Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дебальцеводагы сугышчы Бозаулык татары булып чыкты


Дебальцево янында Украинага каршы сугышучы кешенең Оренбур өлкәсендәге Бозаулыкта зур бурычларга батып чарасыз хәлгә калган Наил Нуруллин булуы ачыкланды.

Украинаның Дебальцево районында төшерелгән һәм интернетка 17 февральдә чыккан видеода 55-60 яшьлек бер абзый украин хәрбиләре белән сөйләшүләргә баруын һәм аларны бирелергә үгетләвен сөйләгән иде. Аның әйтүенчә, янәсе, украин хәрбиләре тыныч кешеләрне коймага чәнечкеле чыбыклар белән бәйләп алар артына сыена.

Бу видео интернетта бик җанлы фикер алышулар, зур җәнҗал чыгарды. Үзләрен Луһански халык республикасы дип игълан иткән сугышчылар төркеме җитәкчелеге исеменнән украин хәрбиләре белән сөйләшүләр уздырган бу абзыйны күпләр Русия генералы Александр Ленцовка охшаткан иде. Баксаң, ул Оренбур өлкәсенең Бозаулык шәһәрендә бик зур бурычка батып чарасыз хәлгә калган 52 яшьлек татар агае Наил Нуруллин икән. Моны "Новая газета" журналисты Ирек Мортазин газета укучылары ярдәмендә ачыклаган.

Наил Нуруллин Оренбур өлкәсендә
Наил Нуруллин Оренбур өлкәсендә

Видеодагы кешенең Наил Нуруллин булуын әлеге видеода да, элегрәк төшерелгән фотоларда да ачык күренүче җөй эзе дә раслый. Элекке полковник Нуруллинның йөзендәге ул җөй эзе Әфган сугышындагы яраны теккәннән соң калган.

Наил Нуруллин 1983 елда Алматыда КГБның чик саклау югары училищесын тәмамлый, Әфган сугышында катнаша, берничә орден һәм дистәләрчә медаль ала.

Хәрби хезмәттән киткәннән соң ул Оренбур өлкәсендә кечкенә бер төзелеш-монтаж ширкәте оештырып җибәрә.

Украинага каршы сугышучылар кочагына барып кергән Наил Нуруллин
Украинага каршы сугышучылар кочагына барып кергән Наил Нуруллин

Ике ел чамасы элек аның тормышында бик күңелсез хәлләр башлана. Башта хатыны үлеп, ике баласы гына кала. Бераздан Нуруллины ышанычлы кешесе буларак теркәп банк кредиты алган дусты да үлеп китә. Шуннан соң банк мәрхүмнең 3,7 миллион сум бурычын Нуруллиннан таләп итә башлый. Өстәвенә Нуруллиның төзелеш ширкәтен яллаучы да башкарылган эш өчен акча түли алмый.

Авыр хәлгә калган Нуруллин 2014 елның 3 июлендә Одноклассникида һәм Facebookта өметсезлек мөрәҗәгате яза. Анда мондый юллар да бар: "Әфганстанда мин исән калдым һәм бу "чүплеккә" эләккәнче намусымны да пычратмадым. Миңа бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткән кешеләргә бурычны кайтара алмау сәбәпле яңадан-яңа бурычларга кереп колакка кадәр бурычка батканда намус турында нинди сүз була алсын ди. Абруй һәм намусның ни икәнен белмәгән кешеләрдән үз акчамны ала алмавым сәбәпле бурычны да кайтара алмыйм. Акчаларны цивилизацияле юл белән кайтарып булмый. Тагын җинаятьчел схемалар кулланырга кирәк, ә аларны куллану мөмкин түгел, чөнки моңарчы цивилизацияле ысул белән куелган таләпләрем өчен миңа каршы полициягә язылган шикаятьләр инде берәү генә түгел. Кайчак чарасызлыктан маңгаема пуля җибәрәсе килә..."

Путинның зур урыс дөньясы идеясе өчен сугышучылар
Путинның зур урыс дөньясы идеясе өчен сугышучылар

Әмма дусларына нинди генә мөрәҗәгатьләр белән чыкмасын, ветеран бурычлар кабаласыннан котыла алмый һәм 13 октябрьдә социаль челтәрләрдә яңа хат яза. Анысында мондый юллар бар: "Кайберәүләр миңа яза: "Нык бул, шыңшыма, бирешмә!" Шыңшымыйм, улыйм мин! Чарасызлыктан улыйм! Өч миллион түләтеләсе кеше нишләргә тиеш. Үлгән дустымның мин түләргә тиеш акчага алынган фатирда яшәүче исән улын барып ботарларгамы? Мәхкәмәдә мәрхүм иренең миңа акча түләгәнме, юкмы икәне турында берни белмәвен сөйләүче, һәм, гомумән, ире өчен җавап бирмәвен әйтүче тол хатынны үтерергәме? Ай саен мин 100 мең түләргә тиеш икән, алга таба ничек яшәргә соң? <...> Әллә чүплектәге сукбайлар янына күченергәме? Нәрсә, бу акчаны мин кабакта туздырганмы, кәрт уйнап оттырганмы, Канарга очканмы?.. Дөрес, асылынасы гына калды, әмма хәрбиләр йә үз-үзләрен атып үтерә, яки сугышта һәлак була".

Шулай итеп, Русия җитәкчелегенең илдә һәм дөньяда алып барган сәясәте нәтиҗәсендә шундый аяныч хәлгә калган чираттагы татар абзые Наил Нуруллинның эзенә төшкән Ирек Мортазин, күрәсең, ул Донбасска "сугышта һәлак булу" өчен киткәндер дигән нәтиҗә ясый.

Путинның хыялы булган зур урыс дөньясы һәм Новороссия өчен сугышларда моңарчы инде шактый татар кешесенең гомере өзелде. Ул урыс дөньясы өчен сугышта татарлар гына түгел, башкорт агайлары да катнаша.

XS
SM
MD
LG