Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:59

Кырымда Русия уздырган җанисәп урысларның нык артуын, украин һәм кырымтатарларның нык кимүен күрсәтә. ​​Кырым Дәүләт шурасы рәис урынбасары Ремзи Ильясов моның белән килешми.

Кырымда 2014 елның 14-25 октябрендә уздырылган халык санын алу нәтиҗәләре игълан ителде. Кырым Русия кулына күчкәннән соң уздырылган шушы җанисәпнең рәсми нәтиҗәләре күрсәтүенчә, ярымутрауда 2 миллион 284,4 мең кеше яши. Урыслар саны Кырымда шактый арткан, ә менә украиннар һәм кырымтатарлар нык кимегән.

2001 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Кырымда ул чакта урыслар 58,5%, украиннар 24,3%, кырымтатарлар 12,1% процент булса, 2014 елда инде бөтенләй башка саннар килеп чыккан: урыслар 67,9%, украиннар 15,8%, кырымтатарлар 10.57% (232 мең 340) тәшкил иткәннәр.

Украиннар 40,5%, беларуслар 38% кимегән.

Кырым Дәүләт шурасы рәис урынбасары Ремзи Ильясов Азатлык радиосына кырымтатарлар саны кимү белән һич тә килешә алмавын белдерде. Кырымтатарларның шактые безне исәпкә алып сөрген итәргә әзерләнәләр, кайбер сәясәтчеләрнең бу исәпкә алу хәвефле диюе күпләрне җанисәптә катнашудан баш тартырга мәҗбүр итте, диде Ремзи Ильясов. Аның әйтүәнчә, тагын бер сәбәп – 2001 елдан 2014 елга кадәр арада үзләрен татар дип яздырганнар санының 13,6 меңнән 45 меңгә хәтле үсүе мөмкин түгел. Болар арасында шактый кеше кырымтатардыр, ләкин халыкны исәпкә алучылар милләтен сораганда, алар "без - татар" дип яздыртканнардыр, асылда исә алар арасында кырымтатарлар шактый, чөнки, туган телегез нинди, дигән сорауга аларның бер өлеше – кырымтатар теле дип яздырткан, диде.

Кырымтатарлар саны сөргенлек урыннарыннан күчеп кайтучылар исәбенә, (ел саен Кырымга кимендә 1500 кырымтатар кайтты) һәм табигый үсеш нәтиҗәсендә арта бара. 2001 елдан 2014 елга хәтле исәпләсәк, кайтучылар исәбенә кырымтатарлар саны Кырымда 25 меңгә аркан дигән сүз.

Тулаем алганда, безнең саныбыз табигый үсеш белән бергә кимендә 40-50 меңгә артырга тиеш иде. Кырым һәм Акъярны (Севастополь) аерым исәпләргә кирәк диде Ильясов.

Чыннан да, аерым федераль статуска ия булган Акъярда яшәүчәләрнең 82%ы (303 мең) урыслар, ә инде Кырым җөмһүрияте һәм Акъярны бергә кушып исәпләү кырымтатарларның процент ягыннан Кырым ярымутравында кимүенә китерә.

Кырымда 175 милләт яшәгәнен дә хәбәр итте Росстатның Кырым бүлеге. Алар арасында хәтта үзләрен "гоблин", "эльф", "һоббит", "орк", "тевтон", "һун", "кыпчак", "скиф", "сармат" дип атаганнар да бар икән. Милләтен күрсәтмәгәннәр исә 87 меңнән артык.

Сезнең фикерегезчә, кырымтатарлар саны, Русиядәге, Украинагы, Кырымдагы саннарны бергә алсак, күпме дигән сорауга Ремзи Ильясов: "Украина заманында кырымтатарларны урнаштыру програмында 330 мең кырымтатар дигән исәп булган иде. Минем фикеремчә, кырымтатарлар саны хәзер 400 меңнән ким түгел, ә бәлки 500 меңгә дә барып җитәдер диде.

Ана телләре мәсьәләсенә килгәндә, саннар мондый:

Кырымтатарларның күбесе туган тел итеп кырымтатар йә татар телен күрсәткән булырга мөмкин, тик бу хакта аерым мәгълүмат бирелми.

Ватандашлыгын күрсәткән респондентлар арасында 97,5 % (2,2 миллионнан артык) Русия ватандашы. Кырымда яшәүче Русия ватандашларының 5,7 меңе тагын бер ил ватандашлыгына ия. Кырымда яшәүчеләрнең 51,8 меңе Русия ватандашы түгел, ә икенче бер илнең ватандашы, алардан 46,7 мең кеше Украина ватандашы була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG