Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиде бала анасы дәүләткә хыянәттә гаепләнә


Светлана Давыдова ире һәм балалары белән
Светлана Давыдова ире һәм балалары белән

Светлана Давыдованың Украина илчелегә шалтыратуы "дәүләт серен чишү" дип бәяләнде. Ике айлык сабые белән өйдә утырган җиде бала анасына 12-25 ел төрмә яный.

ФСБ хезмәткәрләре Смоленски өлкәсе Вязьма шәһәрендә яшәүче Светлана Давыдованы 21 гыйнвар кулга алган. Аңа Русия җинаять кодексының 275нче маддәсе нигезендә дәүләткә хыянәттә гаепләү белдерелгән.

2014 елның апрелендә Давыдова автобуста барганда хәрби киемдәге бер кешенең аларның күршесендәге хәрби бүлекнең Мәскәүгә җибәрелүе турында сөйләшүен ишеткән. Аларны сепаратистлар ягында сугышыр өчен Украинага җибәрәчәкләр дип уйлаган хатын Украина илчелегенә шалтыратып үз борчылулары белән уртаклашкан.

Узган атнада аларның гаиләсенә иртән бер төркем битлек кигән хәрбиләр кереп кая барганнарын әйтмичә Давыдованы алып чыгып киткәннәр. 22 гыйнвар Мәскәүнең Лефортово районы мәхкәмәсе аны ике айга изоляторда калдыру турында карар кабул иткән. Ире Анатолий Горлов хатынының кайда булганын бу атнада гына белгән.

Светлана Давыдова ике айлык кызы белән
Светлана Давыдова ике айлык кызы белән

Ире сүзләренә караганда, югары икътисад белеме булган, аспиратура тәмамлаган хатынының "яшерен мәгълүматкә" ия булуы мөмкин түгел. Җиденче бала тапканына ике генә ай булган хатын-кыз хәрби бүлекнең бер почмагын яшәгән фатирының тәрәзәсеннән генә күргән булган.

Давыдовага билгеләнгән адвокат аңа кием илтеп бирүдән тыш башка төрле ярдәм күрсәтергә җыенмый. Иренә ул "хатыныгызга тагылган маддә бик җитди, ким дигәндә 12 ел яный, әмма 25 елдан да күбрәк бирмәсләр" дип әйтеп куйган.

Кечкенә шәһәрдә яшәп яткан бу гаилә башлыгы әниләренә ярдәм итәрлек бәйсез адвокат яллау турында әле уйлый да алмаган. Анатолий Горлов Украинада барган сугышка каршы булуын, бу мәсьәләдә тулысынча хатынын яклавын сөйләде.

Светлана Давыдовага билгеләнгән адвокат Андрей Стебенев бу хатын "шалтыратырга кирәк булмаган урынга шалтыратып әйтәсе булмаган сүзне әйткән" диде.

"Бала имезүе, кечкенә балалары булуы исәпкә алыначак, әлбәттә. Әмма шалтыратырга кирәк булмаган урынга шалтыратып әйтәсе булмаган сүзне әйткән ул. Гайрәтле органнарыбыз, саклану министрлыгы бу әйткәннәрне тикшереп аның дәүләт сере булганын һәм Русия иминлегенә куркыныч тудыруын ачыклаган", диде адвокат.

Җәмәгать күзәтү комиссиясе әгъзасы, журналист һәм хокук яклаучы Зоя Светова Русиядә "шпиономания" дулкыны көчәя дип саный.

"Хәзер дошман Украина булгач анда шпионнар табарга кирәк. Лефортовода ике аерым эш нигезендә Полтава хәрби заводының элекке директоры 73 яшьлек Юрий Солошенко һәм 32 яшьлек эшкуар Валентин Выгиевский утыра. Аларның икесен дә Украина файдасына шпионлыкта гаеплиләр. Светлада Давыдова кыйссасы да – акылга сыймаслык хәл. Хәтерлисезме, Солженицынның бер героен американ илчелегенә шалтыратканы өчен төрмәгә утырталар. Салкын сугыш заманнарына кайтара бу хәл безне. "В круге первом" дигән әсәрдә Иннокентий Володин американ илчелегенә шалтыратып Сталинның американнардан атом бомбасы турында яшерен мәгълүматны урлавы бөтен дөнья өчен фаҗига белән тәмамланачагы турында кисәтә. Әмма Светлана Давыдова очрагында ФСБ бер әйберне күздән ычкындырган – хатынны төрмәгә утырту белән алар Владимир Путин режимы шул кадәр яшерергә тырышган зур бер серне бөтен дөньяга фаш итүләрен аңламый: Русия гаскәрләре күрше дәүләттәге Донбасста сугыш алып бара", диде хокук яклаучы.

XS
SM
MD
LG