Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләренә кайсы илдә яшәү рәхәт?


2014 елда Татарстаннан 17 меңгә якын кеше күченеп киткән
2014 елда Татарстаннан 17 меңгә якын кеше күченеп киткән

2014 елда Татарстаннан ерак чит илләргә 377 кеше күченеп киткән. Русиядән исә узган елның гыйнвар-август айларында гына да 203 мең кеше китеп барган.

Узган елның Русия буйлап төгәл саннары әле һаман да билгеле түгел (Росстат андый мәгълүматны һаман әзерләп бетерә алмый), әмма 2014 елның беренче сигез аенда Русиядән китүчеләр саны рекордлы иде. 203 659 кеше федерациядән башка илләргә күченеп киткән. Бу 1999 елдан бирле иң югары сан – ул елны Русияне 215 мең кеше ташлап киткән иде. Китүчеләр арасында югары белемле белгечләр һәм яшьләр күпчелекне тәшкил итә. Гадәттә АКШ, Германия, Канада, Финляндия кебек көнбатыш илләргә китеп баралар.

Татарстаннан исә 2014 елда 16 779 кеше күченеп киткән. Шуларның 82%-ы Русиянең башка төбәкләренә китеп барган булса, 15%-ы БДБ илләренә күченеп киткән. Калган 3%-ы, ягъни 377 кеше ерак чит илләрдә яшәргә булган.

Шул ук вакытта, статистика күрсәткәнчә, китеп баручыларның яртысы 3-4 елда Русиягә кире әйләнеп кайта икән.

Татарстанда яшәргә теләүчеләр дә байтак. 2014 елда андыйлар 20 597 кеше булган. Шуларның 79%-ы Русия төбәкләреннән, 19%-ы БДБ илләреннән, калган 2%-ы, яисә 266 кеше, Татарстанга ерак чит илләрдән яшәргә килгән.

Ә менә татар яшьләре ни өчен Татарстаннан һәм Русиядән китә? Һәм ни өчен кайберәүләре кире кайта?

Марат Сәлахетдинов, 30 яшь – Татарстаннан Канадага күченгән

Марат Сәлахетдинов
Марат Сәлахетдинов

Казан университетының механика һәм математика факультетын тәмамладым. Шуннан соң Казандагы бер компьютер ширкәтенә эшкә урнаштым. Анда эшләгән дәвердә Скандинавия илләренә сәфәргә барырга туры килде. Ул илләрдә яшәү шартларының югары булуын күргәч, тормыш иптәшем белән киңәшләштем дә Европаның төрле ширкәтләренә үземнең резюмемны җибәрергә булдым. Озак та үтмәде, берничә илдән эш тәкъдимнәре килде. 2011 елда гаиләбез белән Словакиягә күченеп киттек.

Монда яши башлагач, Канадага күченү турында уйлана башладык. Беренчедән, Канадада тормыш тагы да уңайлырак. Икенчедән, Канада ватандашы булыр өчен, Русия ватандашлыгыннан баш тарту таләп ителми. Өченчедән, балаларыбызның хоккей осталыкларын тагы да арттыру өчен (улларыбыз Йосыф һәм Салих, кызыбыз Зифа бар) Канададан да яхшырак ил юктыр. Шулай итеп, иммиграцион программага документларны тупладык та Канадада даими яшәү хокукын алдык.

Канада ватандашы булыр өчен, Русия ватандашлыгыннан баш тарту таләп ителми.

Иң күп авырлыклар Словакиядә күрдек. Анда без әле тәҗрибәсез иммигрантлар идек. Башта мин ялгызым киттем. Хатыным, балаларымнан башка яшәгән шул беренче берничә атна бик авыр булды. Аннары словак телен белмәвебез дә уңайлы тормыш өчен зур киртә иде. Словакиядә инглизчә яки урысча белүчеләр бик аз.

Инде Канадага күчкәндә, без тәҗрибә туплаган иммигрантлар идек. Монреальгә килү белән бер атнада фатир да таптык, бөтен кирәк-яракларны да ала алдык. Балаларны мәктәпкә дә, хоккейга да яздырдык. Ә инде бер атна узгач, мин эшли дә башладым.

Якын киләчәктә Татарстанга кайтырга җыенмыйбыз. Бәлки, балалар үсеп беткәч кенә иптәшем белән туган якка кайтырбыз – анысын да төгәл әйтә алмыйм.

Гөлназ Вәлиева, 32 яшь – Татарстаннан Германиягә күченгән

Гөлназ Вәлиева
Гөлназ Вәлиева

Казан университетының чит телләр факультетын тәмамладым. Укыган дәвердә үк күп тапкыр Парижга барырга туры килде, анда тәҗрибә тупладым. Европада яшәп калырмын дип уйламаган идем, тик язмыштан узмыш юктыр ул. 2008 елда тормыш иптәшем Данис белән таныштым. Ул инде шул вакытта ук Германиядә төпләнгән иде. Өйләнештек тә шунда калырга карар кылдык.

Яңа илгә ияләшү читен булмады – чисталык һәм тәртипкә тиз ияләшәсең бит. Иң авыр әйбер – туганнарны сагыну инде. Һәм әлбәттә, яңа тел өйрәнергә туры килде: французчам әйбәт иде, ә менә алманча бер кәлимә сүз белми идем.

Яңа илгә ияләшү читен булмады – чисталык һәм тәртипкә тиз ияләшәсең бит.

Киләчәктә Татарстанга кайтырбыз дип уйлыйм, чөнки әти-әниләр, барлык туганнар анда. Әлегә монда эш тота. Шулай да, Русия яшьләрен Германиягә җәлеп иткән кайбер сәбәпләрне атап үтә алам: беренчедән, хәләл акча эшләү мөмкинлеге (монда урламыйча, алдамыйча да яхшы яшәп була), икенчедән, тәртип һәм чисталык, өченчедән, социаль гарантияләр һәм, дүртенчедән, киләчәкнең тотрыклы булуы.

Гөлназ Дәүләтшина, 29 яшь – Татарстаннан АКШка күченгән

Гөлназ Дәүләтшина
Гөлназ Дәүләтшина

Үзем Мамадышта туып үстем. Казан университетының шәркыят бүлеген тәмамладым. 2008 елда җәй көне акча эшләп алырга дип, Америкага киткән идем. Шуннан бирле бу илдә яшим. Монда Кыргызстанда туып үскән бер татар егете белән таныштым. Аңа кияүгә чыктым.

Миңа АКШтагы тормышка ияләшү әллә ни авыр булмады. Иң читен ягы – туганнарымның еракта калуы.

АКШта кеше хокуклары төшенчәсе – көндәлек тормышта эшли торган гадәти норма.

Русиягә кайтырга җыенмыйм. Америкада төрек телен укытып көн күрәм. Бу илдә бөтен әйбер кешеләргә җиңелрәк, рәхәтрәк, уңайлырак булсын дип җайга салынган. АКШта кеше хокуклары төшенчәсе - төшенчә генә түгел. Бу - көндәлек тормышта эшли торган гадәти норма. Тырышсаң, үз көчеңә ышансаң, монда бик күп нәрсәгә ирешергә мөмкин.

Ильяс Ямбаев, 28 яшь – Русиядән Германиягә күченеп киткән

Ильяс Ямбаев
Ильяс Ямбаев

2007 елны автоматика һәм хисаплау техникасыннан югары белем алганнан соң, укуымны дәвам итәргә булдым. Мин укыган Новосибирскида андый мөмкинлек булмаганлыктан, Мәскәү яки Петербурга китәргә уйлаган идем, ләкин анда тормыш гаять кыйммәт иде. Алманча яхшы белгәч, Германиядәге югары уку йортына магистратурага гариза бирдем. Һәм мине алдылар. 2008 елдан бирле монда яшим, программист булып эшлим. Өйләндем. 6 сентябрьдә улыбыз Мәлик туды.

Германиядәге тормышның иң авыр ягы, мөгаен, кешеләр белән якын мөнәсәбәтләр урнаштыру. Алманнар татарлар кебек ачык күңелле түгел. Икенче яктан, монда бөтен нәрсәне алдан уйлап эш итәләр. Кисәк кенә идея килде дә эшләп ташладым дигән әйбер - монда бик сирәк күренеш.

Казанда яхшы якка үзгәрешләр барлыгын сизәм, ләкин ул үзгәрү тизлеге бик акрын.

Әлбәттә, тормышта төрле хәл булырга мөмкин, әмма әлегә Русиягә кире кайтырга җыенмыйбыз. Германиядә бернинди танышларсыз яхшы эшкә урнашырга мөмкин. Бу илдә тәртип бар. Мин Германияне камил бер дәүләт димим, ләкин мондагы проблемнар белән мондагы уңайлылыкларны чагыштыргач, биредә яшәү рәхәт дигән нәтиҗәгә киләм.

Соңгы елларда Казанга да еш кайтам. Татар башкаласында яхшы якка үзгәрешләр барлыгын сизәм, ләкин ул үзгәрү тизлеге бик акрын.

Кадрия Ханнанова, 26 яшь – Эстониядән Татарстанга күченгән

Кадрия Ханнанова
Кадрия Ханнанова

Эстониядә татар гаиләсендә туып үстем. Югары белемне дә монда алдым. Соңрак эстон-төрек ширкәтендә тәрҗемәче сәркатип булып эшләдем. Ике ел элек кияүгә чыктым, кызым туды. Ирем Татарстан кешесе булгач, Таллиннан Бөгелмә районы Карабаш авылына күченергә туры килде.

Русиягә күченә башлагач та, бик озак итеп документлар җыйдым. Кызганыч, бу илдә Эстониядә кебек "гаиләнең берләшүе" дигән төшенчә юк. Эстониядә берәрсе Европа берлеге ватандашына өйләнсә яки кияүгә чыкса, аңа биш елга бушлай виза бирелә. Миңа исә Русиягә керү хокукын алыр өчен, һәр өч ай саен түләүле виза ясатырга туры килде. Җитмәсә, канун буенча өч ай – Русиядә, өч ай Эстониядә яшәргә мәҗбүр булдым, чөнки виза 180 көннең 90ын гына Русиядә булырга рөхсәт бирә. Кыскасы, коточкыч!

Татарстанда кешеләр әдәпсез. Мөмкинлек чыгу белән Русиядән китәргә исәп.

Никахлашканда да, балабызны теркәгәндә дә, дәүләт органнары вәкилләре аптырашта кала: сезнең белән ничек эш итәргә белмибез, Казанга шалтыратырга кирәк, диләр. Нәтиҗәдә мин Русиядә яшәү рөхсәтен ярты ел көттем! Эстониядә исә мондый документ, күп дигәндә, бер айда килә.

Дөресен әйтим: Татарстандагы системага ияләшү миңа бик авыр бирелде. Монда кешеләр оятсыз, әдәпсез, пырдымсыз.

Кызганыч, әлегә монда калырга мәҗбүрбез. Ләкин мөмкинлек чыгу белән Русиядән китәргә исәп.

Наил Сәлимов, 31 яшь – АКШтан кире Татарстанга кайткан

Наил Сәлимов
Наил Сәлимов

Алабугада туып үстем. Мәскәүдәге геологик эзләнү университетын тәмамлагач, нефть өлкәсендә хезмәт күрсәтүче “Schlumberger” ширкәтенә эшкә чакыру алдым. Башта АКШның Оклаһома штатында геофизик булып 3 ел, соңрак Техасның Һьюстон шәһәрендә бораулау инженеры булып 4 ел эшләдем. Аннары визамның вакыты бетте. Ә Америкада виза буенча, күп дигәндә, 7 ел эшләргә мөмкин. Кире Русиягә кайтырга туры килде.

Минем компания миңа монда да эш тапкан иде анысы, тик минем Себергә китеп эшлисем килмәде. Эштән киттем, Казанда төпләнеп калырга карар кылдым. Өйләндем.

Балаларны татар милли мәктәбендә укытыр өчен, һичшиксез Татарстанга кайтачакбыз.

Җиде ел АКШта яшәгәннән соң, Татарстанга кире кайткач, бернинди шок кичермәдем. Нинди шәһәргә, нинди җәмгыятькә кайтасымны яхшы аңлап кайттым. Американың да, Русиянең дә начар һәм яхшы яклары күп. Мин исә Татарстаныбызның яхшы якларына игътибар итеп гомер итәргә булдым.

Дөрес, соңгы елда рубльнең нык арзанаюы аркасында тагын чит илгә китеп, бераз анда эшләп алырга исәп бар. Әмма балалар туып бераз үскәч, аларны татар милли мәктәбендә укытыр өчен, һичшиксез кире Татарстанга кайтачакбыз.

Лилия Зарипова, 33 яшь – Италия егетенә кияүгә чыгып, Уфадан Казанга күченгән

Лилия Зарипова
Лилия Зарипова

Ике югары белемем бар: берсе – икътисад өлкәсендә, икенчесе – педагогика.

Ирем Тео белән 2012 елда таныштым. Ул мотоциклына утырып дөнья тирәли сәяхәткә чыгып киткән иде. Уфага килеп җиткәч, уртак дусларыбыз аша таныш булдык. Бер-беребезне үз иттек. Һәм мин дә аңа ияреп дөнья буйлап сәяхәткә чыгып киттем.

Берничә айда без бөтен Азияне, Австралияне, Төньяк Американы әйләнеп чыктык. Аннары Уфага кайтып никахлаштык. Һәм Казанга күченергә карар кылдык. Күптән түгел улыбыз Лео туды.

Казанда төпләнүебезнең төп сәбәбе – шәһәрнең яшәү өчен бик уңайлы урын булуы. Бу бик актив кала. Ата ялкау кеше генә монда үзенә эш таба алмастыр. Өстәвенә, Казан – минем тарихи ватаным. Улыбызны да татар телле балалар бакчасына яздырып куйдык инде.

Русиядә яшәүнең иң авыр ягы – мондагы бюрократия.

Русиядә яшәүнең иң авыр ягы – мондагы бюрократия. Тео яшәү рөхсәтен бер ел буе көтте! Ә тагын 2 айдан аңа урыс теле, Русия тарихы һәм кануннары буенча имтихан тапшырасы. Ә бит Теоның монда гаиләсе дә, сатып алган күчемсез мөлкәте дә бар!

Шәхсән үземә килгәндә, Казанга күченгәннән бирле татарча белергә кирәк икән дигән нәтиҗәгә килдем.

Татарстаннан китергә җыенмыйбыз. Монда безгә бик рәхәт. Елга бер-ике тапкыр чит илгә сәяхәтләр кыла алсак, безгә шул җитә.

XS
SM
MD
LG