Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 20:59

Никахка таныклык кирәк, аерылышуга "талак" сүзе дә җитә


Татарстан диния нәзарәте никахлашучылар өчен 2015 елдан бердәм таныклык кертергә җыена. Азатлык бу турыда Чулман төбәге баш казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев белән сөйләште.

Кеше туса да, гаилә корса да, үлсә дә, дәүләт дәрәҗәсендәге таныклыклар аша рәсмиләштерелә. Татарстан диния нәзарәте никахлашучылар өчен 2015 елдан бердәм таныклык кертергә җыена. Никахлашучылар өчен Русиядә беренчеләрдән таныклык булдыру турында бәян ителде диния нәзарәте сәхифәсендә. Таныклык су билгеләре белән сакланган, саннары, серияләре күрсәтеләчәк, "Госзнак" ширкәтендә басылачак икән.

Әлеге башлангыч Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин тәкъдимендә башкарыла. Билгеле булганча, "Госзнак" эшне бер дә бушлай башкармый. Татарстандагы, башка төбәкләрдәге шәһәр, район үзәкләре мәчетләренең күбесендә моңа кадәр дә никахлашучылар өчен мәчетләр дәрәҗәсендәге таныклыклар бирелеп килде.

Чаллыдагы "Ак мәчет"

Чаллыдагы "Ак мәчет"

Чаллының "Ак мәчет"ендә Русиядә беренчеләрдән булып, 1997 елдан башлап, никахлашучылар өчен таныклык бирелә. Биредә шулай ук туу, җирләү турында да таныклыклар бирүне гамәлгә керткәннәр. Без шушы мәчетнең имам-хатыйбы , Чулман төбәге баш казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев фикерләрен белү өчен аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Рөстәм хәзрәт, Татарстан диния нәзарәте никахлашучылар өчен бердәм таныклык булдырырга җыена. Моңарчы да мәчетләр никахлашучылар өчен үзләренең таныклыкларын, шәһадәтнамәләрен булдырган иде. Бердәм таныклык булдыруның кирәклеге ни дәрәҗәдә мөһим?

– Әгәр бу эшне ахыргача башкарып чыга алсалар, бик әйбәт. Менә без үзебез "Ак мәчет"тә мондый таныклыкларны Русиядә беренчеләрдән булып 1997 елның март аенда бирә башладык. Биредә туу турында, никахлашу, күмү турындагы таныклыклар бирелүен әйтеп китү кирәк. Безнең мәчетнең үз архивы бар. Монда 1997 елның мартыннан алып бүгенгәчә булган документлар саклана. Шуңа күрә, бу эшне бар җирдә дә оештыра алсалар, бик күркәм булыр иде. Ләкин әлеге юнәлештә зур кыенлыклар булуы да мөмкин.

– Менә шушы эшләрне сез ни рәвешлерәк башкардыгыз, диния нәзарәте башлаган эшне хупларлармы?

– Мин монда зур үзгәрешләр булыр дип уйламыйм. Без никахларны мәчетләрдә укымыйбыз. Якыннар, туганнар катнашында гаиләдә укыйбыз. Минем уйлавымча, мәчетләрдә никах укылырга да тиеш түгел, чөнки ул намаз укый торган урын. Башка конфессияләрдәге кебек, дин йортында никах укуны дөрес дип санамыйм. Өйләнешүче парларга никах турындагы таныклыкны тантаналы шартларда тапшырып килдек. Менә алда әйтелгән бердәм таныклык та никах барышында шул ук рәвешле тапшырылыр, зур үзгәрешләр булмас, дигән уйда торам.

– Бердәм таныклык булдыруның максатын нидән күрәсез. Бу инде никахлашучыларны беркадәр күзәтү белән бәйлеме икән, яисә инде никах барышында бирелә торган акчаларны күз уңыннан җуймас өчен эшләнмиме икән?

– Мин алай дип уйламыйм. Чөнки без таныклыклар бирүне гамәлгә керткәндә акча мәсьәләсе турында гомумән искә алынмады. Без шушы йолаларны тәртипкә салуны гына күз алдында тоттык. Без бит инде бу вазгыятьтә чиркәүдәге кебек ниндидер аерым түләү, такса куя алмыйбыз. Төрле катлам кешесе бит җәмгыятьтә, бар бае, бар ярлысы. Бу урында барысына да ниндидер хак куеп булмый. Була шундый очраклар, бабайлар да бу хакта әйтә, никах мәҗлесендә җыелган акчаларны да калдырып, кирәк булса үзебезнекен дә өстәп кайтабыз. Чөнки әле күпме генә бай яшибез дисәк тә, мохтаҗ гаиләләр бар. Шуңа, бу очракта таныклык бирүне акча белән бәйлисе килми. Монда бары бу эшне тәртипкә салу теләге ятадыр, дигән уйлар гына бар.

– Рөстәм хәзрәт, авыл җирләрен дә алыйк, монда да һәркем үзенчә шәригать кануннарына туры китереп никах укыйбыз, дип санаучылар бар. Менә кайсыдыр бер авылда, гади генә бер абзый өйләнешүчеләргә никах укып бирергә мөмкин. Бу күренешләрне ничек бәялисез?

– Никахның үзенең шартлары бар. Әлбәттә, алар үтәлергә тиеш. Авылда да, аның белеме азмы, зурмы, мохтасибәт, диния нәзарәте тарафыннан билгеләнгән үз мулласы булырга тиеш. Ничек кенә булса да, шул мулла никах укырга, никах турында таныклык бирергә тиеш.

– Никах бик четерекле әйбер. Хәзер бик күпләр исламны кабул итә, алар арасында урыслар да бар. Шушындый гаиләләргә никах уку шартлары да бардыр инде?

– Безнең бу мәсьәләдә таләпләр катгый. Никах укылганнарның икесе дә шәригать кануннары буенча мөселман булырга тиешләр. Әгәр никахлашучылар, мәсәлән, этник татарлар, мөселманнар түгел, урыс яки чуашлар икән, без алардан "мин үз динемнән баш тартам, исламны кабул итәм", дигән сүзләрне таләп итәбез. Аннан инде иман кәлимәсе әйтелә. Шуннан соң алар "ислам динен кабул иттек", диләр икән, никах укыла. Әгәр дә инде ислам динен кабул итү турында сүз булмый икән, никах укылмый. Бу инде динебездә электән килгән таләп. Милләтебез бүген кыен хәлдә, белгәнебезчә, катнаш никахлар күп. Әле никахлашучыларның икесе дә татар булып дип әйтик инде, балаларын урыс исеме белән яздыручылар да бар.

– Рөстәм хәзрәт, дөнья булгач төрле хәлләр булып тора. Шулай ук сез никахлашу турында таныклык биргән гаиләләр арасында аерылганнары да булгалыйдыр. Гаилә таркалганда дәүләт тарафыннан аерылу турында да таныклык бирелә. Менә мондый очракларда мәчетләр нинди дә булса язу, кәгазь бирәме?

– Аерылу турында таныклыклар бирмибез. Бу очракта инде "талак" сүзе үз көчендә тора. Әмма милек бүлешү очраклары булганда, никах таныклыгын сорап килүчеләр була. Бу вакытта инде без таныклык күчермәләрен никахта катнашкан ир яки хатынга гына бирәбез. Ниндидер өченче якка таныклык мәгълүматларын бирмибез.

– Ә менә җирләү турындагы таныклык ни рәвешле тапшырыла?

– Мәетне юууда катнашкан бабайларыбыз яки әбиләребез мәчет исеменнән мәрхүмне җирләү турындагы таныклыкны шушы гаиләгә калдырып китәләр.

* * * *
Диния нәзарәтенең шушы башлангычы хакында без журналист, авыллар тарихы турында эзләнүләр алып баручы Фидаил Мәҗитов фикерләрен дә белештек. Яшь тарихчы Фидаил әфәнде әйтүенчә, әгәр никах актларын теркәү турында бердәм база булдырыла икән, татар тарихына кагылышлы мәгълүматлар һичшиксез булырга тиеш.

Фидаил Мәҗитов

Фидаил Мәҗитов

"Элекке елларда метрика кенәгәсе белән бергә язылышу, "талак" чорлары да күрсәтелгән. Кешенең ничә хатын белән яшәве, ничә баласы булуы, матди хәле дә күрсәтелгән. Шулай ук мәһәр күләме дә, кыз сорап барулары да, андагы вәли вәкилләрнең булуы да бераз яктыртылган. Мисал өчен, мәһәр 200-300 сум булса, кемдер бу акчаның бер өлешен бирә, калган түләүне кичектереп торуы хакында язмаларга тап булдым. Шушындый мәгълүматлар да диния нәзарәте кәгазьләрендә күренсен, дәүләт архивларында калырлык булсын иде", ди Фидаил Мәҗитов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG