Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: Русия Сүриядә бомбалап 27 тыныч кеше һәлак булган


Русиянең СУ-34 очкычы очышка әзерләнә
Русиянең СУ-34 очкычы очышка әзерләнә

5 ноябрьдә Русиянең Су-34 очкычлары Ракка тирәсендәге "Ислам дәүләте" террорчыларын бомбалады дип хәбәр ителде.

Русия хәрби очкычлары Сүриянең Ракка шәһәре тирәсен бомбалау нәтиҗәсендә 42 кеше, аның эченнән 27се тыныч халык һәлак булган. Бу хакта Сүриянең кеше хокукларын күзәтү үзәге белдерә.

Ракка шәһәрен "Ислам дәүләте" төркемнәренең башкаласы дип тә әйтәләр. Хокук яклаучылар һәлак булганнарның 15е кораллы сугышчылар, ди.

5 ноябрьдә Русиянең Су-34 очкычлары Ракка тирәсендәге "Ислам дәүләте" террорчыларын бомбалады дип хәбәр ителгән иде.

Русия 30 сентябрьдән бирле Сүриядә хәрби операция үткәрә. Рәсми мәгълүматларга күрә, хәрби очкычлар көненә 50-60 тапкыр бомбага тота. Мәскәү Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" экстремистларын бомбалыйбыз, дип белдереп килә.

Сүрия оппозициясе һәм Көнбатыш илләр исә Русиянең Бәшәр Асад режимына крашы булган кораллы көчләргә каршы көрәшүен дә әйтә.

XS
SM
MD
LG