Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:28

Утрау авылы халкы күперне үз көче белән салырга мәҗбүр


Свердловски өлкәсендә Утрау авылы халкы, хакимиятләрдән ярдәм булмаганга, үзләре күпер төзеп олы дөнья белән бәйләнеш урнаштыра.

Утрау авылын чыннан да утрауга урнашкан дип әйтергә була. Бер якта Пышма елгасы акса, икенче яктан бу авылны күлләр чорнап алган. Аның тирәсендә 15-ләп күл бар. Свердловски өлкәсенең Тугулым районына караган Утрау авылы халкы күбрәк Төмән белән элемтәдә тора. Күпләр Төмәндә эшли, ял көннәрендә алар туган авылларына кайтырга тырыша.

Пышма елгасы һәм күл аша кайчандыр төзелгән күперләр яраксыз хәлгә килгәнгә моңа кадәр туган авылларына кайту җәһәннәм аша үтүгә тиң булган. Авылны элекке елларда олы дөнья белән төрле яктан өч күпер бәйләп торган, төп күпер узган ел җимерелеп төшкән.

Әнә шул сәбәпле, авырганнар янына ашыгыч ярдәм машинасы үтә алмаган. "Әле ярый Аллаһы тәгалә саклады, ут-күз булмады, сүндерүчеләр килә алмас иде", ди утраулар.

Тугулым хакимияте күпер кирәклеген белдереп Свердловски өлкәсенең транспорт һәм элемтә министрлыгына мөрәҗәгать иткән, бу эш өчен 23 миллион акча да сораган. Тугулым түрәләре күпер мәсьәләсенең 2016 ел бюджетына кертелү-кертелмәвен әлегә белми.

Хакимиятләрдән өмет күренмәгәч, авыл халкы күпер төзү эшенә үзе керешә. Кемдер 50 сум, кемдер 5 мең бирә. Төмән өлкәсенең татар эшмәкәрләренә ярдәм итү фонды да үз өлешен кертә. Нәтиҗәдә 450 мең сум акча җыела. Тумышлары белән Утраудан булган, хәзер Ханты-Манси өлкәсендә эшләүче егетләр тимер торбалар китерә. Эретеп ябыштыру җиһазларын да, тракторларны да утраулар үзләре таба.

Күпер төзү эшләренең башында торган Хәмит Җәләлетдинов Төмәндә яшәсә дә туган авылыннан башка тормышын күз алдына китерә алмый. "Утрау – минем ватаным. Барыбер, өйгә кайтасы килә. Балык тотарга, ауга йөрергә күңел тартып тора", ди ул.

Маслово авылы Утрауның янәшәсендә. Күпер төзелешенә аннан килеп ярдәм итүчеләр дә бар. Аларның берсе – Валентин Храмов. Бу тирәләрне ул: "Күпер булмаса, җәяү үтмәслек урыннар, әгәр янгын булса, беркем дә килеп җитә алмаячак", дип сурәтли.

Узган ел утраулар шулай ук үз көчләре белән мәчет тә төзи башлаган. Төмәндәге бер татар эшмәкәре аларга акча белән ярдәм иткән. Авылда яшәүчеләр әлегә җомга намазларына, бәйрәмнәргә Төмән өлкәсенең Акъяр авылы һәм Төмәннең Җәмигъ мәчетенә юл ала. Утраулар, күпер салынып, мәчет төзелеп бетсә, авылга да җан керер иде, дип өметләнә.

Бүген Урман авылында 35 кеше яши. Иң яше – кырыкны узган. Монда мәктәп тә, балалар бакчасы да, эш тә юк. Пенсионерлар – авылның иң бай кешеләре.

Шаит Галимовларның өе авылда башкаларныкыннан аерылып тора. Элегрәк ул хәйран гына акча да эшләгән. Урман кисү ширкәте оештырып авылдашларын эшле иткән булган, әмма кыенлыклар туган, бу эшне ташлап сарыклар үрчетә башлаган.

Авылда кечкенә генә кибет бар. Анда иң кирәк әйберләр – чәй, шикәр, он, тоз һәм башка тауарлар гына сатыла. Айга бер мәртәбә өлкәннәр пенсия алгач, авылга акча кергәч, кешеләр кибеткә булган әҗәтләрен кайтара башлый.

Почта булмаса да, Утрауда сайлау бүлеге бар. Түрәләр үз урыннарында утырып калу өчен утраулар биргән тавышлар да кирәк булачагын онытмый. Сайлау булмаганда бу бинада медпункт эшли. Авыл табибәсе Әнүзә Мәҗитова һәркөн диярлек авыруларны бер кат әйләнеп чыга.

Утрау тарихы турында төрле риваятьләр яшәп килә. Аларның берсе – янәсе, бик борынгыдан бу утрауда яшәгән себертатарлар Николай II-гә үз вәкилләрен җибәрә һәм патша утрауда яшәргә, болыннарны кулланырга рөхсәт бирә.

Советлар заманында авылда татар мәктәбе, медпункт, клуб, кибет эшли. Узган гасыр ахырында күпләр Төмәнгә күченеп китә.

Аяз көннәрдә Утрау авылыннан Күчүм-хан тавы күренеп тора. Риваятьләргә күрә, Ермак Себер башкаласы Искерне алгач, Күчем хан монда чатыр кора. Авыл халкы арасында 1940-нчы елларда да тау өстендә Күчем хан чатырының баганасы тора иде, дип искә алучылар бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG