Русия эчке эшләр министрлыгы гаскәрләре Киевта 2013 ел ахыры-2014 ел башында булган тәртипсезлекләрне булдырмау өчен күнегүләр уздырган. Чаралар Русиянең тугыз федераль бүлгәсенең җидесендә, шул санда Идел буе һәм Кырым бүлгәсендә дә оештырылган.
Күнегүләр вакытында Киев сценарие кулланылган, "тәртипсезлекләр оештыручыларга" каршы полиция яшьләндерү газы, су сиптергечләр, кеше үтерми торган махсус корал һәм җиһазлар кулланылган, диелгән рәсми хәбәрдә.
Әлеге күнегүләр эчке гаскәрләрне чикләрне саклау, тәртип саклау, торак һәм дәүләт объектларын сакларга өйрәтә.