Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:00

7-8 ноябрьдә Казанда "Мәктәптә дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләрен өйрәнү: проблемалар һәм перспективалар" исемле халыкара конференция узды. Аның кысаларында үткән түгәрәк өстәл сөйләшүендә төрле илләрдәге дини вәзгыять, исламофобия, динне мәктәптә укыту мәсьәләләре күтәрелде.

Конференциядә Русия төбәкләре вәкилләреннән тыш, чит илләр вәкилләре дә катнашты. 7 ноябрьдә булган түгәрәк өстәл сөйләшүендә чыгыш ясаган чит ил вәкилләренең күбесе Европадан иде. Грециядән килгән укытучы үз илендә дини мәсьәләдә проблемнар булуын әйтте. Православиенең дәүләт дине буларак мәктәпләрдә алты яшьтән унсигез яшькә кадәр атнасына ике тапкыр укытылуы, башкала Афинда мәчетләр булмавы, аларны төзү мәсьәләсендә зур каршылыклар килеп чыгуы хакында сөйләде ул. Аның әйтүенчә, илдә мөселманнар күп булмаса да, дин иреге мәсьәләсендә проблемнар бар. "Грецияне мультикультуралы дип әйтә алмыйм. Кайбер мөселманнар эшкә урнашканда проблем булмасын өчен чукыну юлын сайлый", дип сөйләде укытучы.

Русиядә дини өлкәдәге вәзгыять мәсьәләсенә килгәндә, галим Дамир Исхаков биредә исламофобиянең киң таралуы, шул исәптән, исламның төрле юнәлешләре барлыкка килү аркасында аны мәктәптә укытуның катлаулануы хакында әйтте.

Дамир Исхаков

Дамир Исхаков

"Исламофобия Русиядә бик киң таралган. Сез телевидениедән кеше үтерү белән бәйле булган этник, динара каршылыклар турында беләсез. Моннан тыш, Русия төбәкләрендә яшертен рәвештә эшләнелгән тыюлар киң таралган. Әйтик, җирле хакимиятнең һәм җирле халыкның, аның күбесе руслар, мәчетләр төзүгә каршы булган очраклары шактый. Аеруча зур шәһәрләрдә. Мәскәүдә дини бәйрәмнәр вакытында унар мең мөселманның урамда гыйбадәт кылуын күрә алабыз. Сез яулыклар белән бәйле вәзгыять турында беләсез, аның тирәсендәге көрәш әле дә тәмамланмаган. Мондый хәлләр Европа илләрендә дә булуын беләм.

Моннан тыш, Русиядә бүген ислам да бертөрле түгел. Бар традицион ислам, бар читтән килгән ислам вариантлары. Алар инде нигезләнгән, шактый зур төркемнәр бар. Алар биредә электән килгән исламнан кайбер үзенчәлекләре белән аерыла. Шуңа күрә төрле мөселман төркемнәре арасында да эчке каршылыклар бар. Мәктәптә ничек һәм нәрсә укытырга кирәклеге турында сүз барганда, боларны исәпкә алырга туры килә. Хәтта мәктәп дәреслекләрендә культурология юнәлешендәге белемнәрне ничек җиткерергә дигән төп сорау туа, мин әле аерым дин нигезләре турында әйтмим. Мәсәлән, ислам турында сөйләгәндә шуны әйтә алам, татар галимнәре арасында да бердәмлек юк бу мәсьәләдә. Җәдидчелек категориясе дә әлегә кадәр бәхәсле төшенчә булып кала", диде Дамир Исхаков

Нинди фән укыту кирәклеге өстән кушыла

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә 2012 елның беренче сентябреннән Русиянең барлык төбәкләренә дүртенче сыйныфлар өчен рәсми рәвештә кертелгән "Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре" фәне турында сүз күтәрелде. Билгеле булганча, шушы фән кысаларында тәкъдим ителгән алты юнәлштән – “Православ мәдәнияте нигезләре” (православ), “Ислам мәдәнияте нигезләре” (ислам), “Буддизм мәдәнияте нигезләре” (буддизм), “Иудаизм мәдәнияте нигезләре” (иудаизм), “Дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре” (дөнья диннәре), “Дөньяви әхлак нигезләре” (әхлак) модульләреннән Татарстанда дөнья диннәре яки әхлак нигезләрен сайлау мөмкинлеге бирелде. Бу балалар төрле диннәрне белсен өчен эшләнелде дип аңлатылган иде.

Ә, гомумән, Русия төбәкләрендә әлеге фән мәсьәләсендә вәзгыять төрлечә. Саратовтан килгән укытучы Ольга Романцова үз төбәгендә православ мәдәнияте нигезләре укытылуы хакында әйтте. Арада булган мөселманнар да моңа уңай карый, дип белдерде ул. Әмма чиркәүләргә барганда, ул балалар шәмнәр куймый, үзләренең башка дин вәкилләре булуын аңлый, дип сөйләде укытучы.

Ижаудан килгән укытучы Рөстәм Касыймов үз төбәгендә Татарстандагы кебек үк дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре укыту мөмкинлеге бирелгәнен әйтте. Бу ата-анага сайлау иреге бирелмәве, кайсы фән укытылуын мәктәп җитәкчелеге хәл итүе белән бәйле, диде.

"Үзлектән сайлау авырлыгына килгәндә, чынлыкта мәктәп җитәкчелеге үзлектән сайлау иреген бирми. Бездә ике модуль – бер яктан дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре, икенче яктан әхлак нигезләре. Әмма, җәмгыятебез постатеистик яки элеккечә атеистик булганга, мәктәпләр җитәкчелекләре яки ата-аналар әхлак нигезләрен сайлый, чөнки аны диннән ераграк, дин белән мавыктырмаучы дип саный. Югыйсә, теге дәрестә дә, монысында да бернинди дин белән мавыгу турында сүз бармый. Аңлашыла, әхлак дөньяви һәм динигә аерыла алмый, шуңа Мәскәү безне ишетеп, диннәр мәдәниятләре һәм әхлак нигезләре дигән бер фән кертсә иде. Андый вакытта фәннәрне алты модульга бүлеп, шикле демократия уеннары булмас иде. Дини мәдәниятләр нигезләре, күзалланганча куркыныч түгел, балалар ничек дин нечкәлекләрен белмәде, алга таба да белмичә кала", ди Рөстәм Касыймов.

Исламофобиягә каршы кулланма басылды

Конференция кысаларында Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы тарафыннан исламофобиягә каршы бастырылган яңа кулланма да тәкъдим ителде. Ул укытучылар өчен чыгарылган. Аны төзүдә төрле илләрдән булган галимнәр, укытучылар катнашкан. Русиядән алар барлыгы ике кеше, шуларның берсе Татарстаннан Тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов.

Исламофобиягә каршы кулланма

Исламофобиягә каршы кулланма

“Бу дәреслек Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы инициативасы белән эшләнде, чөнки алар яһүдләргә һәм башка милләтләргә, диннәргә нәфрәт булдырмау белән даими шөгыльләнәләр һәм шуның чираттагы бер кулланмасы исламофобияне булдырмауга бәйле. Моңа җәлеп ителгән белгечләр бөтен дөньядан һәм алар бары тик мөселманнар гына түгел, анда төрле милләт, төрле дин вәкилләре, күбесе галимнәр, укытучылар. Исламофобиягә каршы көрәшүнең иң отышлы, иң көчле чарасы – ул, әлбәттә, мәгариф, бары тик мәгариф аркылы гына без яшь буында толерантлык, башка милләтләргә, диннәргә, шул исәптән, исламга, мөселманнарга карата нәфрәт тудырмыйча, киресенчә, чыдамлы, толерант фикер тудыра алабыз”, диде Марат Гыйбатдинов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG