Accessibility links

Кайнар хәбәр

Еврокомиссия башлыгы Европа берлеге армиясен төзергә чакырды


Еврокомиссия башлыгы Жан-Клод Юнкер
Еврокомиссия башлыгы Жан-Клод Юнкер

Еврокомиссия башлыгы Жан-Клод Юнкер Европа берлеге армиясен төзергә чакырды. Германиянең Welt am Sonntag газетына әңгәмәдә Юнкер мондый көчләр Европа берлегеннән читтә туган яңа янауларга эффектив җавап бирү һәм Европа берлегенең Европа кыйммәтләрен җитди сакларга әзер икәнлеген Русия аңласын өчен кирәк.

Юнкер фикеренчә, яңа армия Европа берлегенең тышкы сәясәтендә, иминлектә тоткан юлын аныграк билгеләргә ярдәм итәчәк.

Юнкер яңа армиянең НАТОга көндәш булмаячагын, ә дөньяда барган хәлләрдә җаваплылыкны күбрәк үз стенә алырга мөмкинлек бирәчәген әйтә. "Европага соңгы вакытта сизелерек зыян салынды, шул исәптән тышкы сәясәт өлкәсендә дә, безне җитди кабул итми башлыйлар", диде Юнкер.

Күзәтүчеләр әлеге теләккә европа интеграциясен хупламаган Британиянең каршы килүен, әмма Германиянең хуплау мөмкинлеген көтә.

XS
SM
MD
LG