Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар календарендә – тәрәзә бизәкләре


2016 елга Татар календаре
2016 елга Татар календаре

2016 елга Татар календаре авторлары тәрәзә бизәү сәнгатенә игътибар җәлеп итүдән тыш, айларның онытылган атамаларын кайтару максатын да үз алдына куйган.

"Узган елларда календарь чыгарыр өчен акча бик зур авырлык белән җыелу сәбәпле, без быел календарь чыгармаска булган идек. Тик менә берничә көн элек кенә Башкортстаннан бер эшмәкәр 2016 елга Татар календарен чыгарырга теләп, безгә мөрәҗәгать итте", - дип сөйләде Азатлыкка Mardesign студиясенә нигез салучы, дизайнер Айдар Мәрдәншин.

– Сез быел бер проектта төрле стильдә эшләүче рәссамнарны берләштерү идеясеннән баш тарткансыз. Ни өчен? Һәм ни сәбәпле бу юлы дизайнда тәрәзәләр сурәтен кулланырга булдыгыз?

– Календарьне чыгару карары тиз арада кабул ителде. Дизайнерларны берләштереп эшләргә вакыт калмады. Шуңа күрә 2016 елгы Татар календаре темасы итеп татар тәрәзәләрен алырга булдык. Без узган җәй буе Татарстанның төрле районнарында татар тәрәзә кашагаларын фотога төшереп йөрдек. Коллекциябез җыелды. Җитмәсә, бу теманы күтәрүче һәм халыкка таратучы юк диярлек.

–​ Күзәтүләрең белән бүлешсәң иде – тәрәзәләрне бизәү стиле
районнан районга аерыламы? Тәрәзәләрне кашагалар белән бизәү гадәте кайсы төбәкләрдә яхшырак сакланган?


– Тәрәзә бизәкләренең һәр районда кабатланып килүче өлешләре бар.
Бәлки аларның барысын да бер кеше уйлап тапкандыр, аннары халык
төбәктән-төбәккә тараткандыр. Шунысы кызык, татар кашагалары урыс
өйләрендә дә очрый. Без үзебезнең милли бизәкләрне Коломна кирмәнендә күреп, гаҗәпләндек. Гомумән алганда, тәрәзә кашагалары мәдәнияте бөтен Русиядә бик киң таралган. Тик бу сәнгать төре аз өйрәнелгән.



Татар тәрәзәләрен бизәү мәдәниятенә игътибар җәлеп итүдән кала, Татар календаре-2016 ай исемнәренең онытылган атамаларын кире кайтару максатын да үз алдына куя. Мәсәлән, гыйнвар ае календарьдә акман дип атала, март – яңарыш, сентябрь – билек, октябрь – каракөз, һәм башкалар.

Календарьдә шулай ук Русиядә, татарларда һәм мөселманнарда билгеләп үтелә торган әһәмиятле даталар һәм бәйрәмнәр дә күрсәтелгән, аларга аңлатма бирелгән.

Mardesign студиясенең беренче Татар календаре 2014 елда дөнья күргән иде. Тәүге календарьне иҗат итүчеләр – сәләтле татар яшьләре булды. Алар арасында рәссамнар, дизайнерлар, архитекторлардан башлап, рәсем сәнгатенең классик төрләрендә иҗат итүче осталар да бар иде. Ул проектта Мәскәү, Казан, Уфа, Новосибрски, Петербур, Британиядән милләттәшләр катнашкан иде.

XS
SM
MD
LG