Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефтекама шәһәрендә татарча сөйләшәләр


Әкрамовлар гаиләсе чыгыш ясый
Әкрамовлар гаиләсе чыгыш ясый

Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә “Минем гаиләм татарча сөйләшә” исемле бәйгенең икенче өлешенә йомгаклар ясалды. Аны республика татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әзерләде һәм үткәрде.

Әлеге бәйгенең беренче өлеше узган елның декабрь аенда оештырылды. Әлеге финал өлешенә унсигез гаиләдән тугызы сайлап алынган. “Ак калфак” оешмасы рәисе Люция ханым Вафина әйтүенчә, “Минем гаиләм татарча сөйләшә” бәйгесенең төп максаты – шәһәр шартларында татар теленең абруен арттыру һәм аны куллану даирәсен киңәйтү.

Башкортстанның көнбатыш өлешендәге башка шәһәрләрдәге кебек үк, Нефтекамада да татарлар халык саны буенча беренче урында. Биредә милли рух та көчле. Әлбәттә, мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты биредә дә фән буларак кына укытыла.

Рушана Имамова
Рушана Имамова

“Шуңа да карамастан, татар укытучылары тырышлыгы белән мәктәпләрдә һәм тәрбиячеләр үҗәтлеге белән балалар бакчаларында яшьләребез күңелендә туган телгә хөрмәт тәрбияләү өчен байтак чаралар тормышка ашырыла”, - дип сөйләде безгә шәһәр мәгариф идарәсендә татар теле һәм әдәбияты буенча методист Рушана Имамова.

Әле “Минем гаиләм татарча сөйләшә” бәйгесендә катнашучылар төрле һөнәр ияләре – укытучылар, тәрбиячеләр, табиблар, гади эшчеләр һәм төрле оешмаларда эшләүче хезмәткәрләр. Барлык гаиләләр дә балалары белән килгән. Хәтта дәү әниләре дә, теләктәшлек белдереп, бәйгедә катнаша. Ләкин күңелне кырган бер кимчелек – ике гаиләдә генә әти кешенең сәхнәдәге ярышмада кыюлык күрсәтеп җыр-биюдә үзен күрсәтүе. Башкалары җитдигә санамаган күрәсең, әлеге чараны.

Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар

Бәйрәмдә төп шарт – милли җырларыбызны һәм биюләребезне оста итеп башкару, сәнгатьле итеп татар шигырьләрен сөйләү һәм, әлбәттә инде, милли киемнәрдә булу. Һәммә гаиләләр дә матур киемнәр белән сокландыра. Җыр-биюдә маһирлык күрсәтүчеләргә бәя бирү дә җиңел булмагандыр, чөнки һәркем бу бәйгедә фәкать җиңү максаты белән генә килгән. Жюри әгъзалары байтак вакыт киңәш корганнан соң, беренче урынны Якуповлар гаиләсенә бирергә дигән карар чыгара. Әкрамовлар, Даутовлар, Насретдиновлар гаиләләре дә бар яклап туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне яхшы белүләрен раслый. Барлык гаиләләргә дә “Ак калфак” исеменнән бүләкләр тапшырыла.

Даутовлар гаиләсе
Даутовлар гаиләсе

Аннан соң төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнә. “Моңлы гаилә”, “Нурлы гаилә”, “Тамашачы сөюе”, “Башкару осталыгы” һәм тагын берничә исемдәге бәяләмәдә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләрне Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов, шулай ук Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Шамил Халитов тапшырды. Ә инде Нефтекамада яшәүче танылган композитор Вәсил Галимов бу бәйгедә иң моңлы җырлаган балаларның җырларын үзенең студиясендә түләүсез яздырып, республика радиосына тапшырачагын ышандырды.

XS
SM
MD
LG