Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанда халык дружиналары булдыру – Мәскәүгә буйсынуны күрсәтү"


Мәскәүдә казаклардан торган дружиналар тәртип саклый
Мәскәүдә казаклардан торган дружиналар тәртип саклый

Татарстан президенты республикадагы халык дружиналары эшчәнлегенә казнадан сигез миллион сум бүләргә кушты. “Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире бу дружиналар күз буяу өчен генә, хакимиятнең бер генә вертикале бар, икенче вертикальны булдыру мөмкин түгел дип саный.

Татарстан депутатлары 26 ноябрьдә чираттагы Дәүләт шурасы утырышында “Республикада тәртип саклауда халыкның катнашуы турындагы” канун өлгесен беренче укылышта карарга җыена. Федерация шурасы тарафыннан әлеге канун инде мартта ук раслануы сәбәпле, Татарстан депутатлары төбәк кануннарын федеральнеке белән тәңгәлләштерү кирәклеккә басым ясап аны кабул итүне тиз тотарга җыена.

Республика президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәткә халык дружиналары өчен казнадан сигез миллион сум бүләргә кушты. Депутат Рафил Нугуманов әйтүенчә, киләсе елга аңа акча бүлү чыганагы билгеле түгел. Бюджетта аңа акча каралмаган. Шулай да президент сүзен үтәмәү мөмкин түгел. Хәзер хөкүмәт бу уңайдан парламентка хат әзерли.

“Президент катгый боерык бирде. Кешеләр алдында”, диде ул.

“Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов моны Мәскәүнең чираттагы сәяси модасына иярү дип саный.

“Мәскәүдә шундый эш алып барыла. Безнекеләр инде аларга даими рәвештә буйсынуларын күрсәтә. "Үзебезнең акылыбыз юк, шуңа сезнекенә иярәбез диләр”, ди ул.

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

Депутатлар әлеге сигез миллион сумны кайсы чыганактан алырга дип баш ватуларына карамастан, Әхмәтов фикеренчә, бу акчалар бары тик 100-120 квадрат метрлы бер фатир бәясе генә.

“Тулаем җитештерүнең (ВВП) 30% полиция тарафыннан контрольдә тотылган ил өчен бу бик аз. Уйлавымча, барысы да кәгазьдә генә калачак, чөнки чынбарлыкта алар белән беркем шөгыльләнмәячәк. Түрәләргә бары үз кесәләрен тутыру гына мөһим. Ниндидер кризис була калса, Янукович кебек барысы да качачак”, ди ул.

Әхмәтов фикеренчә, бу халык дружиналарын беркем җитди кабул итми.

“Хакимиятнең бер генә вертикале бар, икенче вертикальны булдыру мөмкин түгел, чөнки беренчесе аны көндәшлек сәбәпле, юк итәчәк. Бу тормышчан әйбер түгел. Җәмәгатьчелек тәртибен саклау өчен сигез миллион түгел, ә сигез миллиард сум кирәк”, ди ул.

Шулай да “Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире түрәләр бу халык дружиналары үзләренә файда китерәчәк дип өметләнүен әйтә.

“Бу халык дружиналарын булдыру да режимны яклаучы карагруһчылар идеологиясен формалаштырырга тырышу кебек. Совет заманнарында бу комсомоллар иде. Аларны шул стилягаларга каршы котырттылар. Полициягә бу эш белән шөгыльләнү уңайсыз булды. Монда да аларга теләсә нинди боерыкны биреп була, Шул ук Селигердагы "Наши" хәрәкәте кебек.

Шул ук вакытта берзаман бу хәрәкәт вәкилләре артып китеп алар хакимият контроленнән чыгарга да мөмкин. Җитәкчеләр аларны һәрвакыт контрольдә тотарбыз дип уйлый да, ләкин ул кешеләрнең үз ихтыяҗлары бар һәм алар үзләренә файдалы булганын эшләячәк”, ди ул.

XS
SM
MD
LG