Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко: Дебальцеводан Украина хәрбиләренең 80%ы чыгарылды


Украина президенты Петр Порошенко
Украина президенты Петр Порошенко

Украина президенты Петр Порошенко Дебальцеводан хәрбиләрне чыгару ахырына якынлашып килгәнне белдерде. Ул сугышлар барган җирдән 80% хәрби чыгарылганны әйтә. Порошенко шулай ук бернинди чолгап алулар булмаганны да белдерде.

Украина хәрбиләрнең Дебальцеводан булган бөтен кораллары белән чыгулары хәбәр ителә. Чит илләрнең журналистлары хәбәр итүенчә, дистәләрчә танклар һәм хәрби техника Дебальцеводан китеп аннан 30 чакрым ераклыктагы Артемовскига килә.

Аңа кадәр "Донбасс" батальоны комнадиры Семен Семенченко социаль челтәрләрдә Украина хәрбиләренең Дебальцевода сугыш барган районнардан чыгарыла башлавын язган иде. Шул ук вакытта Украинаның Террорга каршы операция җитәкчелеге Дебальцевода сугышлар дәвам итүен белдерде.

XS
SM
MD
LG