Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Русия хәрби көчләрен Сүриядә куллану карарын хуплады


Бүген Федерация шурасы Русия гаскәрен чит илдә кулланырга рөхсәт биргән карар кабул иткән иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия федерация шурасының хәрби көчләрне Сүриядә куллануга рөхсәт биргән карарына хуплау белдерде. Бу хакта президентның матбугат үзәге хәбәр итә.

“Кирәкле карар, чөнки “Ислам дәүләте” оешмасы бөтен дөнья өчен зур проблема. Әгәр кырыс чаралар күрелмәсә, бу проблема тагын да артачак һәм бүгенге Федерация шурасының карарын тулысынча яклыйм.

“Ислам дәүләте” оешмасы вәкилләре дөньяда исламның ролен түбәнсетергә тырыша. Әлеге оешма тарафдарлары кылган гамәлләргә традицион исламда урын юк. “Ислам дәүләте” оешмасына каршы тору өчен белемле кешеләр кирәк. Шуңа Русия президенты тарафыннан Болгарда ислам белем бирү үзәген булдыру бурычы куелды”, диелә хәбәрдә.

Билгеле булганча, бүген сенаторлар Русия гаскәренең чит илдә файдаланылуын бертавыштан хуплады. Сүз хәрбиләрне Сүриядә куллану турында бара. Сүрия президенты Башар Асад ярдәм сорап Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән иде.

Русия хәрбиләренең Сүриядә сугышуы турында соңгы вакытта хәбәрләр артты. Элегрәк Азатлыкка Татарстанның Шәмәрдән бистәсеннән Рөстәм көзгә сугышырга Сүриягә китәчәген әйткән иде.

XS
SM
MD
LG