Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Нәбиуллин: "Татар тасмасы татарны берләштерүче символ"


"Татар тасмасы татарны берләштерүче символ"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00

8 майда бер төркем татар яшьләре Бауман урамында татар тасмасы таратты. Чараны оештырган Наил Нәбиуллин аны 9 май – Җиңү көненә багышлауларын белдерде.

Моңа кадәр дә күп мәртәбәләр Татарстан байрагы төсендәге татар тасмаларын тараткан "Азатлык" татар яшьләре берлеге егет-кызлары 9 май – Җиңү бәйрәме алдыннан да Бауман урамында халыкка татар тасмасы таратты.

"Без бу чарадп Икенче дөнья сугышында катнашкан татар каһарманнары – Александр Матросов, Гази Заһитов кебек татар каһарманнарына бер хөрмәт күрсәтү максатын да куябыз. Бөтен җирдә георгий тасмаларын тараталар. Без исә милләттәшләребезнең хәләл акчасына алынган татар тасмасы таратырга булдык.

Бу тасмалар республикабыз символы һәм татарны берләштерүче символ булып тора. Без шушы уңайдан халкыбызны Икенче дөнья сугышында җиңү белән тәбрик итәбез", дип белдерде "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин.

XS
SM
MD
LG