Accessibility links

Кайнар хәбәр

Силантьев: "Татарстан мәктәпләренә атакайлар белән киләчәкбез"


Русия төбәкләренең барысында да диярлек балалар православ мәдәнияте нигезләрен укый
Русия төбәкләренең барысында да диярлек балалар православ мәдәнияте нигезләрен укый

Танылган исламофоб Роман Силантьев Татарстанда православ мәдәнияте нигезләре укытуга ирек бирелмәсә, республика мәктәпләренә атакайлар белән бәреп керәчәкләре белән яный.

Урыс православ чиркәве патриархы Кириллның Татарстанда җитәкчелек тарафыннан мәктәпләрдә православ мәдәнияте нигезләре укытуга ирек бирелмәве турындагы сүзләреннән соң, танылган исламофоб Роман Силантьев кыюланып китеп "баш атакайны" да уздырып җибәреп төрле янаулар яудыра башлады.

"Мин Татарстан җитәкчеләрен "Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре" курсы кысаларында укучыларга сайлау мөмкинлеген чикләмәскә чакырам. Юкса без моны бик җиңел хәл итәчәкбез: балаларына мәктәптә православ мәдәнияте нигезләре укытылуын теләгән руханилар белән үтеп керәчәкбез һәм шулай ук журналистларны чакырып барлык чикләүләрне теркиячәкбез”, ди ул.

Моннан тыш Силантьев бу өлкәгә караган шикаятьләр җыя башлаячаклары белән дә яный. “Канун безнең якта, Татарстан ул Русиянең бер өлеше һәм кануннар һичшиксез үтәлергә тиеш”, ди ул.

Татарстанда укытучыларның белемен үстерү институты профессоры Фәйзелхак Ислаев Азатлыкка әйтүенчә, православ мәдәнияте нигезләрен укыту низаг чыгара торган әйбер.

"Алар көч үзләрендә булуын беләләр, әйбәтләп тыңламасагыз көчләп кертәбез, диләр. Элек тә шулай булган бит. Әйтеп чукынмагач, көчләп чукындырганнар.

Фәйзелхак Ислаев
Фәйзелхак Ислаев

Мәктәпләргә православ дәресләрен кертүне мин чукындыруның дәвамы дип карыйм, чөнки бу мәсьәләдә үзем әзме-күпме шөгыльләнгән кеше буларак шулай дип исәплим. Күп динле төбәкләрдә мондый эшне эшләргә кирәкми. Ул төптән уйлап әйтелгән сүзләр түгелдер һәм безнең мәктәп укытучылары да, мәгариф хезмәткәрләре дә, президент та моның белән килешмәс дип уйлыйм”, ди.

Ислаев баштан ук диннең мәктәпләргә керүен хупламаганын әйтә.

“Татарстанда балалрны дини өлкәдә бүлмәскә килешенде. Ә бу православ чиркәүгә һич кенә дә ошамый. Алар инде астан да, өстән дә әйтеп карыйлар, хәзер Русиядәге иң зур атакайның әйтүе шушы юнәлештәге эшнең берсе.

Православ атакайлары статистиканы карыйлар да, Татарстанда православ динен өйрәнүчеләр юк икәнен күрәләр. Шул ук вакытта православ чиркәүләр эшләп тора, халык чиркәүгә йөри, мәктәптә дә православ мәдәнияте нигезләрен укытырга тиешләр дигән позициядә торалар. Мин бу позиция дөрес түгел дип уйлыйм, чөнки бу чын мәгънәсендә мәктәптә низагка китерә торган әйбер. Бу сүзне атакай әйтсә дә, президент әйтсә дә мин моңа каршы", ди ул.

XS
SM
MD
LG