Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия хөкүмәте Сүриядә "Ислам дәүләте" төркеменә каршы чараларда катнашуны хуплады


Париждагы терактлардан соң, Германия канцлеры Ангела Меркель үз иленең ”Ислам дәүләте” төркеменә каршы көрәштә халыкара коалициягә ярдәм күрсәтәчәген белдергән иде.

Германия хөкүмәте илнең хәрби көчләренең Русиядә һәм кайбер башка илләрдә тыелган “Ислам дәүләте” экстремистик төркеменә каршы сугышта катнашучы халыкара коалициягә кушылуын хуплады. Бүген министрлар кабинеты 1200 алман гаскәренең хәрби чараларда катнашачагын раслады. Хәзер әлеге мәсьәлә Германия парламентында тавыш бирүгә чыгарылачак.

Париждагы терактлардан соң, Германия канцлеры Ангела Меркель үз иленең ”Ислам дәүләте” төркеменә каршы көрәштә халыкара коалициягә ярдәм күрсәтәчәген белдергән иде. Германия ярдәм буларак күзләү очкычлары, хәрби кораблар, ягулык ташучы очкычлар җибәрәрчәк.

АКШ җитәкчелегендәге коалиция Сүрия һәм Гыйракта “Ислам дәүләте” төркеменә каршы авиаһөҗүмнәрне 2014 елның сентябреннән бирле алып бара.

13 ноябрьдә Парижда булган терактта 130 кеше һәлак булды, тагын берничәсе яраланды. Әлеге кораллы һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә “Ислам дәүләте” төркеме алды.

XS
SM
MD
LG