Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Төхвәтуллин: "Татар телен үстерү – Русиянең стратегик максаты булырга тиеш"


"Татар теле баскычлары" сайты
"Татар теле баскычлары" сайты

Интернетта татар телен өйрәнү өчен сайт ачкан Марат Төхвәтуллин фикеренчә, татар телен саклау һәм үстерү – Русия өчен стратегик һәм икътисади максат булырга тиеш. Азатлык радиосы Марат белән аның сайты һәм татар телен өйрәнү турында сөйләште.

Соңгы елларда татар телен интернеттан өйрәнергә теләүчеләр өчен күпмедер күләмдә андый мөмкинлекләр ачылды. “Ана теле” порталы тулы көченә эшли, анда бер үк вакытта 10 мең кеше татар теле курсын уза, онлайн дәресләрдә катнаша. “Татар иле” социаль челтәрендә татар телен өйрәнү сәхифәсе бар. Болары – Татарстан хөкүмәте татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен оештырган мөмкинлекләр.

Моннан тыш интернетта татар телен укыту белән гади, фидакарь кешеләр шөгыльләнә. Мәсәлән, кайберәүләр Skype-тан дәресләр алып бара. Кайберәүләр интернетта татарча сөйләүлекләр һәм сүзлекләр туплый. Шулай социаль челтәрләр аша татар телен укыту да актив бара, мондый төркемнәрнең берсенә 28 меңнән артык кеше язылган.

Күптән түгел интернетта татар телен укытуга багышланган тагын бер кызыклы проект барлыкка килде. Аның авторларының берсе, Марат Төхвәтуллин татар телен үзе өйрәнгәндә, “Полиглот” тапшыру методикасын бик нык ошата һәм бу методика нигезендә татар телен укыту сайтын ачып җибәрә. Марат татар теле һәм сайт турында сорауларыбызга җавап бирде.

Марат, кыскача үзегез белән таныштырыгызчы. Кайларда тудыгыз, укыдыгыз?

Марат Төхвәтуллин
Марат Төхвәтуллин

Мин Байкал артындагы Нерчинск шәһәрендә тудым. Әтием ул вакытта хәрби иде, үзе Самар өлкәсеннән. Әнием Пенза өлкәсеннән булгач, миңа җиде яшь булганда без Пензага күчендек. Инженер-программист белгечлеге буенча университетны тәмамладым, 2009 елда Мәскәүгә күчендем. Хәзерге вакытта мин Мәскәүдә яшим, программист булып эшлим. Мәскәү татар яшьләренең төрле чараларында актив катнашырга тырышам.

Татар телен гаиләдә өйрәндегезме?

Әти-әнием татарча яхшы сөйләшсәләр дә, кызганыч ки, бала чагымда татарча сөйләшмәдем. Татар телле даирәгә мин инде үскәч эләктем. Шуңа күрә татарчаны чит тел буларак өйрәнергә туры килде. Хәерлесе булгандыр, мөгаен, нәкъ бу сәбәпле мин татарча укыту проекты белән шөгыльләнә башлаганмындыр.

Бу сайтка килгәндә, аның идеясе ничек туды? Бу җиңел булмаган эшкә ничек тотындыгыз?

2012 елга кадәр татар телен үзлектән өйрәнергә тырыштым, миңа бу авыр булып тоелды. Аннары соң Мәскәүдә татар теле курсларына йөри башладым. Нәтиҗәсе монда күренә башлады инде. Курсларда “татар теле – кухняда аралашу теле” кебек стереотиплар да юкка чыкты. Кызганыч ки, татар телендә аралашу көнкүреш темалар белән генә чикләнә ала дигән фикер бик нык таралган. Моның белән һич тә ризалашмыйм, татар теле нәфислеге һәм мәгълүмати мөмкинлекләре белән дөнья телләре белән бер дәрәҗә дә дип саныйм.

Татар теле грамматикасы авырлыгы буенча рус теле грамматикасыннан бер дә ким түгел. Интернетта яңа сүзләр өйрәнү, татарча видео- һәм аудиоматериаллар булса да, грамматика материаллары бик аз.

2014 елда, дусларымның киңәше белән, мин "Культура" телеканалының "Полиглот" тапшыруы ярдәмендә инглиз телен камилләштерә башладым. Миңа укыту стиле бик нык ошады. Ул грамматиканы көнкүреш аралашу дәрәҗәсендә җитәрлек бирә. Шул ук вакытта аралашуның 80%-ын тәшкил иткән 400-500 сүз өйрәтә. Комбинаторикага да зур игътибар бирелә. Профессиональ лингвистлар моны каты тәнкыйть итсәләр дә, миңа бу система бик ошады, ул бик гади һәм яхшы оештырылган.

Әлеге методиканы үземдә сынап карагач, мин аны татар телен укытуда да кулланып карарга булдым һәм махсус сайт эшләүгә тотындым.

Бу сайтны кем белән алып барасыз? Командагыз нинди?

Беренче чиратта дусларым белән киңәшләштем. Мәскәү татар яшьләре активистларының берсе Римма Гомәрова белән сөйләштек. Яңа сайт фикере аларга бик ошады, шунда ук ярдәм итәргә теләүчеләр дә табылды.

Эш башында ук җитди авырлыкларга юлыктык. Мисал өчен, татар теле грамматикасының “кереш өлеше” инглиз телендәгесеннән шактый катлаулырак булып чыкты. Шулай ук татар теленең “ешлык сүзлеген” табып булмады (телдә сүзләрнең кулланылышының ешлыгын күрсәткән сүзлек).

Шулай да, эшебез кузгалды. Аерым рәхмәтемне филология фәннәре кандидаты Лилиана Сафинага белдерәм. Ул безгә беренче дәресләрне ясарга ярдәм итте. Аның ярдәмендә кирәкле методик материал тупланды.

Сайтыгызда телне өйрәнү процессы ничек бара?

Сайтта тел өйрәнү виджеты
Сайтта тел өйрәнү виджеты

Инде әйткәнемчә, сайтта телне өйрәнү минимализм принцибыннан һәм яңа материалны чиратлап бирүдән гыйбарәт. Нәтиҗәсе – көнкүреш аралашу дәрәҗәсе.

Беренче этапта без фигыльләр кулланырга, өч заманда сөйләшергә, гади гыйбарәләр һәм сораулар төзергә өйрәтәбез.

Икенче этапта исемнәрне өйрәнү активлаша, аларның төрләнеше өйрәтелә. Бу этапта өйрәнүчеләр инде гади җөмләләр төзи белә. Бу – яхшы күрсәткеч.

Сайт өстендә эш әле һаман дәвам итә. Мәсәлән, хәзер без алмашлыклар буенча яңа дәресләр әзерлибез, фигыльләргә җентекләп өйрәтергә телибез. Булган материал даими анализлана һәм камилләшә.

Сайт баштан ук халык проекты дип уйланылган иде. Без һәрьяклы ярдәмгә әзер: методик, финанс, техник. Кешеләрнең бәяләмәләре һәм тәнкыйте кирәк. Фикерләрегезне info@tatartele.com электрон адресына яки ВК сайтына җибәрүегезне сорыйбыз.

– Киләчәккә планнарыгыз нинди?

– Сайт буенча эшебезне дәвам итәбез, яңа материаллар өстибез. Якын арада тыңлау (аудирование) мөмкинлеген биргән виджет өстәргә телибез. Киләчәктә видео форматында дәресләр дә оештыру нияте бар.

– Сезнең фикерегезчә, бүгенге көндә татар теле үсеше өчен нәрсә җитми?

Марат Төхвәтуллин
Марат Төхвәтуллин

– Татар теле үсеше турында еш уйланам. Телне көчләп өйрәтеп булмый! Тел – ул аралашу чарасы, эмоцияләрне белдерү чарасы. Әйтик, мин програмнар буенча документация укырга телим икән, миңа инглиз телен белергә кирәк. Гете фикерләрен оригиналда укыр өчен алман теле кирәк. Ислам белән кызыксынсам, гарәп телен өйрәнәм. Шулай ук кытай теле соңгы елларда Русиядә бик популяр булып китте. Сәбәбе гади – Кытайның икътисади үсеше, кино ярдәмендә аның мәдәнияте популярлашуы, туризм, дөньякүләм чараларда актив катнашуы.

Татар теле дә бу кагыйдәләргә искәрмә түгел. Мисал өчен, Татарстанда кызыклы һәм сыйфатлы фильмнар төшерелсә, республика икътисади үсеше ныклап дәвам итә, тел дә үсәчәк, аңа кызыксыну да артачак.

Бүгенге көндә Русиядә игътибарның Көнбатыштан Көнчыгышка күчүе сизелә. Тиздән Иран белән хезмәттәшлек артыр. Монда, әлбәттә, тумыштан татарча сөйләшкән белгечләргә җиңелрәк булыр. Чөнки татар телендә фарсы алынмалары шактый күп. Татар теленең төрек һәм казакъ телләре белән якынлыгы турында әйтәсе дә юк. Димәк, татар телен саклау һәм үстерү – бу Татарстанның гына түгел, Русиянең дә стратегик һәм икътисади максаты булырга тиеш.

Бүгенге көндә безгә 6 яшькә кадәр балалар өчен татар телен укыту китаплары, тематик ешлык сүзлекләре, телне “нольдән” өйрәнү програмнары һәм мультимедия кушымталары җитми дип саныйм. Шулай ук татар теле нигезендә казакъ, гарәп, фарсы, төрек һәм башка көнчыгыш телләрне өйрәнү методик эшләнмәләре зур файда китерәчәк дип уйлыйм.

XS
SM
MD
LG