Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:30

Җырчы Айгөл Хәйри консерватория бетергән татар җырчыларына Казанда эш табу авыррак дип белдерә.

Җырчы Айгөл Хәйри Прага Сабантуенда халык җырларын да, композиторларның халык күңелен яулаган әсәрләрен дә бүләк итте. Бәйрәмдә катнашкан башка милләт вәкилләре дә җырларын "бик милли һәм югары дәрәҗәдә профессиональ итеп башкара" дип бәяләде. Сабантуйның икенче көнендә Азатлык студиясендә Айгөл белән татар халык җырларын һәм милли классик әсәрләрне башкаручы яшьләрнең язмышы, аларның киләчәге турында сөйләштек.

– Айгөл, син төрле тантаналарда, кичәләрдә, концертларда җырлыйсың, ә эш урының кайда соң? Хезмәт кенәгәң кайда ята диюем?

– Камал театрына солист-вокалист буларак, музыкаль театрларда уйнарга эшкә алган иделәр. Әлегә мин "Зәңгәр шәл" спектаклендә Мәйсәрә ролен башкарам.

– Бер спектакльдә генә уйныйсыңмы?

– Әйе.

– "Зәңгәр шәл" спектакле айга ничә тапкыр куела соң?

– Айга бер тапкыр. Мин әлегә бәби ялында, шуңа күрә, минем урынга алмашчым уйный.

– Камал сәхнәсендә куелса тагын нинди музыкаль спектакльләрдәге рольләрне уйнар идең?

"Башмагым" музыкаль комедиясе

"Башмагым" музыкаль комедиясе

– "Наемщик"ны куйсалар Гөлйөземне бик теләп башкарыр идем. Казанда музыкаль театр булса "Алтынчәч"не, "Башмагым"ны һәм башка куелмыйча ята торган әсәрләрдәге рольләрне җырлыйсым килә.

Шулай да, без, яшьләр Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясендә музыкаль комедияләрне куярга тырышабыз. Яшьләр энтузиазмы белән бу юнәлештә күпмедер дәрәҗәдә эш бара. 2009 елда "Башмагым" белән эшебезне башлап җибәргән идек.

– Аннан Кирмәндә "Алтынчәч"не җырладылар. Тинчурин театрында "Алтын Казан" әсәре куелган иде. Анда син дә катнашкан идеңме?

– Юк, анда икенче төркем иде.

– Аңлавымча, җырлы-биюле әсәрләр күбрәк яшьләр теләге белән тормышка аша инде?

– Яшьләр һәм шул ук вакытта консерватория җитәкчелеге теләге белән дә. Менә быел Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев ярдәме белән "Кара пулат" дип аталаган бик көчле спектакль куелды. Бу әсәрләргә халык ашкынып йөри, бик яраталар. Халык музыкаль спектакльләргә, мюзиклларга бик сусаган. Музыкаль театрның булмавы безне, яшьләрне бик тә борчый, чөнки татар халкының бик күп куелмыйча яткан әсәрләре бар.

– Инде куелганнарына килгәндә, бер-ике тапкыр уйнала да, аннан соң уйналмый бит. Сәбәп нәрсәдә соң?

– Беренче сәбәп – бина булмауда дип уйлыйм. Без аны кабат-кабат куеп карадык, халык теләп килә бит. Мисал өчен, "Башмагым"ны алганда, башта Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында куелды. Анда сәхнә арты да, оркестр чокыры да юк. Декорацияләр, реквизитлар барсы да шартлы гына иде. Үзебез ничек булдыра алдык, шулай җиһазладык. Шулай ук башка залларда да куеп карадык. Әмма замана алга бара, шуңа күрә музыкаль әсәрләрне башкарырдай яңа бина кирәк. Бу безне бик борчый.

– Димәк, синең фикереңчә, әгәр татарның музыкаль театры оеша икән, аның өчен үзенчәлекле үз залы булырга тиешме?

–​ Әйе. Акустика да бик зур әһәмияткә ия. Музыкаль театр сәхнәсе таләп итә торган тагын бик күп нечкәлекләр бар. Декорацияләрне кинәт кенә алыштыру, бер мохиттән икенче мохиткә күчү мөмкинлекләре һәм башкалар. Без башка шәһәрләрдә дә булабыз һәм заманча техника белән зиһазланганнарны күреп кайткач, үзебездә дә шундый театр булса иде дип телибез.

– Әгәр иртәгә мондый театр ачыла икән, артистларны җыеп булырмы соң?

– Җырчылар бик ашкынып килерләр иде, чөнки күп кенә яшьләрне бу сорау бик борчый. Опера театрының репертуары бик чикләнгән, татар әсәрләре бик аз башкарыла. Музыкаль спектакльләр тузан җыеп ятарга тиеш түгел бит, алар куелырга тиеш. Бу әсәрләрдәге темалар әле дә бик актуаль. Музыкаль театр ачылса, бу татар халкы өчен зур уңыш булыр иде.

– Татар классик әсәрләрен башкарырдай ничәләп җырчы ел саен консерваторияне тәмамлый?

– Консерваторияне ел саен татар төркеменнән ике-өч кеше тәмамлый, ә гомумән алганда 16 җырчы бетерә.

– Бер яктан караганда, ике-өч җырчы Татарстан, татар дөньясы өчен күп түгел кебек. Эш табу ничегрәк?

– Казанда эш табу авыррак шул. Йә филармония, йә опера театры инде. Тинчурин театрына урнашып драма артисты булып киткәннәр дә бар, мисал өчен, Илнур Байназаров. Кайбер җырчылар шәһәр филармониясенә китә. Алар арасында эстрада юлын сайлаучылар да бар. Әстерхан, Пермьгә һәм Русиянең башка шәһәрләренә китеп урнашучылар да бар.

– Алган белем җитәрлек түгел дип сезне опера театрына чакырмыйлармы, әллә сәбәпләре башкамы?

– Бу хәл, безне чакырмаулары бүгенге опера сәнгатендәге системаның проблемы булып тора. Элек консерватория бетергәннәрне театрга алсалар, хәзер андый тәҗрибә бетте. Анда күбрәк читтән чакырып китерелгән артистлар җырлый.

– Бәлки, алар профессиональ яктан югарырак дәрәҗәдәдер?

– Дөрес, ансы да бар. Әмма элек консерватория тәмамлаган җырчыларны театр үзе үстергән. Артистның профессиональ яктан үсешенә театрның да зур өлеше кергән. Татар классикларының әсәрләре дә күбрәк уйналган. Хәзер бөтен опера театрлары диярлек җырчыларны чакырып җырлату ягында, әмма Татарстанның, бу очракта мин милли республика буларак әйтәм, опера театрында милли музыкаль әсәрләргә дә урын булырга тиеш.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG