Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:04

Камал театры "Минем исемем Кызыл" әсәрен куйды


7 ноябрьдә Камал театры дөньяда беренче тапкыр Нобель бүләкле төрек язучысы Орһан Памукның "Минем исемем Кызыл" әсәрен куйды. Казан тамашачысы зур кызыксыну белән көткән спектакльнең премьерасы аншлаг белән үтте.

Спектакльдә вакыйгалар ирен сугышта югалткан Шәкүрә, аның рәссам әтисе һәм ул ясарга тиешле падишаһның рәсеме, Шәкүрәгә гашыйк булган Кара образлары һәм Көнчыгышка Көнбатыш тәэсиренең үтеп керә башлавы тирәсендә барды.

Тамашада каршы фикердә булучыларның бер-берсен юк итү күренешләре сурәтләнде. Төсләрнең төрлелеге, музыканың үзгәлеге, биюләр, сәхнә бизәлеше, киемнәрнең зәвыклылыгы һәм иң мөһиме, актерларның һәрберсенең үз ролен бик оста башкаруы - болар барысы да тамашачыларның күңеленә хуш килгәндер, мөгаен.

Спектакльдән кайбер өзекләр тамаша башланыр алдыннан башта журналистларга күрсәтелде. Шулай ук спектакльнең режиссеры, актерлар бу әсәргә карата үз фикерләре белән уртаклашты.

"Минем исемем Кызыл" спектакленең режиссеры Максим Кальсин сүзләренчә, әсәрдә дүрт тема яктыртыла.

Максим Кальсин

Максим Кальсин

"Болар - мәхәббәт, рәссамнар темасы, фәлсәфә һәм Көнчыгышка Көнбатыш тәэсиренең үтеп керүе темасы. Әсәрдә болар барысы да бик оста итеп бер-берсенә бәйләнгән. Без исә кулыбыздан килгәнчә шушыларны тамашачыга җиткерергә тырыштык.

Памукның бу әсәре мине гениаль роман булуы белән үзенә җәлеп итте. Әлеге әсәрне мин "Сугыш һәм Солых", "Дон Кихот", "Карамазов туганнар" кебек әсәрләр белән чагыштырыр идем. Камал актерлары да искиткеч дип әйтәсем килә", дип белдерде ул.

Спектакльдә "Кара" ролен башкарган актер Радик Бариев бу әсәрне бик катлаулы һәм күп линияле дип бәяләде.

"Без романны укыгач анда авторның сүзләре булуына күнеккән. Әмма "Минем исемем Кызыл"да автор бөтенләй юк. Монда һәрбер персонаж үзе турында сөйли, мин шулай иттем, мин тегеләй иттем дип. Бу романны язганда Памукка мондый фикер кайдан килде икән, мин моны ул Казанга килә калса аның үзеннән сорар идем", диде ул.

Памукның Казанга килүенә килгәндә, аның бу әсәрне карарга Татарстанга килергә теләге булуы да журналистларга әйтелде, әмма төгәл вакыты белгертелмәде.

Бу хакта Памук белән элемтәгә чыккан Камал театрының маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Айгөл Дәүләтшина сөйләде.

"Без аның белән электрон почта аша хәбәрләштек. Ул безнең хатка бик тиз җавап бирде. Бик дулкынлануын һәм бик авыр романының дөньяда беренче тапкыр Камал театрында сәхнәләштерелүен ишетүдән бик шат булуын һәм спектакльне килеп карарга теләвен белдерде. Ул хәзерге вакытта АКШта укыта. Һәр ел октябрь-гыйнвар айларында Америкада булуын әйтте. Гыйнвардан соң аның белән элемтәгә чыгарбыз", дип белдерде Дәүләтшина.

Спектакльгә килгәндә, тамаша өч сәгатьтән артык барды. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Өстәмә урындыклар белән беррәттән хәтта идәнгә утырып караучылар да булды.

Тамашачылар дигәннән, спектакльне Казандагы төрекләр дә карарга килгән иде. Шулар арасыннан Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач спектакльгә карата татар телендә Азатлыкка үз кичерешләре белән уртаклашты.

"Мин бу әсәрне ун еллап элек укыган идем. Беренчедән, гади кеше буларак спектакльне бик яраттым дип әйтә алам. Актерлар да бик оста уйнады. Икенчедән, мин Төркиянең Казандагы баш консулы буларак Камал театрына рәхмәт әйтер идем. Чөнки бу спектакль Төркияне таныту өчен дә бик яхшы чара булды", дип әйтте ул.

"Минем исемем Кызыл" спектакле Камал театрының зур сәхнәсендә ноябрьдә тагын өч мәртәбә - 8, 9 һәм 26 ноябрьләрдә тамашачыга тәкъдим ителәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG