Accessibility links

Кайнар хәбәр

2015 елның Нобель атнасы тәмамланды


Икътисад өлкәсендә бүләк иясе дип Принстон университеты профессоры Энгус Дитон игълан ителде
Икътисад өлкәсендә бүләк иясе дип Принстон университеты профессоры Энгус Дитон игълан ителде

Иң соңгы булып гадәттәгечә икътисад өлкәсендә бүләк иясе игълан ителде. Быел бу бүләккә Принстон университеты профессоры Энгус Дитонга лаек булды.

Быелгы Нобель икътисад бүләге халыкның ярлылык проблемнарын, куллануын һәм мул тормышны анализлаган хезмәтләре өчен инглиз-американ икътисадчысы, Принстон университеты профессоры Энгус Дитонга бирелде.

Нобель комитеты белдерүенчә, микроикътисад проблемнарын өйрәнүче Дитонның хезмәтләре аерым кулланучыларның теге яки бу тауарны сайлау, акчаларын ничек тоту принципларын аңларга нык ярдәм иткән. Моның халык тормышын яхшыртучы, ярлылыкны киметүче икътисади сәясәтне билгеләү өчен мөһим булуы әйтелә.

Дитонның 1980нче елларда ук әзерләнгән ысуллары хәзер икътисад теориясендә дә, гамәлдә дә стандарт ысуллар буларак кулланыла.

"Капиталның төзелешен һәм икътисади циклларның зурлыгын аңлату өчен озын вакыт аралыгындагы керемнәр дәрәҗәсе белән куллану дәрәҗәсе арасындагы бәйләнешне аңлау зарур. Дитон 1990 елгы берничә хезмәтендә, уртача керем һәм куллану гына исәпкә алынса, куллануның төп теориясе чын мөнәсәбәтләрне аңлата алмавын исбатлый. Аның урынына аерым кешеләрнең үз куллану дәрәҗәсен үз керемнәре дәрәҗәсенә туры китерүен исәпкә алырга кирәк, ә ул керемнәр уртача керемгә туры килми. Бу тикшеренү уртача саннарны аңлау өчен аерым кешеләр саннарын анализлауның мөһим булуын ачык итеп күрсәтте. Бүгенге макроикътисадта бу ысул киң кулланылыш алды", диелә Нобель комитеты белдерүендә.

Энгус Дитон
Энгус Дитон

Эдинбургта туган Британия һәм АКШ ватандашы Дитон элегрәк Англиядәге Бристол һәм Кембридж университетларында да эшләгән. Аның соңгы хезмәте 2013 елда басылып чыккан. Бу хезмәтен Дитон ярлылыктан һәм авырулардан котылу мәсьәләләренә багышлаган.

2010 елда Дитон матди керемнәр белән бәхетлелек, тормыштан канәгатьлек хисе арасындагы бәйләнешне исбатлаучы уртак хезмәт язуда да катнаша. Ул хезмәттә елына 75 мең доллар чамасы акча казанган американнарның башка американнардан бәхетлерәк булуы күрсәтелә.

"Еллык кереме 75 мең доллардан ни кадәр күбрәк булса, аны гади кеше рәхәтлекләре – тәмле ризык, дуслар һәм якыннар белән аралашу, сәяхәтләр шул кадәр азрак сөендерә. Башкача әйткәндә, болар безгә эмоциональ комфорт һәм бәхет хисе бирә торган нәрсәләр. Безнең тикшеренүләр биргән нәтиҗәләр һармониянең – бу очракта финанс һармониясенең – кытлыктан һәм артык күплектән һәрвакыт яхшырак булуын исбатлады", ди Дитон.

Дитон хәзер бай һәм ярлы илләрдә сәламәтлек дәрәҗәсен билгеләүче факторларны, шулай ук Һиндстанда һәм бар дөньяда ярлылык дәрәҗәсен өйрәнү белән мәшгуль.

Белешмә. Икътисад өлкәсендәге Нобель бүләген 1968 елда Швеция үзәк банкы булдырган. Икътисадны өйрәнүгә зур өлеш керткән галимнәргә бирелә торган бүләкнең 47нчесе, шулай итеп Энгус Дитонга тапшырыла.

Тынычлык бүләге: Туниста солых урнаштыру тырышлыгы өчен

Тунисның "Милли диалог квартеты"
Тунисның "Милли диалог квартеты"

Тунисның "Милли диалог квартеты" 2011 елда илдә кабынган Ясмин инкыйлабы вакытында демократик үсеш юлы сәясәтен алга сөреп дәвам итү тырышлыклары өчен бүләкләнде.

Быел Нобель Тынычлык бүләгенә намзәтләр арасында Рим папасы Францис, Германия канцлеры Ангела Меркель, "Новая Газета" һәм аның мөхаррире Дмитрий Муратов бар иде. Шулай ук кырымтатар хәрәкәте ветераны Мостафа Җәмилев тә инде берничә ел Нобель тынычлык бүләгенә тәкъдим ителеп килә.

Белешмә. Альфред Нобель Тынычлык бүләген кешелек дөньясына файда китергән, халыклар арасында дуслык булдыру өчен тырышкан, дәүләтләрнең хәрби көчен киметкән, тынычлык өчен башка төрле чаралар күргән кешеләргә бирергә дип васыять итеп калдырган.

Бүләкнең беренче ияләре Швейцариядән Халыкара Кызыл хач комитетына нигез салган Анри Дюнан һәм Франциядә тынычлык өчен көрәш җәмгыятен төзүче Фредерик Пасси булган.

1948 елда Кеше хокукларына багышланган декларация кабул ителгәннән соң бу бүләк күбрәк кеше хокуклары өчен көрәшүчеләргә бирелә башлады.

Узган ел Нобель Тынычлык бүләген балалар хокукларын яклаучылар алды.

Әдәбият: хәзерге чор авырлыклары турында әсәрләр өчен

Светлана Алексиевич
Светлана Алексиевич

Әдәбият өлкәсендә быелгы Нобель бүләге иясе дип Беларус язучысы Светлана Алексиевич аталды. Бүләк аңа "хәзерге заман авырлыкларына һәйкәл куючы әсәрләре өчен" бирелә, дип хәбәр итте Нобель комитеты.

1948 елда Ивано-Франкивск шәһәрендә беларус-украин гаиләсендә туган Алексиевич китапларын рус телендә яза, әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителгән. Аның иң танылган әсәрләре: "У войны не женское лицо" (1985), "Цинковые мальчики" (1990), "Зачарованные смертью" (1993), "Чернобыльская молитва" (1997), "Время секонд хенд" (2013).

Үз илендә бер бүләккә дә лаек дип табылмаган Алексиевич Германия, АКШ, Польшада күп санлы бүләкләргә ия булган язучы.

Белешмә. Нобель әдәбият бүләген 1901-2014 елларда 111 язучы алды, шуларның 13е - хатын-кыз. Җиде ел (1914, 1918, 1935, 1940, 1941, 1942, 1943) премия бирелмәде. Дүрт ел (1904, 1917, 1966, 1974) бүләк икешәр язучыга тапшырылды. Нобель әдәбият бүләге ияләренең уртача яше 65 яшь.

Иң күп бүләкне инглизчә язган әдипләр алды (27), французча (14), алманча (13), испанча (11), шведча (7), итальянча (6), русча (5), полякча (4).

Химия: ДНКның тергезелү механизмын ачыклаган өчен

Британия галиме Томас Линдаль, АКШтан Пол Модрич һәм чыгышы белән Төркиядән булган АКШ галиме Азиз Сәнҗар
Британия галиме Томас Линдаль, АКШтан Пол Модрич һәм чыгышы белән Төркиядән булган АКШ галиме Азиз Сәнҗар

Чәршәмбедә химия өлкәсендә Нобель премиясе ияләре билгеле булды. Быелгы бүләккә Британия галиме Томас Линдаль, АКШтан Пол Модрич һәм чыгышы белән Төркиядән, хәзерге вакытта АКШта яшәүче Азиз Сәнҗар лаек булдылар. Премия аларга күзәнәкләрнең генетик мәгълүматны саклау һәм зыян күргән ДНКның тергезелү механизмын ачыклаган өчен бирелә.

Шунысы кызык: премиягә лаек булган галимнәр үз тикшеренүләрен бергә түгел, ә аерым башкарганнар. 1960 елларда фәндә ДНК молекулаларры шактый ныклы һәм үзгәрмичә яши дип саналган. Каролин институтында эшләгән Томас Линдаль ДНКларның даими дефектларга дучар булуын һәм аларның үзләрен “төзәтү” механизмы барлыгын дәлилләгән. Соңрак Британиягә күченгән Линдаль ДНКдан бозылган цитозин өлешләрен алып аткан ферментны табып, гликозилаз дигән ферментлар эшен тасвирлаган һәм бу процессны лабораториядә сынаган.

Азиз Сәнҗар
Азиз Сәнҗар

Азиз Сәнҗар тумышы белән Төркиядән. Истанбулда табиблык дипломын алганнан соң, ул биохимия белән шөгыльләнә башлаган. Ультрафиолет нурлар белән агуланган бактерияләрнең бик тиз тергезелүе белән кызыксынган. АКШта эшләгәндә ул ДНКны ультрафиолеттан чистарткан фермент тапкан һәм аны күчергән.

Томас Линдаль сүзләренчә, аларның тикшеренүләре киләчәктә яман шеш күзәнәкләрен бетерүгә ярдәм итәчәк.

Физика: нейтриноның массасы барлыгын ачыклау өчен

Япония галиме Такааки Кадзита һәм Канада галиме Артур Макдональд
Япония галиме Такааки Кадзита һәм Канада галиме Артур Макдональд

Сишәмбедә физикадан Нобель бүләге ияләре игьлан ителде. Аңа Канада галиме Артур Макдональд һәм Япония галиме Такааки Кадзита лаек булдылар. Галимнәргә югары бүләк "нейтриноның масссасы барлыгын күрсәткән ачыш" өчен бирелгән.

Канада физигы Артур Макдоналд Сандберида нейтрино обсерваториясен җитәкли. Ул кояш нейтриноларын эзләү белән шөгыльләнә.

Такааки Кадзита атмосферада нейтринолар эзләү белән шөгыльләнгән Super-Kamiokande экспериментын алып бара. Галимнәрнең бу эзләнүләре нейтриноларның тибрәнүен һәм шуның нәтиҗәсе буларак аларның массасы барлыгын дәллилләде.

Физиология һәм медицина: йогышлы чирләрне дәвалау өчен

АКШтан Уильям Кэмпбелл, Япониядән Сатоси Омура һәм Кытайдан Юю Туу
АКШтан Уильям Кэмпбелл, Япониядән Сатоси Омура һәм Кытайдан Юю Туу

Дүшәмбедә Нобель медицина бүләге ияләре игълан ителде. Быел ул өч галимгә йогышлы чирләрне дәвалаудагы ачышлары өчен бирелә. Физиология һәм медицина өлкәсендә бүләккә АКШтан ирланд паразитологы Уильям Кэмпбелл һәм япон микробиологы Сатоси Омура лаек булды. Бүләкнең икенче яртысы кытай табибәсе, халык медицинасы белгече Юю Туга биреләчәк. Галимнәр "паразит кортлар чыгарган инфекцияләргә каршы яңа терапия" уйлап тапкан.

Кэмпбелл АКШның Мэдисон штатындагы Дрю (Drew University) университетында, Омура Япониянең Токио шәһәрендә Китасато университетында эшли. Пекин профессоры Юю Ту озак еллар фармакология һәм Кытай медицинасы өлкәсендә эшли. Өч галим ачышлары нәтиҗәсендә ясалган дару белән дөньяда малярияне дәвалыйлар. Юю Ту Нобель медицина бүләгенә ия булган тарихтагы 12нче хатын-кыз булды. Быел физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләгенә 327 галим тәкъдим ителгән булган, шуларның 57се - беренче тапкыр.

Сатоси Омура Япония туфрагында стрептомицет дип аталган бактерияләр төркемнәрен эзләгән. Ул иң перспектив биоактив компонентларны эзләп, аларны тирәнтен өйрәнгән. Уильям Кемпбелл Омура өйрәнгән бактерияләр арасында кешеләр һәм хайваннар өчен аеруча зарарлы булганны тапты (Streptomyces avermitilis). Бу паразитның биоактив матдәсе нигезендә галимнәр авермектин һәм тагын да эффективрак булган ивермектин дигән дарулар уйлап чыгара алган. Хәзер бу дарулар онхоцеркоз һәм фил авыруын дәвалауда зур роль уйный.

Юю Ту
Юю Ту

Юю Ту инде 1960 еллардан бирле малярия авыруы белән көрәшә. Вьетнам сугышы вакытында гаскәрләргә иң зур куркынычны малярия китергән. Мао Цзэдун әмере белән авыру белән көрәш өчен махсус галимнәр төркеме оеша, Юю Ту аның халык медицинасы бүлеген җитәкли. Ул 240лап рецептны җыеп, аларны лаборатория тычканнарында сынаган. Озак эш барышында Artemisia annua үсемлегенең эффективлыгы ачыкланган, аның артемизинин матдәсе нигезендә хәзер маляриягә каршы киң кулланылган дарулар җитештерелә.

Бүләкләр Стокһольмда 10 декабрь, бүләккә нигез салучы Альфред Нобельнең (1833-1896) вафаты көнендә тапшырылачак.

Белешмә. Нобель бүләге – зур ачышлар, нәтиҗәле фәнни тикшеренүләр яки җәмгыять һәм мәдәният үсешенә зур өлеш керткән өчен тапшырыла торган иң абруйлы халыкара премия санала. Ул гомердә бер генә тапкыр тапшырыла ала һәм кеше вафат булганнан соң бирелми (2011 елда бу кагыйдәгә искәрмә ясалды).

Нобель бүләгенең акчалата күләме 8 млн швед кронасы. Быел швед кронасы тотрыксызлану сәбәпле премия соңгы 15 ел эчендә беренче тапкыр $1 млн-нан кимрәк булачак. Аның быелгы күләме $953 мең чамасы булачак.

Физиология һәм медицина, физика, химия, әдәбият һәм тынычлык өчен Нобель бүләг ияләре шушы атна ахырына кадәр билгеле булачак. Икътисад өлкәсендә Нобель бүләге киләсе атнада игълан ителә. Азатлык сезне алар белән таныштырып барачак.

XS
SM
MD
LG