Accessibility links

Кайнар хәбәр

Малида тотык алучылардан 120ләп кешенең котылуы хәбәр ителә


Малида тотыклар кризисы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:29 0:00

Балида кунакханәдән 80ләп тотыкның азат ителүе, тагын 30ының үз көчләре белән качып китүе, берничәсенең һәлак булуы хәбәр ителә.

Мали башкаласы Бамакода полиция 170 кеше тотык итеп алынган Radisson Blu отелендә коткару чаралары алып бара. Мали дәүләт телевидениесе 80ләп тотыкның азат ителүен, иминлек министры Салиф Траоре тагын 30лап тотыкның үз көчләре белән качуын белдерде. Корбаннар булуы да хәбәр ителә.

Вакыйга урынына Мали солдатлары, полиция, БМОның тынычлык урнаштыручы төркеме һәм шулай ук Мали төньягында ислам сугышчыларына каршы катнашкан француз хәрбиләре килгән.

Элегрәк иминлек хезмәте чыганаклары Франс-пресска берничә ислам экстремистының кунакханә комплексына диломат номерлары язылган машинада керүен хәбәр иткән иде. Алар отельгә җиденче катка менеп коридорда ут ачкан.

Быелның июнь аенда хөкүмәтнең Малиның төньягында хәрәкәт итүче гысьянчы тауреглар белән солых килешүе урнаштыруга карамастан, экстремистларның һөҗүмнәре дәвам итә.

Хөкүмәт көчләре һәм чит ил тынычлык урнаштыручылары әлегә илнең күп районнарын контрольгә алуга ирешә алмый.

XS
SM
MD
LG