Мәскәү вакыты белән кичке 10.40та янгын сүндерү хезмәтенә Новодевичий монастырендә янгын турында хәбәр килде. Янгын 70 метр биеклектә чыгу сәбәпле ялкын еракка күренде.
Янгын сүндерүдә 113 кеше һәм 29 машина катнашты, дип яза LifeNews.
Монастырьгә 1542 елда нигез салынган. Кнәз Василий III аны Смоленскида 1514 елгы җиңү хөрмәтенә төзеткән.