Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Кыш бабайга өч меңләп хат килгән


Татарстанда Кыш бабайга өч меңләп хат килгән
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:22 0:00

Татарстанда Кыш бабайга өч меңләп хат килгән

Татарстанда Кыш бабайга хатларны җәйдән үк яза башлаганнар. Балалар гына түгел, хәтта олылар да аңа хат язып, насыйп яр һәм мәхәббәт сораганнар. Кыш бабай үзе татарча беләм дисә дә, аннан бер генә татар сүзе ишетеп булмады.

Казанның Бауман урамында урнашкан “Әкият” йортында Кыш бабай тартмасы инде тулган. Кыш бабайның сүзләренә караганда, хатларны татарстанлылар гына түгел, тирә-як төбәкләрдән дә җибәргәннәр. Иң кызыгы шул, хатлар арасында урта яшьтәге кешеләр дә читтә калмаган. Аларның күбесе Кыш бабайны могҗиза, әкият бүләк итүче дип кабул итә һәм шуңа да аңардан мәхәббәт һәм тиң ярларын очратуны сорап хатлар язганнар. Ел саен Татарстан Кыш бабаена өч меңгә якын хат килә икән. Быел да шул чама килгән, тартмабыз инде тулды диярлек, ди ул. Бу хакта Кыш Бабай матбугат очрашуында русча әйткән иде. Татарча да беләм дисә дә, аннан бер генә татар сүзе ишетеп булмады.

“Минем яныма кунакка күбесенчә Идел буе, Урал, Себер якларыннан киләләр. Барысы белән дә татарча сөйләшү мөмкин түгел һәм күпмедер дәрәҗәдә уңайсызлык тудыра. Шуңа күрә Яңа ел тамашаларын без, төркемнең кайсы яктан килүенә карап, ике телдә дә алып барабыз. Әгәр дә минем яныма килеп татарча дәшсәгез, мин сезнең белән татар телендә сөйләшәчәкмен”, дип ышандырырга тырышты ул.

Быел Кыш бабай 12 ноябрьдә Казанда Санта-Клаусны кабул итәчәк. Татарстанда Лапландия кунагы беренче тапкыр булачак.

“Әлеге чара беренче чиратта һуманитар һәм социаль характеры белән аерылып тора. “Кыш бабай һәм Санта-Клаус белән очрашуга без иң элек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны чакырачакбыз. Очрашудан соң Кыш бабай бүләкләр алып үзенең кунагы белән Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписына юл тотачак”, дип белдерде республиканың туризм комитеты башлыгы урынбасары Лиана Сәетова.

Бүләкләргә килгәндә, барлык чыгымнарны "Тревел-Эндвок" туристлык ширкәте үз өстенә ала. Алар “Кыш бабай һәм Кар кызы резеденциясе” проектының авторлары булып тора.

“Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүмати яктан ярдәм итә. Ләкин без коммерцияле оешмасы булып саналгач, финанс яктан ярдәм азрак күрсәтелә”, диде "Тревел-Эндвок" туристик ширкәт башлыгы Юлия Таланова.

Бүләкләрдән тыш, Кыш бабай һәрбер балага җавап хаты да яза икән. Алар шулай ук финанс чыгымнар тәлап итә, гади хатны җибәрү бер бәя торса, бүләкләр тагын да кыйммәтрәк.

XS
SM
MD
LG