрә Кырым ханлыгына кергән Таман, Кубань, Нугай далаларында, Буджакта ХVIII гасырда 3 миллионнан алып 5 миллионга хәтле татар яшәгән. Алардан 800 меңнән алып 1.5 миллионга кадәр халык Кырымда яшәгән. Оештырылган мөһаҗирлек нәтиҗәсендә җирләр мәҗбүри татарлардан чистартыла һәм Кырымда 1880 елда тик 280 мең татар кала. Русия чикләреннән тыш Романия, Болгарстан, Төркиядә ХХ гасырның икенче унеллыгында 2 миллион чамасы татар яшәгән дип хәбәр итә тарихчы Эдиге Кырымал.

Русия статистикаларына караганда 1860-1861 елларда 141 мең татар Кырымнан киткән

Кырымда исә ул заманда 300-500 мең татар яши дип хәбәр итә төрле тарихи чыганаклар. Зур мөһаҗирлек дулкыннары 1785-1800, 1828-1829, 1860-1861 елларда була. 1854-1856 елларда барган Кырым сугышы вакытында да иң күп зыян күргән янә татарлар була. Аларның авыллары, йортлары беренче итеп талана, диңгез буенда яшәгән татарларны исә төрекләргә ярдәм итәрләр дип диңгез ярларыннан 3-10 чакрымга Кырымның эчке ягына күчерәләр. Русия статистикасына караганда, 1860-1861 елларда 141 мең татар Кырымнан киткән. Татарларның тагын бер өлеше бөтенләй паспортсыз китүен искә алганда, мөһаҗирләрнең саны тагын күбрәк булган дип исәпли тарихчылар. Төрек чыганакларына күрә ХХ гасырның башына хәтле Кырымнан 1-1.2 миллион чамасы кеше чыгып киткән. Мондый сәясәткә каршы гыйсъян күтәрүчеләрен Русия Себергә җибәреп туктатканы мәгълүм. Иң зур, 20 меңләп кеше катнашкан гыйсъян 1880 елда Бакчасарайда булган.

Татарлар урынына Русиядән китерелгән урыслар мондагы Кырым җирләрен, бакчаларын эшкәртә алмагач, монда инде эстон, алман, болгар, грек, чех һәм башка колонистлар китерелеп урнаштырыла.

Бүген Кырымда төрле халыклар яши, Кырым һәрвакыт күпмилләтле иде, татарлар монда төп халык түгел дип йөрүчеләр бу тарихи фактларны, ничек итеп бер вакытта монда яшәгән татарлар бүген азчылыкны тәшкил иткәнен әлбәттә сөйләргә дә, танырга да теләмиләр, чөнки бу Русиянең басып алган җирләрдә ачыктан-ачык алып барылган колониаль сәясәте нәтиҗәсе булганын алар белә. Алар үз мәнфәгатьләреннән чыгып, без бу җирләрнең хуҗалары, хәтта уйдырма "крымский народ", "народ Крыма" дигән терминнар да уйлап чыгардылар.

Шулай итеп, кырымтатарлар ХVIII-XIX гасырда махсус оештырылган мөһаҗирлек корбаннары булдылар, галимнәр мондый мөһаҗирлекне катаклизм мөһаҗирлеге дип атый. Ләкин кырымтатарларның фаҗигасе моның белән тәмамланмый. ХХ гасырда аларны яңа сынаулар көтә иде.

(дәвамы бар)

XS
SM
MD
LG