Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Алсу Хәсәнова вафат булды


Танылган татар журналисты туган авылы Шәледә җирләнәчәк.

Казанда танылган журналист, "Ватаным Татарстан" басмасы хезмәткәре Алсу Хәсәнова яман шеш авыруыннан вафат булды.

Алсу Татарстан һәм татар дөньясындагы укучыларга милли һәм мәдәни темаларга язган кызыклы язмалары, анда көнүзәк проблемаларны күтәрүе, һөнәри кыюлыгы белән танылды. 2014 елда Татар хатын-кызлары форумы көннәрендә Алсу Хәсәнова "Азатлык"ка, татар хатын-кызларының да оешып, милләт тормышына хәлиткеч йогынты ясардай бер көч булачагына ышануын әйткән иде.

"Камырны кыскан вакытта бармак араларыннан сытылып чыга бит, милләт тә шулай, күбрәк кыскан саен күбрәк дөньяга чыга, дип уйлыйм мин", дигән иде Алсу.

Соңгы елларда "Ватаным Татарстан" басмасында эшләгән Алсу Хәсәнова "Азатлык" белән дә тыгыз элемтәдә торды. Аның соңгы комментарларының берсе Төркиянең Русия Кырымда алып барган баскын сәясәтенә юл кую сәбәпләрен тикшерүгә багышланган иде. Ноябрь аенда ул үзе "Азатлык"та булып китте.

Алсу Хәсәнованың җеназасы атнакич, 30 апрельдә туган авылы Шәледә булачак. Хезмәттәшләренең хәтерендә ул үтә дә зыялы, горур кеше, зур профессионал, көрәшче һәм чын милләтпәрвәр булып калачак.

XS
SM
MD
LG