Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:04

2015 йомгаклары: Татарстанда рәсми матбугат хезмәтләре ни дәрәҗәдә ачык?


Азатлык радиосы микрофоны

Азатлык радиосы микрофоны

Татарстан министрлыкларының матбугат хезмәтләре арасында уңайлы сорауга гына җавап бирүчеләр, үтенечне күрмәүчеләр һәм эшлекле хезмәттәшләр дә бар.

Яңа ел алдыннан, 16 декабрьдә Азатлыкка хат килеп төште. Дөнья интернет челтәрендә әвәрә килгәндә, бер кыйтгадан икенчесенә яшеннән дә җәтрәк тизлектә хәбәрләр килеп ирешкәндә мөһерләр сугылган, дүртпочмаклы хат алу, әлбәттә, көтелмәгәнрәк вакыйга. Бу хат Казан хакимиятеннән икән. Әллә Яңа ел котлавы микән дигән уйга салырлык вакыйга. Баксаң, Азатлыкның 4 ноябрь көнне мэриягә юллаган соравына җавап икән.

Казан хакимияте сайтында матбугат хезмәтен тиз генә табармын димә. Татарстан хөкүмәтендәге күп кенә министрлыкларның матбугат хезмәтләре беренче биттә үк күренеп тора. Телефоннар, хезмәткәрләрнең фотолары да куелган. Мэрия сайтының беренче битендәге матбугат хезмәте дигән язуга төртсәң бушлык һәм телефоннары да юк. Әлеге хезмәт башлыгы Сергей Лобовның телефонын табу да җиңел генә түгел. Аны сайтның "Кире элемтә" ("Обратная связь") дигән битенә кереп, фамилиясен язып эзләү кирәк. Инде таптым дип куанган очракта да Лобов телефоны күп вакытта җавап бирми. Әнә шул сәбәпле Азатлык үзенең хатын мэрның интернет-кабул итү бите аша җибәреп карарга булган иде.

Казан башкарма комитетыннан килгән хат

Казан башкарма комитетыннан килгән хат

​4 ноябрь көнне Азатлык радиосы "Гаҗәеп Казан" веломаршруты турында язма әзерләде. Блогер Никита Ишморатов, президент Миңнеханов та йөреп карагач хупланган бу маршрутка үз тикшеренүләрен үткәреп, 15 миллион сум акчаларның бер өлеше кая киткән дигән сорауны күтәргән иде.

Азатлык мэр Илсур Метшин исеменә хат язып, бу веломаршрутны нинди ширкәт эшләвен, акчаларның ничек тотылуы турында бу ширкәтнең хисабы башкала башкарма комитетында бармы-юкмы икәнен, хисап белән танышырга булмас микән дип сораган иде.

Баксаң, башкарма комитет әлеге җавапны 25 ноябрь көнне конверт эченә салынган хат итеп тә юллаган булган икән. Электрон варианты 23 ноябрь көнне үк радиога килгән иде инде. Төгәллек, электрон хатны кәгазь белән дә дәлилләү – куаныч әлбәттә, әмма бу эш мәшәкать тудырмыймы, хезмәткәрләрнең кадерле вакытын алмыймы соң дигән сорау да туа.

Казан башкарма комитеты җавабы "балта сораганга шөшле тоттыру" кебек килеп чыккан иде. Казан хакимияте веломаршрутның нинди ширкәт ясавы, акча хисабы турында әйтеп торуны кирәк санамаган иде.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы сарыкларны озак санады

Татарстандагы хөкүмәт оешмаларының "балта урынына шөшле тоттыруы", "мин сөйлимен Кытайны, син сөйлисең Хөппениса түтәйне" кебек җавап бирү очраклары еш булып тора. Тукай районы Калмаш авылы халкының дуңгыз абзары төзүгә каршы җыен оештыруы республикада мөселманнар арасында да, җәмәгатьчелектә 2015 елда иң күп шау-шу тудырган вакыйгаларның берсе дип атарга була.

10 ноябрьдә Калмаш халкы күтәрелеп чыккач, Азатлык Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов исеменә хат юллады. Авыл халкының күтәрелеп чыгуына карата татар җанлы министрның да фикере ничек булганны беләсе килгән иде. Министрлыктан дуңгызчылыкның киләчәгенә багышланган кырыс тел белән язылган урысча җавап килде. Анда "Камский Бекон"ның 2017 елга кадәр 3750 башка селекция-генетик үзәге төзәячәге, аның берсе Калмашта, икенчесе Минзәлә районындагы Коноваловка авылында булачагы, мондый проектларның Русия һәм Татарстан өчен дә бик зур социаль-икътисади әһәмияткә ия икәнлеге әйтелгән иде.

Татар халкының элек-электән килгән көнкүрешендәге кәсебе – сарык үрчетү Татарстанда бүген дуңгызчылык кебек үк абруйда түгел. Күп меңләгән башка сарык үрчетү комплекслары да төзелми, селекция үзәкләре дә булдыру күзалланмый. Әлегә. Азатлык Корбан бәйрәменә чалырга республиканың үзендәге сарыклары җитешмәве турында мәкалә язгач, бу өлкәнең киләчәге турында авыл хуҗалыгы министрлыгыннан да сораган иде. Министрлык сүзчесе бер атнадан җавап булачагын, сарыкчылык караган бүлек хезмәткәрләренең районга чыгып китүләрен белдерсә дә, җавап булмады.

Инде Калмашта дуңгыз фермасы мәсьәләсе калкып чыккач, Азатлык министрдан дуңгызчылык белән беррәттән сарыкчылыктагы хәлләрне яңадан сорарга мәҗбүр булды. Җавап тәки килде, анда сарык үрчетүче хуҗалыклар, фермалар саналган, барлыгы 379 мең баш сарык барлыгы әйтелгән, әмма бу тармакның киләчәгенә карата "ләм-мим" иде.

Телим икән –​ сөйлим, теләмим икән –​ дәшмим

"Сорау күңелемә хуш килсә – сөйлим, хуш килми икән – дәшмим" принцибы Татарстандагы күпләгән дәүләт оешмаларына хас күренеш. Аларның берсе – Татарстан хөкүмәтендәге мәдәният, спорт һәм телләрне үстерү идарәсе. Бу идарәнең үзенең матбугат хезмәте юк. Ә хөкүмәтнең матбугат хезмәте аша эш йөртә башласаң, җавап булу-булмау – шулай ук икеле. Әнә шул сәбәпле күп очракта идарә башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина белән элемтәгә керергә туры килә. Элек бу бүлектә Фирая Шәйхиева эшләгәндә республикада телләре үсеше, татар теле проектларына караган бер генә сорау да җавапсыз калмый иде. Идарәдә үтә торган чараларга да Шәйхиева журналистларны гел чакырып торды. Бу хәл хәзер бөтенләй онытылды.

Азатлык 17 июньдә Нигъмәтуллинадан Татарстанның Дәүләт телләре турындагы канунында ике дәүләт телен дә, татарча һәм русча яхшы белгән, аны эшендә кулланган хезмәткәрләргә 15%ка кадәр өстәмә түләү каралырга мөмкин дип язылганлыгы һәм әлеге канун нигезендә Татарстандагы нинди белгечләргә өстәмә түләнә дип сораган иде. Сорау бөтенләй җавапсыз калды. Башка сораулар белән мөрәҗәгать иткәндә дә Нигъмәтуллина күп очракта фәлән вакыттан шалтыратырсыз дисә дә, аннан соң телефонын бөтенләй алмаска мөмкин.

Сәламәтлек саклау министрлыгыннан да 18 майда язылган хатка җавап булмады. Министр Адел Вафин Татарстандагы иң куркыныч өч авыру һәм аның белән чирләп үлүчеләр турында мәгълүмат бирүне кирәк санамады.

Мәгълүмат чаралары белән турыдан-туры эшләргә тиеш "Татмедиа" агентлыгы да күп очракта җавапсыз. Шундый очракларның берсе – Азатлык бу агентлык башлыгы Айрат Зариповтан "Русиядә федераль милләтләр эшләре агентлыгы булдырылуын һәм "Татмедиа"ның эшчәнлеге әлеге федераль мониторингның бер өлеше булып торамы?” дип сораган иде, әмма бу сорау җавапсыз калды.

Мәгълүмат кырын баккан икенче бер оешма – "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте исә киресенчә, бер генә сорауны да игътибарсыз калдырмаска тырыша.

Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте дә (җитәкчесе Рузилә Мөхәммәтова) һәр сорауга җавап бирергә тырыша, кирәк булганда белгечләр белән элемтә оештыра.

Мәгариф һәм фән министрлыгы сүзчесе Алсу Мөхәммәтова, Дәүләт шурасының матбугат хезмәтендәге белгеч Чулпан Әхмәтова да һәр сорауга игътибарлы. Алар ярдәме белән 2015 елда да Азатлыкта күпләгән язмалар дөнья күрде.

Чарага кертмәү очраклары арта башлады

Азатлык хәбәрчеләре алдан аккредитация үтүгә карамастан, 22 декабрьдә Казан ратушасында узган "XXI гасыр туризмы" бәйгесенең йомгаклау чарасына кертелмәде. Бу чара төштән соң үтәргә тиеш иде. Чара үтәсе көнне төш җитәрәк республиканың туризм комитеты агентлыгы хезмәткәре шалтыратып Казан ратушасында урын калмауны, тантанага телевидение журналистлары гына кертелүен хәбәр итте. Имеш, килергә теләүче журналистлар бик күп, урын җитми, шуңа да керүне чикләргә булганнар һәм Азатлык та кыскартуга эләккән. "Әмма сез борчылмагыз, бәйгегә йомгак ясалгач без сезгә пресс-релиз җибәрчәкбез", дип белдерде ул.

4 декабрьдә Татарстан президенты үткәргән милләтара мөнәсәбәтләр, милли сәясәтне тормышка ашыру өчен җаваплы коммисия утырышына Азатлык хәбәрчесе кертелмәде. Бу чара президент сараенда булырга тиеш иде. Азатлык хәбәрчесен ишек төбендә туктатып кире бордылар. Тәртип саклаучы документны тикшергәч, "сезгә ярамый" дип бер көн алдан бирелгән аккредитациянең гамәлдән чыгарырылуын хәбәр итте. Анда хәбәрчегә, журналистларга урын бик аз дип тә аңлаттылар. Ә шул ук вакытта башка мәгълүмат чаралары вәкилләре кертелгән иде.

5 декабрь көнне булырга тиешле Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре җыенына Азатлык хәбәрчесенең аккредитация сорап язган мөрәҗәгате кире кагылды.

25 декабрьдә үткән "Ел җитәкчесе бәйгесе"ндә җиңүчеләрне котлау тамашасына президент матбугат хезмәте башта исемлеккә язса да, соңыннан "сезнең белән бу юлы да очрашып булмаячак, чөнки анда банкет көтелә, гомумән, хәбәрчеләргә керергә рөхсәт итмибез, бары рәсми каналның видео төшерүчеләрен генә чара башында протокол өлешен азрак төшереп алырга кертәчәкбез" дип аңлаттылар. Шул ук вакытта кайбер мәгълүмат чараларында чыккан мәкаләгә караганда, анда бер үк медианың хәбәрчесе дә, фотога да, видеога да төшерүчеләре дә ахыргача булганлыгы күренә.

Президент күрсәтмәсе үтәлүен теләп җиткерәләр

2015 ел тагын бер вакыйгасы белән хәтергә уелып калыр. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов еллык коллегияләрдә кимендә бер чыгыш татарча булырга тиеш дип күрсәтмә биргән дигән сүз таралгач, Азатлык министрлыкларның йомгак җыелышларында татарча чыгышлар булу-булмауны тикшереп караган иде.

Сорауга җавап эзләп министрлыкларның матбугат хезмәте башлыклары белән сөйләшү елның иң күңелле вакыйгасы булгандыр. Рәсми хат языгыз дип тә тинтерәтмәделәр. Шалтыратуга ук һәркем үзләрендә татарча чыгыш булганны, кемнең ни турында сөйләвен бәйнә-бәйнә аңлатырга тырышты. Президент күрсәтмәсе үтәлде, зинһар, безне калдыра күрмәгез, безнең хакта да языгыз сымаграк килеп чыккан иде ул сөйләшү.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG