Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә татар түрәсенең улы тирәсендә җәнҗал көчәя


Эдуард Зиннуров
Эдуард Зиннуров

Сембердә өлкәнең беренче вице-губернаторы булган Вилдан Зиннуровның улы Эдуард белән Ульян өлкәсе Барыш шәһәре эчке эшләр идарәсе җитәкчесе улы арасында туган низаг төрлечә бәяләнә. Өлкә татарлары өлкән Зиннуровны бары яхшы яктан гына белә.

Ульян өлкәсе беренче вице-губернаторы Вилдан Зиннуровның улы Эдуард тирәсендә җәнҗал куерганнан-куера бара. Башта UlNovosti сәхифәсендә кече Зиннуровның Volkswagen машинасында ярамаган юлдан барган өчен шелтә белдергән полиция вәкиленнән үч алганы язылды. Имеш, ул Сембер эшмәкәрләренең балалары булган дуслары Наил Алиев һәм Әсхәт Яхиев белән полиция вәкиленең машинасы артыннан куып киткән, аннары аңа аткан һәм берничә кат машина белән таптаткан.

Әлеге хәлләрне күзәткән шаһит имеш яшьләргә “Ник аны үтерәсез”, дип кычкыргач, Зиннуровның малае сүгенү сүзе кулланып үзенең әтисенең өлкә губернаторы урынбасары булуын һәм аңа берни булмаячагын әйткән.

Әлеге мәкаләдән соң, тиз арада башка төрле мәгълүматлар да таралды. 73online.ru язуынча, зыян күргән полиция вәкиле Ульянның элекке тышкы эшләр министрлыгы идарәсе башлыгы, ә хәзер Барыш шәһәрендә эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Сергей Арапов улы булган икән һәм басма моны "текә әтиләре" булган яшьләр арасындагы низаг дип бәяли.

Вилдан Зиннуров: "Яшьләр бары юл бүлә алмаган"

Вилдан Зиннуров үзе LifeNewsка сөйләвенчә, аның улы Араповның кече улы Виталий белән белән машина юлын бүлә алмаган. Виталий Эдуардны “җитди сөйләшү” өчен кайдадыр барып килергә чакырган. Шуннан Виталийның эчке эшләр министрлыгы идарәсендә эшләгән һәм хәзер ялда булган абыйсы килеп чыгып травматик корал белән Эдуардның машинасына суга башлаган, тәрәзәләрен ваткан. Шуннан соң Зиннуров дусларын чакырган да нәтиҗәдә низаг туган.

Вилдан Зиннуров коралны көнкүрештә кулланган кешенең эчке эшләр идарәсендә эшләргә хокукы юк дип саный. Ул шулай ук гади генә низагны полиция хезмәткәренә һөҗүм дип бәяләү белән килешми.

“Белмим, аңа кем аткандыр, әмма аңа үз коралыннан атканнар”, диде ул.

Араповлар башканы сөйли

Араповның 20 яшьлек кече улы Виталий аның абыйсына Эдуард Зиннуровның дуслары ут ачканын әйтте. Аның сүзләренчә, ул каршы юлга чыккан Зиннуровка машинадан чыкмыйча гына шелтә белдергән һәм шуннан соң Эдуард аны машинасы белән куа киткән.

“Ул минем арттан өемә кадәр килде, аннары дусларын җыеп мине көтә башладылар. Шуннан соң мин абыема шалтыратып аны чакырдым. Ул килеп Зиннуров һәм аның дуслары белән аңлашмакчы иде, әмма алар безне тыңлап тормыйча кыйный башладылар. Абыйга катырак эләкте, ул хәзер авыр хәлдә хастаханәдә ята”, диде ул.

Виталий Арапов абыйсының корал белән янавы турындагы сүзләрне кире какты. Аның сүзләренчә, утны Эдуард чакырган дусларының берсе ачкан.

Әйтергә кирәк, Вилдан Зиннуровның улы әле узган елның февралендә генә Nissan Teana машинасында 54 яшьлек ир кешене бәрдереп үтергән иде. Әмма тарафлар килешүе сәбәпле, ул җәзага тартылмаган.

Татарлар әтисен белә, улын - юк

Ульян татарлары өлкәнең губернатор урынбасары Вилдан Зиннуровны бары яхшы яктан гына искә ала һәм аның өлкә татарларына ярдәмчел булуын әйтә. Мисал өчен, Ульяндагы “Болгар” оешмасы вәкиле Шәүкәт Богданов Азатлыкка сөйләвенчә, Зиннуров Кол Галигә һәйкәл куелуга зур өлеш керткән, шулай ук башка үтенечләрне дә кире какмаган. Узган ел ул Сабантуйны оештыру комитетының рәисе дә булган.

“Мин аны яхшы яктан гына беләм, ә менә улы белән таныш түгел”, диде ул.

Сембердә татар яшьләре хәрәкәтендәге активист, tatar73.ru cайты хуҗасы Рафаэль Девятаев та: “Мин Вилдан абый турында начар сүз әйтә алмыйм”, диде. Аның улы турында ул да белми булып чыкты.

“Ялгышмасам ул катнаш гаиләдә туган, әмма төгәл генә белмим”, диде ул.

Твиттерда ачылган “Сын замгубернатора” битендә Девятаевның татарча биргән соравына: “Я не говорю по корейски” дигән җавап килгән.

“Әлеге биттә ниндидер урыс язып утыра бугай”, диде ул.

XS
SM
MD
LG