Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда танылган гармунчы китап чыгарды


Гармунчы Фоат Кәримов китабы белән
Гармунчы Фоат Кәримов китабы белән

Быел Әдәбият елында Удмуртиядә яшәп иҗат итүче берничә милләттәшебезнең китаплары дөнья күрде. Алар арасында гармунчы Фоат Кәримовның "Яшәүләрем – моң минем" дип аталган китабы да шушы көннәрдә нәшрият табасыннан төште.

Танылган гармунчы, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Кәримовның китабында шигырьләре, башка шагыйрьләрнең сүзләренә язган җырлар, шәхси тормышына кагылышлы язмалар, фоторәсемнәр урын алган.

Фоат Кәримов тимер кою заводында “кайнар” цехта эшләп, 50 яшендә лаеклы ялга чыга. Ул тимер юлчылар мәдәният йортына балта остасы булып килеп урнаша. Мәдәният йортында көн дә нинди дә булса мәшәкать чыгып тора. Ул бер эштән дә баш тартмый. Шулай итеп инде 27 ел дәвамында тамашачылар өчен шартлар тудыра ул мәдәният йортында.

Казаннан шагыйрә Нәҗибә Сафина белән очрашудан соң
Казаннан шагыйрә Нәҗибә Сафина белән очрашудан соң

Музыка сөюче, гармуннарда оста уйнаучы милләттәшебез юкка гына бирегә килеп урнашмагандыр да. Оста гармунчыны “Гүзәл” ансамбле җитәкчесе Нурулла Хуҗагалиев күреп алып, концертларга чакыра. Төрледән-төрле гармуннарда халкыбызның моңлы көйләрен оста итеп башкара Фоат ага Кәримов. Берничә ел элек аңа Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исеме дә бирелде. Ул үз өендә йөзләгән гармун, тагын күп кенә уен коралларын туплый. Эш урынында да берничә гармун тота. Ял минуты булса – гармунын алып, моңлы көйләрне суза. Өстәвенә, уен коралларын төзәтергә дә алына ул. Инде ташланган гармуннарга да яңа сулыш бирә. Матурлап бизи дә аларны. Аеруча бүген, уен коралларына бәяләр артып киткәнгә, милләттәшләребез аңа баян-гармуннарын төзәтүен сорап еш килә икән.

Фоат Кәримовның гармуннары һәм китабы
Фоат Кәримовның гармуннары һәм китабы

Җырга-моңга һәвәс Фоат ага үзе дә иҗат итә башлый. Шигырьләр яза, башка авторларның сүзләренә көйләр иҗат итә. Җирле авторлар Ринат Батталов, Ибраһим Биектаулы, Биктимер Гәрәев, Ракыя Шәрипова, Шиһабетдин Садыйков һәм башка авторларның сүзләренә күп кенә җырлар яза. Ике дистә ел элек Ижау шәһәренең “Спартак” халык иҗаты йорты каршында “Бәхет” ансамблен оештыручыларының берсе дә әле ул.

Фоат аганың китабында аның үзе турында төрле елларда “Яңарыш” битләрендә аңа һәм берничә ел җитәкләгән “Бәхет” ансамбле чыгышларына багышлап язылган мәкаләләр дә кергән. Китапта гаилә альбомыннан фотосурәтләр дә байтак.

“Яратам моңнарыңны
Сердәшем – баянкаем.
Мин дә сине, син дә мине
Ташламыйк, җаныкаем”,

Муса Җәлил китапханәсендә очрашуда
Муса Җәлил китапханәсендә очрашуда

дип яза Фоат ага бер шигырендә. Сирәк фотосурәттә Фоат аганың кулында гармуны юк. Гаилә бәйрәмеме, республикада узган милли чарамы, ялындырып тормый – берничә гармун тотып килеп җитә. Халкыбызның моңлы көйләрен уйнап,җыелган халыкның күңелен күтәрә, аларга рухи байлык өләшә. Муса Җәлил китапханәсендә оештырылган бер генә чара да аннан башка узмый дисәк, бер дә арттыру булмас.

“Фоат Кәримовның туып үскән җире табигатьнең сихри бер җәннәтенә урнашкан – Татарстанның Әгерҗе районы Чәчкә авылы. Шуңа да ул моңлыдыр, шуңа тыйнактыр, шуңа милли җанлыдыр Фоат агабыз”, дип бәяли шагыйрь Ринат Батталов гармунчы авторны.

XS
SM
MD
LG