Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 01:02

Президент сайлау Татарстан Конституциясен бозып оештырыла


Татарстан әләме һәм Конституциясе

Татарстан әләме һәм Конституциясе

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе президент булырга теләүчеләрнең документларын кабул иткәндә республикадагы ике дәүләт телен белү таләбе куймый. Белгечләр бу Татарстан Конституциясен бозу, "Сайлау кануны" үзгәртелергә тиеш дип белдерә.

"Гадел Русия" фиркасеннән Рушания Билгилдиева, "Бердәм Русия"дән Рөстәм Миңнеханов, КПРФтан Хафиз Миргалимов һәм ЛДПРдан Руслан Йосыпов Татарстан үзәк сайлау комиссиясенә үзләренең президентлыкка намзәт булып чыгачакларын белдереп, документларын калдырды.

Намзәтләр алга таба районнардагы депутатларның аларны хуплавы турында документлар китерергә тиеш. Шуннан соң гына комиссия карары белән намзәтләр раслана һәм көндәшлеккә чыга. Татарстанда президент сайлау 13 сентябрьдә узачак. Татарстан Конституциясендә президентлар республикадагы татар һәм рус телләрен – ике дәүләт телен дә белергә тиеш дип язылса да, комиссия булачак намзатләргә мондый таләп куймаган.

Валентина Каменькова

Валентина Каменькова

Азатлыкка сайлау комиссиясе рәисенең урынбасары Валентина Каменькова, бу хәлгә карата аңлатма биреп: "Федераль кануннарда да һәм шулай ук безнең сайлау кодексында да намзәтләр документларын тапшырганда дәүләт телләрен белергә тиеш дигән таләпләр юк", диде. Азатлыкның ни өчен Татарстанның төп кануны – Конституция таләпләре үтәлми соң дигән соравына Каменькова: "Без кануннар әзерләмибез һәм кануннарны кулланучылар гына. Сайлауларны республикада булган һәм Русиянең сайлау кануннары нигезендә генә үткәрәбез", дип белдерде.

Татарстанда "Сайлау кануны" кабул ителгәндә һәм аңа үзгәрешләр кертелгәндә ни өчен республика Конституциясе белән яраклаштырылмаган?

​Азатлык бу сорауны Дәүләт шурасының Канунилык һәм тәртип комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногмановка юллады. Ул: "Кемдер карап бетермәгән инде. Бөтен әйберне дә карап бетереп булмый бит", дип җавап бирде. Рафил әфәнде Татарстанның "Сайлау кануны"нда президент ике дәүләт телен дә белергә тиеш дигән юллар булмауны хилафлык дип бәяләде һәм бу маддәне дә кертергә кирәк дип белдерде.

Рафил Ногманов

Рафил Ногманов

"Конституция – төп канун дип атала. Конституциядә дә ике тел дип язылган. Калган бөтен кануннар да Конституция нигезендә эшләргә тиеш. Республикадагы президент, минем уйлавымча, татар телен белергә тиеш. Ул чуаш, мари, удмурт, кем генә булса да, барыбер телне белергә тиеш. Безнең татар телендә генә сөйләшә торган авыллар бар. Тел белмәгән президент ул авылга барып нәрсә сөйләшер инде.

Бу маддәне мин Татарстандагы сайлау канунына кертеп буладыр дип уйлап торам. Без Татарстанда бала хокуклары вәкиле һәм Татарстанда кеше хокуклары вәкилен сайлаганда гына бу мәсьәлә килеп чыкты. Мин ике телне дә белүне канунга кертергә кирәк дип уйлап торам", ди Ногманов.

8 июльдә Дәүләт шурасы утырышында депутатлар Сәрия Сабурскаяны Татарстанда кеше хокуклары вәкиле итеп раслагач, ул башта рус телендә генә ант китергән иде. Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев ул татарча да ант итәргә тиеш дигән таләп куйды. Шуннан соң Сабурская антын каушый-каушый татарча да укырга мәҗбүр булды.

Гүзәл Удачинаның Татарстанда бала хокуклары вәкиле булып эшен дәвам итү анты да аны татарча бирергә әзер түгел икәнлеген күрсәтте. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Удачинаның татарча антын тыңлагач: "Авыр булса да, ерып чыкты", дип белдерде. Әлегеләр Татарстанда дәүләт теле – татар теленең Конституциядә булса да, түрәләр тарафыннан санда түгел икәнлегенә дәлил булып тора.

Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин Татарстанда "Сайлау кануны"нда президентлыкка намзәтләрнең ике телне дә белергә тиешлеге турында язылмауны бик зур хата һәм һичшиксез төзәтелергә тиеш дип саный.

Фәндәс Сафиуллин

Фәндәс Сафиуллин

"Русиянең үзендә дә, төбәкләрдә дә Конституция белән килештерлмәгән кануннар кабул ителергә тиеш түгел. Кабул ителсә дә, алар төшеп калырга тиеш. Русия Конституциясенең 15нче маддәтсендә, ул безнең өчен дә канун, Конституция нормалары турыдан-туры гамәлгә керә дип язылган. Конституция башка кануннардан өстенрәк. Башка кануннарга бу норма кермәсә дә, Конституция нормасы турыдан-туры, беренче чиратта, үтәлергә тиеш. Башка кануннар кабул ителгәндә, алар Конституциягә каршы килергә тиеш түгел. Әгәр Татарстанда президентлыкка намзәт ике телне дә белергә тиеш дигән сүз төшеп калган икән, кабатлап әйтәм, бу ялгыш, ялгышып ялгышу һәм уйлап ялгышу. Бу төзәтелергә тиеш. Төзәтелмәгән очракта да, Конституция тормышка ашырылырга тиеш.

Безнең Русия белән Татарстан арасындагы гамәлдәге шартнамәдә дә Татарстан Конституциясенең танылуы турында әйтелгән. Димәк, бу норманы, Татарстан президенты ике телне белергә тиеш дигәнне, Русия дә таный дигән сүз", ди Сафиуллин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG