Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аерылышуны катлауландыру гына гаиләне саклый аламы?


Акчага бәйле сәбәпләр аерылышуларның 38% тәшкил итә. Димәк, аерылышуларны киметергә теләсәң, беренче чиратта шушы проблеманы хәл итәргә кирәк.

Аерылышуларга каршы көрәш кирәклеге Татарстан президентының Дәүләт шурасына юлламасында яңгырады: “Яңа төзелгән гаиләләрнең 40 проценты таркалуга без битараф карый алмыйбыз. Гаиләне саклап калу өчен комплекслы чаралар күрү зарур, аерылышу турында бирелгән һәрбер гаризаны анализлау кирәк. Шул ук вакытта нык гаиләләрне пропагандалау яхшы булыр. Бу эштә массакүләм мәгълүмат чаралары зур роль уйнарга тиеш. Моннан кала, ир белән хатынны аеру тәртибенең гадилеген закон нигезендә юкка чыгарырга кирәк. Тулаем алганда, гаилә сәясәте мәсьәләләренә аеруча игътибар бирү кирәк. Республика хөкүмәтенә бу өлкә өчен җаваплы үзәк формалаштыру бурычын йөклим”.

Гаиләләрне ныгыту кирәклеге президент юлламасында булуы куаныч хәл. Гаилә дәүләтнең өлеше булуы турында Аристотель үк язган. Дәүләтне тәшкил иткән “кирпечләр” нык икән, дәүләт тә нык дигән сүз. Әмма аерылышуларга каршы көрәш чаралары хакында президентның инде икенче чыгыш ясавы бу сүзләр пиар өчен генә әйтелә ахыры дигән шик уята. Чөнки бер дә чынлап гаилә институтына ярдәм итәр өчен озак елларга сузылган чаралар түгел, мизгел эчендә үзгәрешләр тудыручы ысуллар гына тәкъдим ителә.

Гаиләне саклар өчен комплекс шартлар кирәк дигәне белән килешми мөмкин түгел – гадәттә, аерылышуның сәбәбе бер генә булмый. Һәм ул сәбәпләр билгеле.

Быел ВЦИОМ үткәргән сораштыруларда 25% респондент аерылышу сәбәбен “хәерчелек һәм эшсезлек” дип атаган. Сораштыруда катнашучыларның 7% көнкүреш проблемаларын, 6% торак булмауны атаган. Шулай итеп, акчага бәйле “икътисади блок” 38% тәшкил итә.

Алкоголизм һәм наркомания дә зур урын алып тора – 7%. Респондентларның 14% сәбәп итеп хыянәтне күрсәткән. 13% эгоизмны, 12% холыклар туры килмәүне атаган. 5% хисләр сүрелүне, 2% тормышның шундый шартларга этәрүен, 1% көнләшү, 1% җавапсызлык, гаиләгә салкын караш, 1% кул күтәрү, 1% иртә никах, 2% “үзебез гаепле”, 3% “башка сәбәп”.

Аерылышуларның 38 проценты акчага бәйле

Бу саннардан чыгып караганда, акчага бәйле сәбәпләр аерылышуларның 38 процентын тәшкил итә. Димәк, аерылышуларны киметергә теләсәң, беренче чиратта шушы проблеманы хәл итәргә кирәк дигән сүз.

2013 елдагы сораштыруда аерылышу сәбәбенең хәерчелек икәнен 21% респондент атаган булган, ике елда бу күрсәткеч 4 % арткан. Безгә доллар бәясенең уйнавы барыбер, бездә ул барыбер юк дип тукып торсалар да, халыкка йогынтысы күренеп тора. Проблеманы хәл итик дисәк, халыкның тормыш хәлен яхшыртырга кирәк, димәк. Бик хуп, яхшыртсыннар, әмма мөмкин эшме соң бу? Моңарчы яхшыртуга кем комачау итә иде?

Судтагы, ЗАГСтагы аерылышу процессын катлауландыру дигәндә нәрсә күз алдында тотыла? Бу эшләрне карау вакытын озайтып, пошлина күләмен арттыру булачак, билгеле. Гаиләне җимергән проблемалар хәл ителми икән, этле-мәчеле хәлгә килгән кешеләрне судларда газаплап йөртү гаиләләрне кабат беркетеп җибәрә аламы? Фиктив никахларны исәпкә алмаганда, берәү дә аерылышам әле дип кавышмый. Процессны катлауландыру, пошлина күләмен арттыру болай да хәерчелектән аерылу чигенә килеп җиткән ике кешенең материаль хәлен тагын да начарайту, аларның вакытларын, энергияләрен һәм акчаларын тартып алу гына. Пошлина күләме дә, судларда аермыйча йөрү дә гаиләне кабат куша алмый. Куша ала дип саныйсыз икән, күрсәтегез пошлина түли алмыйча яки судта аерылыша алмаганнан соң кабат берләшкән гаиләне. Мондый карар кабул итү бергә яшәмәгән, әмма документларда гаилә булып саналган “гаиләләрне” арттырырга мөмкин – пошлинага, судка акчалары юк. Бергә дә яшәмиләр. Андыйлар хәзер дә бар – шул ук сораштыру күрсәткәнчә, 26% гаилә үзләрен бәйләп торучы бердәнбер фактор дип материаль бәйлелекне атаганнар.

Аерылышу процессын катлауландыру ниндидер нәтиҗә бирәдер дип уйламыйм. Мәсәлән, аерылышу авыр булуга карап, Владимир Путинның кире уйлавын күз алдына китерүе авыр. Кешеләр бер берсен яратмыйлар икән, нигә аларны һәм балаларын газаплап аерылуны кичектерергә? Аерылышу ул соңгы чик, бөтен аерылышкан кешеләрне дә кызык өчен генә өйләнешеп, кызык өчен генә аерылышкан диваналар итеп күзалларга кирәкми инде. Кыйнасын, эчсен, эшләмичә өйдә ятсын, әмма гаиләне саклыйк. Шулаймы? Болай да авыл тулы өйләнмәгән егетләр дә шәһәр тулы ялгыз кызлар, ниндидер куркыныч законнар тудырып, аерылышуны катлауландыру “гражданский” никахларны гына арттырыр, мөгаен.

Гаиләле кешегә кредит алуы буйдакка караганда кыенрак

Аерылу чигенә җитеп судка килгән гаиләләргә проблемалар тудырырга тырышканчы, булганнарын саклау һәм төп сәбәп – икътисади проблеманы хәл итәргә тырышу күбрәк нәтиҗә бирер иде. Гаиләгә булган карашны үзгәртү, мәсәлән. Ипотека кредиты алырга килгән һәркем беләдер – гаиләле кешегә алуы кыенрак аны. Банклар буйдакларга күбрәк ышаныч белдерә. Гаилә башлыгы хезмәт хакыннан балалар өлешен, бала белән утыручы хатыны өлешен чигереп ташлый да, ипотека бирмичә чыгарып җибәрә. Буйдакның андый чыгымнары юк, димәк, аңа ышаныч зуррак. Гаиләле кешеләргә банк хезмәткәрләре үзләре “фиктив рәвештә булса да, аерылышмыйсызмы соң, керемнәрегез зуррак булып күренер иде” дигән тәкъдим белән чыгалар хәтта. Йортсыз интегеп йөргәннәр соң, тавышланышып, аерылышырга судка килгән шушындый гаиләләргә ниндидер проблемалар тудыру нигә кирәк?

Калган сәбәпләргә, кулга тотып күрсәтеп булмый торган кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр факторына килик. Гаиләне саклауга дин эшлеклеләре алынса, нәтиҗәсе була алыр иде әле, чөнки дини гаиләләрнең бик күпкә ныграк икәне билгеле. Дәүләт органнарының “эгоизм”, “хыянәт” кебек күренешләргә тәэсир итү мөмкинлеген үлчәп тә, санап та булмый. “Холыклар туры килмәде” дигән күренешкә дә кемнеңдер, хәтта Татарстан хөкүмәте оештырган җаваплы үзәкнең дә тәэсир итә алуына шигем зур. Мәктәпләрдән үк ниндидер “гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе” кебек программалар алып барылса да, ниндидер нәтиҗәсе буладыр, бәлки. Кем белә. Әмма бу озак елларга сузылган һәм нәтиҗәсе бүген-иртәгә генә чәчрәп чыкмаячак күренеш.

Юлламада тагын нәрсә тәкъдим ителә? Нык гаилә образын пропагандалау, монда төп рольне массакүләм мәгълүмат чараларына бирмәкчеләр. Бик хуп, бик хуп. Ни күрәбез без телевидениедән? Илнең беренче номерлы пары беренче каналга чыгып аерылышуы хакында игълан итә. Моннан да көчле пропаганда була аламы? Президентның матбугат секретаре фәләненче гаиләсен кора. Шәп, матур парлар, искиткеч туй. Нык гаилә үрнәкләре.

Безнең илдә төп үрнәк – ил җитәкчеләренең кылган гамәлләре. Пропаганда кирәк икән, шушы ягын кайгыртсыннар.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG